Логотип
Актуаль тема

Дини үзаң мәктәптән, гаиләдән башланырга тиеш

Гаилә кыйммәтләре, иман ныклыгы, сәламәт күңел – болар хакында бүген “Татмедиа” агентлыгында узган очрашуда сөйләштеләр. “Татар-информ” уздырган "Татарстанда халыкның дини үзбилгеләнүе" дигән темага матбугат очрашуы вакытында явыз көчләр тарафыннан оештырылган секталар эшчәнлеге, вахаббитларның чын йөзе, балаларга мәктәп бусагасыннан ук дини тәрбия орлыкларын җиткерү мәсьәләләре хакында Татарстанның дин әһелләре, галим-социологлар фикер алышты.

"Казан төбәкара экспертизалар үзәге" автоном-коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Вадим Козлов, фәлсәфә фәннәре докторы, КФУның дин белеме кафедрасы мөдире Лариса Астахова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыров, Казан епархиясенең миссионер бүлеге рәисе, протоиерей Сергий Титов күпмилләтле, күпдинле Татарстанның дини асылына басым ясадылар.

Соңгы дистә елда бездә дини үзбилгелүнүгә игътибар артты. Гәрчә, ХХI гасырда яңа, башка кыйммәтләр өстен алыр шикелле иде, әмма дини үзаң кискен көчәеп китүе күзәтелә. 2015 елгы социаль тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада 80 процент кешенең үз динен яратуы, аны якын итүе расланды. Татарларның, мәсәлән, 80 проценты үзен этник мөселман дип атый, ә русларның 79 процентының үз дин йолаларына хөрмәт белән каравы ачыкланды.

Сүз дә юк, хәзерге шартларда дини тәгълиматны явыз максатларда кулланырга тырышучылар да күзәтелә. Татарстан Диния нәзарәте вәкиле Рөстәм Батыров андыйларның күп очракта исламннан, гомумән, дини кыйммәтләрдән бөтенләй ерак торуларын белдерә. “Россия – ул бер зур дәүләт кенә түгел, Россия – циливизация. Без - төрле дин вәкилләре бер түбә астында юкка гына җыелмаган... Традицион булмаган дин тарафдарлары асыл динебезне үзенең яман максатларында кулланмасын дисәк, дини үзаң, белемне арттырырга кирәк. Рухи кыйммәтләрне барлау, кешелек тарихында тупланып килгән мирасыбызны саклау - ул безнең төп максатыбыз булып кала бирә”, - диде Рөстәм хәзрәт Батыров.

Казан епархиясенең миссионер бүлеге рәисе, протоиерей Сергий Титов исә: “Иманыбызны саклауда нәкъ менә гаилә кыйммәтләре хәлиткеч роль уйный. Без берләшкән очракта гына көчле. Әзерлекле, иманы нык булган яшьләр тәрбияләүне мәктәптән үк башларга кирәк. Дөрес мәгълүматны вакытында җиткереп тору мәслихәт”, - дип саный. Ул, шулай ук, югары уку йортларында да дини белем бирү мәсьәләләрен хәл итәргә чакырды.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар