Логотип
Актуаль тема

​Чынбарлык күпкә хәтәр!..

Баланы үз-үзенә кул салудан коткарып калу өчен кайчак әти-әнинең бер җылы сүзе җитә дисәк...җитми икән шул!

Бу фаҗигадә әлеге дә баягы җавапсыз калган мәхәббәтне, йә булмаса, туганнары белән уртак тел таба алмауны, әти-әниләренең аерылышуларын гына сәбәп итеп китереп булмый. Проблема тирәндәрәк, эчтәрәк ята.

Бакчаларда шомырт чәчәк аткан, көннәрнең җылы-ямьле җәйләргә кереп барган гаҗәеп матур мәле иде ул. Без, 8 нче сыйныф укучылары, дәрестән соң, тар урамны киң итеп, шаулаша-гөрләшә өйләребезгә кайтып барабыз. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйлибез дә сөйлибез: кем кайда ял итәчәк, кем нәрсә эшләячәк. Ул да – безнең арада. Кыштан бирле: «Әни миңа яңа туфли алды», – дип мактанып йөргән сыйныфташыбызның аягында шул туфлиләре. Аның әнисе белән бик фәкыйрь яшәвен белә идек. Ул да әнә ниятләре белән уртаклашып бара. «Училищега китәм», – ди. Хыяллары бар иде аның, иртәгәсе көнгә ышанып, сөенеп карый белә иде шикелле. Шикелле дим, ә бәлкем, безгә генә шулай тоелгандыр. Күңелендәгесен ачылып китеп берәүгә дә сөйләмәде бит ул. Кем уйлаган аны арабыздан шулай кинәт кенә китеп барыр дип?!

Икенче көнне ул дәрестә юк иде. Без әллә ни пошынмадык бугай. Чөнки ул дәресләрне еш калдыра торган иде. Юк икән, юк. Иртәгә килер. Ләкин иртәгәсен куркыныч хәбәр килеп иреште: «Асылын-ган». Соңыннан, шактый вакытлар үткәч кенә, сыйныфта­шыб­ыз­ның карта уйнап, зур бурычка батуын белдек. Имеш, аңа: «Түләмәсәң, әниеңне үтерәбез», – дип янаганнар. Күрәсең, шул сүз аны куркыткан, төзәтә алмаслык адымга этәргән дә. Соңгы юлга озатырга дип өйләренә баргач, чаршау артында яткан туфлиен күреп, елаганым хәтердә.
Ул заманнарда яшүсмер малай һәм кызларның үз-үзенә кул салуы гадәттән тыш хәл санала иде. Ә хәзер, хәзер ничек?!

Казан шәһәренең «Сердәш 129» медик-психологик ярдәм күрсәтү хезмәте җитәкчесе Юрий Калмыков-ның биргән соравыма җавабын ишеткәч, «аһ!» итәм. Әйтүенә караганда, быел үз-үзенә кул салырга омтылып караган балаларның саны 632 гә җиткән. Узган елның шул чорында 667 очрак булган. Җитәкченең: «завершенный и незавершенный суицид» дигәненнән тәннәр чемердәп китә. Төгәлләнгән икән, димәк, үлем-китем... Быелның алты аенда республика буенча 375 шундый фаҗига теркәлгән. Былтыр ул 50 очракка булса да кимрәк булган әле. Куркыныч үсеш күзәтелә. Бик күп бу! Шулай да, ни өчен мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора? Ни өчен яшүсмер проблемадан котылу, килеп туган авыр хәлдән чыгуның бары бер генә юлын күрә?
Еш кына белгечләр фаҗигане яшүсмер белән гаилә яки дуслар арасында низаг килеп чыгуга, йә булмаса, «җавапсыз мәхәббәт»кә кайтарып калдыра. Әмма болары, кем әйтмешли, айсбергның күзгә күренгән өлеше генә. Моның ише хәтәр омтылышларның сәбәбен күп вакыт ахыргача ачыклап бетерә дә алмыйлар. Беренче карашка, өйдә дә, мәктәптә дә, дуслары белән дә... барысы да әйбәт.
Ә бала көннән-көн үз эченә бикләнә, берни белән кызыксынмый, беркем белән аралашмый, дөньяга битараф, йөзендә борчу, шомлану, курку. «Бу үзгә-решләрне вакытында күреп-тотып алу мөһим», – дип киңәш итә безгә психологлар. Күрмисең икән, фаҗига буласын көт тә тор.
«Сердәш» медик-психологик ярдәм хезмәтенең педагог-психологы Светлана Владимировна Берцец сөйләгәннәрдән һәркайсыбыз гыйбрәт алырга, нәтиҗә ясарга тиештер дип уйлыйм. Әйе, бәлагә юлыккан яшүсмернең күбесе серләрен, күңелдәгесен әти-әнисе белән уртаклашырга ашыкмый.

«Әнидән куркам»


– Сәбәпләре төрле, – дип аңлатырга керешә психолог. – Йә ул әти-әнисеннән курка, йә үзен гаепләрләр дип шикләнә. Бала депрессиягә кереп китә һәм көннәрдән бер көнне: «Башка болай яши алмыйм», – дигән фикергә килә. Нәтиҗәдә ни булганын беләсез инде. Әле шушы арада гына бер әни шалтырата. Яхшы гына билгеләргә укыган кызы кинәт кенә начар укый башлаган. Өйдә дә үзен бик сәер тота. Элеккечә түгел, кыскасы. «Минем белән сөйләшми, бәлкем, сез сөйләштерә алырсыз», – ди әнисе. Икәүләшеп килде болар. Әнисенә чыгып торырга куштым. Икәүдән-икәү калгач, кыз үзе белән булган хәлне ачыктан-ачык сөйләп бирде. Көчләгәннәр икән баланы. 15 кенә яшь әле үзенә. Шуннан бирле ул үзенә урын таба алмый. «Инерция буенча: яшимме –
яшим», – ди кыз. Күз алдына китерәсезме?
Ике мәртәбә үзенә кул салып караган. Ярый әле, коткарып калганнар. «Нигә әниеңә сөйләп бирмисең соң?» – дим дә, ул һаман бер сүзне кабатлый: «Әнидән куркам». Кыздан рөхсәт алдым да, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. Әнисе эшнең нидә икәнен белгәч, кызын кочаклап елады. Җайлангандыр хәлләре. Бүтән мөрәҗәгать итмәделәр. Балага игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Алар бит әти-әнисен, якыннарын, хәтта дус-ишләрен «мин асылынам» яки «тиздән миннән котылырсыз», «башкача сезгә проблемалар тудырмам» ише хәвефле сүзләр белән кисәтеп тә куя. Чынында ул үләргә теләми. Шул рәвешле үзенә, үзенең проблемаларына җәлеп иттерергә генә тырыша. Элмәккә менеп, чактан гына үлгәндә калган унбер яшьлек малайның: «Куркытасым гына килде. Ә үләргә җыенмаган идем», – дип әйткәненә хәйраннар калган идем.
 Яшүсмерләр «үлемле» уйный, үлем белән шаяра. Күбесе әнә шундый уенның ни белән бетәсен күз алдына да китереп карамый. Аңа югары таләпләр кую, «син булдыксыз...», «син бернинди эшкә ярамыйсың», дип кимсетеп, үртәп тору яшүсмернең психикасына тискәре йогынты ясый. Тора-бара ул үзен, чыннан да, бер булдыксыз, кирәкмәгән кеше итеп тоя башлый.
 

«Син тиеш!» дигәнче...


Быелның гыйнвар ахырында булган фаҗигане хәтерлисездер. Унике яшьлек малай үзе яшәгән фатиры тәрәзәсеннән – җиденче каттан ташланып һәлак була. Бу хәлләргә кадәр малай энесенә әти-әнисенең аны яратмавына зарлана. Мәктәптә укытучылары, сыйныфташлары белән дә низаг килеп чыга, җитмәсә. «Син әйбәт укырга тиеш! Әйдәүче булырга тиеш!» – дигән сүзләрне берөзлек­сез кабатлап торсыннар да сиңа... «Син тиеш, син тиеш...». Ә бала «3»легә укый. Ул шуннан артыгын булдыра алмый. Һәм көннәрдән бер көнне: «Мин беркемгә кирәк түгел!» – дигән нәтиҗәгә килә. Малай әти-әнисен: «Үз-үземә кул салам», – дип бер генә мәртәбә кисәтмәгән. Әмма алар бала әйткәнне җитди кабул итмәгән. Һәм юкка...

Моның ише йөрәк өзгеч вакыйгалар, үч иткәндәй, республиканың әле бер, әле икенче почмагында бер-бер артлы кабатланып кына тора. Саный китсәң, Казан шәһә­рендә генә дә – ай саен... Февраль аенда 17 яшьлек яшүсмер асылына. Апрельдә – тагын берсе... Икенче көнне янә ике яшүсмер муенын элмәккә тыга. Начар билге алган өчен суицид кылган малай өлкән­нәргә ниятен белдергән, дип сөйлиләр.

Тагын бер мисал. Казанда яшәүче 16 яшьлек яшүсмер, тикшерүчеләрнең әйтүенә караганда, социаль челтәрдә бер кыз белән таныша. Интернет аша танышуның ахыры егетнең кызга «үлеп» гашыйк булуы белән тәмамлана. Алар очрашырга сүз куеша. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, алар ни өчендер ачуланыша. Һәм очрашу булмый кала. Егет он-лайн режимында барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә, шул исәп-тән, тормышына да соңгы ноктаны куя.

Июнь аенда Түбән Камада унын­чы каттан мәңгелеккә сикер­гән 12 яшьлек кыз баланың үлем сәбәпләре әле дә билгесез. Гадәти гаиләдән, тәртипле генә бала... Әти-әнисенә калдырган язуда ул алардан гафу үтенә. Әлбәттә, һәр очрак буенча җинаять эше ачылып тора. Бәлкем, тикшерүчеләр сәбәп­ләрне табарлар да. Тик күбесенчә алар ачык-ланмый кала шул. Хәер, хикмәт андамыни?

Эш узгач, инде күпме генә өзгәләнмә... Безгә бу фаҗигане булдырмый калу чараларын күрү мөһим­рәк. Иң аянычы – балаларны кайтарып булмый. 
 

«2»ле алу – бала өчен фаҗига


Суицидны бер генә сәбәп тә акламый. Кызганыч, шундый карарга килгән бала гына моны аңлар хәлдә булмый. Ул үзенең баш җитмәс булып тоелган проб-лемалары белән бер ялгызы бит. Әти-әнисенең аның белән сөйләшеп, аның хәленә кереп торырга вакыты юк. Аңа берәү дә ярдәм итә алмый. Ул шулай
уйлый.
– Бала начар билге алуны бик авыр кичерә, – дип сөйли республиканың Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина. – Начар билге алган өчен аны ачуланачаклар. Ул үзенә карата булган гаделсезлекне дә тирән кичерә. Безгә – өлкән­нәргә – моны аңлавы кыен: безнең өчен ул кайгы да түгел, проблема да түгел... Ә бала өчен «2»ле алу – чын бәхетсезлек. Еш кына укытучылар моны үзләре дә аңлап бетерми. Кайчак аларның укучыларга мөнәсәбәтен күреп, ис-акыл китеп тора. Тавыш күтәреп сөйләшү, кимсетүле характеристика, бала ишетергә тиешле булмаган сүзләр... Укучыга, парта арасына утырган беренче көннән үк, «йөгәнсез» дигән ярлык тагу мисаллары да җитәрлек.
– Яшүсмерне суицидка этәргән сәбәпләрнең иң җитдие, еш очрый торганы, – дип үстерә бу фикерне педагог-психолог Светлана Берцец, – мәктәптә, гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучылык, балага карата игътибарсызлык, баланың начар билге алуы, ата-ананың аерылышуы... Суицид «уңышсыз» 
гаилә­ләрдә генә очрый дип әйтү дә дөрес түгел. Бар яктан җитеш гаиләләрдә дә очраштыргалый ул.

«Яшисе килми», – дип, тирән депрессиягә төшкән балаларның, иң элек, сәламәтлегенә игътибар итәбез. Бала психик авыру түгелме? Ул чагында без аны кичекмәстән белгечләргә җибәрәбез. Мөрәҗәгать итүче яшүсмерләрнең унысыннан сигезе үзенә үзе кул салу теләген таный. Яки турыдан-туры, ачыктан-ачык: «Асылынам», – дип ярып сала. Агуланып үләм, дип, дару йоткан кызларның бу хакта SMS-хәбәрләр җибәрүлә­рен дә ишеткәнебез бар. «Коткарыгыз!» дип чаң сугулары булган бит ул аларның.

Яшүсмер көн саен стресс кичерә. Гаиләдә, мәктәптә, урамда... Тор­мыш – үзе бер зур стресс... Балала­рыбыз кичерешләрдән, көтелмәгән хәлләрдән качып котыла алмый. Яшүсмерләр арасында суицидның гадәти күренешкә әйләнеп китүе ихтимал.
– Соңгы ун елда бу хәл башка илләрдә дә еш кабатлана башлады, – дип аңлата Юрий Калмыков. – Биредә гаилә институты кризисына гына сылтау дөрес булмас. Баланың эчке дөньясына да игътибар итик әле: әйтик, ул үз-үзенә урын тапмыйча, каршы-лыклы кичерешләрдә йөрмиме... Эколо­гиянең начараюы, һәм әлбәттә инде, телевидение, интернет, компьютер аша берөзлексез ишелә барган мәгълүмат муллыгы һәм тетрәнүләр дә сәбәпче балаларның үз-үзенә кул салуына. «Депрес­сия яшәрә», – дип кисәтә безне психологлар.
 

Мәктәп психологлары


– Ә бармы соң алар? – дим, бу хакта сүз кузгаткан психологка.
– Әлбәттә бар. Кызганыч, ләкин барлык мәктәп­ләрдә дә дип әйтә алмыйм. Ә бит ул һәр мәктәптә булырга тиеш. Нәкъ менә ул күреп алырга тиеш тә инде баласындагы сәер үзгәрешләрне. Күреп алырга һәм шундук ярдәм итәргә... Бүгенге көндә гомумбелем бирү мәктәплә­рендә 416 педагог-психолог һәм 103 социаль педагог эшли. Билгеле инде, бу – бик аз. Бигрәк тә мәктәпнең белем бирү учагы гына түгел, ә бәлки, баланы шәхес буларак тәрбияләү үзәге икәнен дә искә төшерсәк. Бала оясында ни күрсә, шуны эшли. Күп вакыт әти-әниләрнең баланы лаеклы итеп үстерү-тәрбияләү өчен белеме дә җитеп бетми. Менә шул чагында кирәк тә инде психолог­лар.
Республикада проблемалы яш­үсмерләргә ярдәм күрсәтү өчен психологик-педагогик һәм медик-социаль үзәкләр эшли. Бүген барысы җидәү алар. Ачылачак яңа үзәкләр авыл мәктәп­ләренә җитеп бетмәгән психологлар проблемасын хәл итәчәк.
Дөресен әйтик, суицидны психологлар гына туктатып кала алмый. Соңгы адымга барган малайлар укыган мәктәпләрдә психологлар булмаган дип уйлыйсызмы?! Булган шул менә. Күреп җиткермә­гәннәр, булышырга өлгерә алмый калганнар. 500 балага бер психолог булганда, күрми калуы да бар анысы.
Шуңа күрә мәктәптә бер кирәкмәгән өстәмә штатлар булдырганчы, бала белән күзгә-күз карап эшли торган махсус психологик-педагогик медик-социаль үзәкләр оештыру мөһимрәк түгелме икән?! Татарстан Респуб­ли­касы Мә­га­риф һәм фән министрлыгында әлеге мәсь-
әләдә уртак фикергә киленде инде. Үзәкләр әти-әнигә дә, педагогка да зур таяныч булачак дип өмет­лә­неп торсак та, бала җанында ни барын, аның нинди борчулар белән яшәгәнен ата-ана белергә тиеш.
 
Киңәш

Без кешенең үз-үзенә кул салуын башка сыймаган хәл дип кабул итәргә өйрәнгән, шуңа да иң кадерле, иң якын кешебезнең мондый адымга баруына, чыннан да, күзгә күренер­лек җитди сәбәпләр булырга тиештер дип фаразлыйбыз. Юк икән шул!

Әйе, ата-аналарны гел кисәтеп торалар, ләкин бу киңәшләр безнең тормыштан ераграк тора һәм безгә кагылмый кебек. Чынбарлык күпкә аяусызрак – минем язмышка ул һич көтелмәгән һәм аңлап булмаслык фаҗига булып бәреп керде. Өйдән бәхетле бала чыгып китте һәм... кич белән: «Ул кан тамырларын кискән, кайдадыр үлеп ята – үзәктәге ташландык өйләрнең берсендә бугай», –
дигән хәбәр мине аяктан екты. Дөресрәге, кызым кайтуга ашарга пешереп яткан җирдән кичке урамнарда бәргәләнеп йөрергә кубарды. Трубкасын алмый! Кайда икәнен белмим! Вакыт тамчылап бетә бара!.. Аллага шөкер, таптык без аны! Полиция ярдәмендә түгел – ашыгыч ярдәм табиблары өйдән-өйгә безнең белән чабып эзләп йөрде. (Полиция белән мәрәкә эш узгач башлана икән әле: башта – район бүлегенә, аннары прокуратурага чакыртулар, баланы учетка куюлар... бу – үзе
аерым бер авыр тарих!) Мондый хәс-
рәтне беркемгә дә күрергә язмасын. Әмма ул һич көтмәгәндә һәркемнең тормышында булырга мөмкин. Үземнең баштан узганга, психолог-лар киңәш­лә­ренә өстәп, аңлап калганнарым белән бүлешәм. 

Ана йөрәге сизәр иде 

Кайсыбыз баласын яратмый! Мин исә бик-бик яраттым, хисләремне гел сиздереп тордым. Артыгын да түгел микән: гел үзен яратып торуга, шуны тоеп яшәргә өйрәнгән бала бар дөньядан да шундый ук игътибар көтә, җитми кебек тоелса, авыр кабул итә. «Нинди булсаң да яратам, ялгышларың белән дә кабул итәм» дигән фикерне балама җиткерә алган идем кебек, ул миңа ышанып, миңа таянып булганны да аңлый иде кебек. Араларыбыз серләрен уртаклашыр дәрәҗәдә бик якын иде сыман. Әмма... ул кичне, мин өзгәлә­неп шалтыратканда, телефонын алмады, сөйләшмәде, минем белән саубуллашмады, мине күргәч, сөен­мәде. Чөнки аның нияте бик җитди булган, ә мин аны тормышка ашырырга комачаулаучы гына идем. Ана йөрәге сизгер, дип, эчке тоем-лауга ышанып йөрмәгез! Баламны өзелеп яратсам да, сизмәдем!
Балагыз тотрыксыз үсмер яшен узганчы «Гаиләбез әйбәт, баланы яратабыз, игътибарыбыз җитә, мөнәсәбәтлә­ребез­дә аңлашылмаучы-лык юк», дип, тынычлап йөрергә ярамый икән. Шө­гыльсезлектә дә түгел икән эш. Ул көнне дә ул спорт күнегүләренә киткән җиреннән «ычкынды».
Бала үзе сиздерә

Юк, сиздермәскә дә мөмкин! Кире­сенчә, бик шат күңелле йөрде, бар эше тәртиптә иде – укуы да әйбәт, дуслары да бар. Бу балага карап беркем дә эчендә ниндидер борчуы бар дип әйтә алмас иде! Ә ул бу уйны эчендә күптән йөрткән икән. Соңыннан белдем, артык шат күңеллелек – үзе дә депрессия билгесе икән, ул зур күңел төшенке­леге алдыннан булып ала. Алданмагыз! Бала бездән соң чиккә җиткәч кенә ярдәм сорый. Яки, гомумән, сорамый, чөнки ул яшәгән дөнья – параллель яки виртуаль дөнья, анда ул әти-әнисенең бәләкәй баласы түгел, ә үзенә бер галәм булган шәхес. Кайчакта бу шәхес коточкыч ялгыз, чынбарлыкта дус-ишләре күп булса да! Ачылса, ул интернетта ачылырга мөмкин. Сиздермичә генә, челтәрләрдә ни язганын, нинди уй-хисләр белән яшәгәнен карап барсагыз гына инде. Ләкин үсмер моны белеп ала күрмәсен – мөнәсә­бәтләрегез чәлпәрәмә килергә мөм­кин. Дуслары белән контактта торыгыз, ошаса-ошамаса да, алар белән дустанә мөнәсәбәтләр корыгыз (алар белән олыларча җитди, ышанып сөйләшергә кирәклеген дә онытмагыз!), аларның телефоны – сездә, сезнеке аларда булсын. Балагызны яратып (шул ук вакытта үсмерләрнең мөстәкыйль шәхес икәнен дә танып), борчылып торуыгыз хакында алар да белеп торсын. Мине шул гына коткарды дип уйлыйм – дус малае вакытында шалтыратмаса, ни булып бетәр иде икән? Кызым исә аңа әле озак кына ачу тотып йөрде: аның серен чишкән өчен! 

Психологлар сизәр иде

Әйе, тирән, әйбәт белгеч сизәр иде дә. Ләкин андыйлар мәктәптә түгел, махсус психиатрик клиникаларда эшли! Мәктәп психологы мондый халәтне кычкырып торган очракларда, гаиләдә яисә коллективта җитди проблемалар булганда гына күреп алырга мөмкин. Баланың халәтен билгеләүдә төп хаталар да сәбәпне өстән, иң еш очраган сәбәпләр арасыннан эзләү белән бәйле бугай. Баналь сәбәпләр, гомумән, булмаска яки алар гел башка, көтмәгән сәбәпләргә нигезләнергә мөмкин. Безнең очракта, мәсәлән, баланың эмоциональ тотрыклылыгы интеллектуаль үсешенә тәңгәл килмәве белән бәйле булган. Яшенә күрә артык акыллы булуы, мәгълүматны күп алуы һәм аны тирәннән кабул итүе, бала психикасының моңа әзер булмавы тирән депрессиягә китергән. Хәтта көндәлек яңалыклар тапшыруы да негатив өстәп торучы фактор булган. Узсын, кабатланмасын дисәгез, чын психотерапевт, ә кайчак психиатр белән дә дәвалану узарга кирәк, монда оят дигән әйбергә урын юк! 

Фото: Газинур Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Халисә! Син үзең дә якты һәм нурлы кеше. Язмаларың да нәкъ шундый! Рәхмәт үзеңә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйе, якты кеше Сез, Халисә. Рәхәт булып китә, ләззәт алам язмаларыгыздан, рәхмәт!

      Хәзер укыйлар