Логотип
Актуаль тема

Без үзебезгә зыян сала торган закон проектларын хупларга тиеш түгел

8 июльдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышы булып, анда «Россия Федерациясендә мәгариф турында», «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм белем бирү киңлегенең берлеген торгызу мәсьәләсендә дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен, товар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында» 789680-6 нчы номерлы ФЗ проектын каралды. Бу закон пректы депутатлар тарафыннан хупланмады.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев чыгышында билгеләп узганча, Татарстан парламенты комитеты, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, аның мәгариф өлкәсенә тискәре нәтиҗәләр ясаячагы уңаеннан борчыла. Р. Вәлиев әйтүенчә, Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителә торган төзәтмәләр төп аспектларга кагыла һәм инде гамәлдә булган мәгариф системасына радикаль үзгәрешләр кертүне күздә тота.

«Закон проекты белем бирү оешмаларының мөстәкыйльлегенә һәм азатлыгына, педагогик хезмәткәрләрнең һәм укучыларның хокукларына кырыс чикләүләр кертә», дип саный комитет башлыгы. Ул ассызыклаганча, милли (этномәдәни) мәгариф мәсьәләсендә Россия Федерациясе субъектларының мөстәкыйльлеген киметүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр аеруча борчу уята. Разил Вәлиев фикеренчә, закон проектын эшләүчеләрнең Россия Федерациясе субъектларының мәгариф үзенчәлекләрен исәпкә алмавы ихтимал. «Закон проектында «туган тел», «туган тел әдәбияты» фәннәре буенча төп эчтәлекне формалаштыру механизмы тасвирланмаган. Бүген Россиянең мәгариф системасында 59 туган тел өйрәнелә. Алар буенча төп эчтәлекне кем эшләячәк: федераль үзәкме, әллә төбәкләрме? Закон проектында Россия Федерациясе субъектларының туган тел, әдәбият буенча белем бирү эчтәлеген эшләүгә хокуклары, шулай ук аларны стандартларга кертү механизмы төгәл күрсәтелгән булырга тиеш », - дип ассызыклады ул.

Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, закон проекты «төп эчтәлек» төбәкләрдә дәүләт телләрен тулы дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге бирәчәген гарантияләми. Моннан тыш, аерым «өстенлекле» предметлар буенча укыту сроклары киңәйтеләчәк, билгеле, моңа туган тел һәм әдәбият сәгатьләрен кыскарту хисабына ирешергә тырышачаклар. Әлеге яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә, без телләр һәм мәгариф турында республика законнарын тулы канлы гамәлгә ашыра алмаячакбыз, дип саный депутат.

Разил Вәлиев дәреслекләр һәм уку кулланмалары мәсьәләсенә дә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта формалаша торган бердәм федераль дәреслекләр исемлегенә туган телләр буенча дәреслекләр дә кертелергә мөмкин. Депутат фикеренчә, агымдагы икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, әлеге мәсьәлә тагын да җентекләбрәк өйрәнүне таләп итә.

Разил Вәлиев тарих буенча бердәм дәреслек эшләү процессы барышында бөтен илдәге барлык мәктәпләр өчен бердәнбер дәреслек була алмаячагына күпләрнең инануын билгеләп үтте. «Җентекле эш нәтиҗәсендә, шул исәптән төбәкләр фикерләрен дә исәпкә алып, ил тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясе эшләнде, нәкъ менә ул барлык дәреслекләр һәм кулланмалар нигезенә ятарга тиеш. Ягъни тарихтан бердәнбер дәреслек булмаячак, әмма бу фән буенча дәреслекләргә фәнни тарихи-мәдәни экспертиза үткәргәндә, аларның әлеге концепциягә тәңгәллеге тикшереләчәк», - дип белдерде ул.

«Без соңгы вакытта мәгариф системасын үзгәртеп кору белән артык мавыга башладык. Берничә ел дәвамында әзерләп, бөтен җәмәгатьчелек белән фикер алышып, әле күптән түгел «Россия Федерациясендә мәгариф турында» өр-яңа закон кабул ителде, без шуның нигезендә үз законыбызны да өр-яңадан яздык. Инде бераз тынып, шушы кабул ителгән яңа кагыйдәләр, яңа таләпләр белән эшли генә башлаган идек, әлеге законны тагын сүтеп җыярга тәкъдим итәләр. Ел саен яңалык өстенә яңалык өстәп, төрле якка тарткалап, йолыккалап мәгарифне алга җибәреп булмас, мәктәпләргә, укытучыларга инде, ниһаять, тынычлап эшләргә ирек бирергә кирәк! Болай да соңгы елларда кәгазь эше бермә-бер артты, укытучылар балалар белән эшләргә вакыт та калмый, дип зарлана, ел саен мәгариф системасының астын өскә әйләндереп торсак, педагоглар бөтен вакытларын шул үзгәрешләрне өйрәнеп, аларга яраклашуга гына сарыф итәчәк», - дип ассызыклады Разил Вәлиев.

Комитет рәисе соңгы елларда Россиядә милли мәгарифнең хәле күзгә күренеп начараюына игътибарны юнәлтте. «Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирү тәртибе кергәч, Татарстан мәктәпләренең дә күбесендә фәннәр бары тик рус телендә генә укытыла башлады. Ә мондый мәктәпне инде берничек тә «милли мәктәп» дип атап булмый. Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан безгә тәкъдим ителгән бу закон проекты болай да хаста хәлендәге милли мәгарифнең хәлен тагын да ныграк авырайтачак. Дәүләт Думасында тагын бер-ике шундый закон кабул ителсә, милли мәгарифкә инде ясин чыгарга да туры килүе мөмкин», - дип ачынып сөйләде Разил Вәлиев.

Комитет башлыгы тәкъдим ителә торган закон проекты буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, ТР Иҗтимагый палатасында фикер алышулар булганын, һәм аның бу утырышларда хупланмаганын әйтте.

Чыгышының азыгында ул кабаттан бу закон проектының милли мәгарифкә тискәре йогынты ясачагын шәрехләде. Дәүләт Советының бүгенге утырышында парламентарийлар, докладчы белән килешеп, закон проектын хупламады.

Фәрит Мөхәммәтшин дәреслекләр темасына карата фикерен җиткереп: «Без тарихның төрлечә аңлатылган төрле дәреслекләр буенча укытылырга тиеш түгеллеген аңлыйбыз, концепциясе бер булуы мөһим. Тарих бар кеше өчен дә бертөрле булырга тиеш, әмма ул төрле милләт телләрендә укытыла ала», - диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар