Логотип
Актуаль тема

Берәүгә дә юлын күрсәтмәм...


Безнең илдә «җиңел үлем»гә карата мөнәсәбәт – Гиппократ әйткәнчә. 
Китәләр... Әйе, биредә «үләләр», «теге дөньяга күчәләр», дип сөйләмиләр. Биредә: «Китәләр», – диләр. Кая китәләрме? Стеналары зәңгәр төскә буялган кечкенә генә бүлмә... Күктән безгә йөзләгән йолдыз балкып тора. Аның һәркайсының үз исеме бар. Китеп баручы кыз һәм малайларның исемнәре... Күп алар, бик күп монда. Якты йолдыз булып күккә атылган ул исемнәрне барлый башлыйм да тамагыма төер килеп тыгыла, ирексездән күзләрдән яшь тама башлый. Яши дә башламаган Анжелалар, Илмирлар, Сережалар... Ярый әле алар, тормышларының яшәү белән үлем арасында тартышкан авыр минутларын шушында – дөньяның иң шәп хосписларыннан берсендә – Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды исәбенә төзелгән «өй»дә үткәргәннәр. Һичьюгы авыртуларын онытып торып, сызланмыйча гына китеп барганнар. Хоспис хезмәткәрләре әйтмешли, әйтерсең, алар шау чәчәккә күмелгән ишегалдына атынчык атынырга гына чыгып киткәннәр. Менә ишек ачылып китәр дә гөрләшеп кайтып керерләр сыман. Ләкин урамда үсеп утырган агачлар безне шундук чынбарлыкка кайтара. Агач кәүсәләрендә – янә ул «йолдызлар»ның исемнәре.
 

Терелүдән узгач...

Гомерләре санаулы булган авырулар өчен салынган әлеге хосписта мин Татарстанның атаклы гинекологы Айрат Шәмсетдиновны да күрдем. Ул яткан палатага кереп, танышып та чыктым. Дөресрәге, яман чирдән 5 яшьлек кызы Анжела вафат булганнан соң, шушы игелекле эшләрне башлап җибәргән хоспис җитәкчесе Владимир Вавилов таныштырды. Ә мин читтән генә күзәтеп тордым. Кайчандыр алты меңнән артык балага дөньяга килергә ярдәм иткән табибның бүген әнә үзенә ярдәм кирәк. Сүз инде аны аякка бастыру, яраткан эшенә кайтару турында бармый. Хәлен булдыра алганча җиңеләйтү, ягъни аңа паллиатив ярдәм күрсәтү турында бара. Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов әйткәнчә, пациентларга ул бик кирәк. Әйе, моннан берничә еллар элек моңа шикләнеп, сәерсенеп карыйлар иде. Ә хәзер әнә вазгыять тә, караш та үзгәрде. Яман чирнең 4 нче стадиясендә пациентның хәлен җиңеләйтү өчен бары авыртуны баса торган чаралар куллану гына урынлы булуын искәртеп тору кирәк микән? 
Өметсез авыруның һәр көне, һәр сәгате өчен чын мәгънәсендә көрәш бара.
 
Паллиатив ярдәм күрсәтүче – ул гериатр да, реабилитолог та түгел, ә бәлки, эш инде терелүдән узып киткәч кенә ярдәм күрсәтүгә алына торган табиб. Чынында, күпләр әлегәчә хосписны да, мондый ярдәмне дә кабул итеп бетерә алмый. «Хоспис кирәклеге турында сөйли башлагач, эшмәкәрләр мине аңламады. Акча бирергә теләк белдермәде. Шул чагында теләктәшлек белдерүчеләр пенсионерлар булды», – дип искә ала хәзер ул вакытларны Владимир Вавилов. Бүген авыртуларны баса торган чараларга мохтаҗ булган пациентларның 30 проценты – яман шеш чиреннән җәфалана. Тәүлек буена эшләүче дүрт бригада 9 ай эчендә генә дә 1981 мөрәҗәгать кабул иткән. Гомумән, 21388 шалтырату булган. Бу саннарны паллиатив ярдәмнең ни дәрәҗәдә кирәкле булуын күрсәтү өчен китерәм. Аңлыйсыз булыр, бик сызланган, рухи төшенкелеккә бирелеп, депрессиягә чумган авыруларның үз-үзенә кул салу очраклары да аз түгел. Эшне шуңа илтеп җиткермәс, фаҗига тудырмас өчен законда каралган барлык ярдәмне дә күрсәтү мөһим. Чөнки онкологик авырулар суицид турында еш уйлана. Кайберсе шуны эшли дә. Авыртуларга түзә алмыйча, якыннарын, туганнарын борчырга теләмичә шундый адымга бара. Кайчак табибларның битарафлыгы да моңа «яшел урам» ача. Отставкадагы контрадмирал Вячеслав Апанасенко белән булган вакыйганы гына искә төшерик: адмиралның үлем алдыннан язып калдырган запискасында: «Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хөкүмәттән гайре берәүне дә гаепләмәгез. Үзем түзәргә әзер. Әмма туганнарымның, якыннарымның җәфалануларын күреп тору минем өчен зур газап», – диелгән була. Ул чагында бөтен гаепне поликлиникага аударып котылдылар. Күп алар үз-үзенә кул салган отставкадагы генераллар. Генерал дисәк тә, бу мәкерле чирнең зәһәренә берәү дә түзә алмый әнә.
 

Эвтаназия – «җиңел» үлем

Ходаем, җиңел үлем бир, дип ялварганда, без һич тә эвтаназияне күз алдында тотып әйтмибез. Аллам сакласын! Дәвасы булмаган чирләр күрсәтмәсен. Бүген без нәкъ шундый чирләр турында сөйлибез. Хроник чирләрдән дәва табуы авыр. Яман чир авыруыннан да бу мөмкин булмаган эш. Болай дигәндә, Владимир Вавиловның сүзләрен искә төшерәм: «Соңгы вакытта гына да яман чир белән авыручылар саны 47 процентка артты», – дигән иде ул. Әлеге ярдәмнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле чара булуын шуннан гына да аңларга була. Бәлкем, ул безнең җәмгыятьне тамырыннан үзгәртә торган нәрсәдер. Кем белә?! Шулай булуы да ихтимал. Сырхауга түзеп тора алмаслык сызланулар китерә, көннән-көн үзенең мәкерле ятьмәсенә бөтереп ала барган ул каһәрдән качып котылу юк. Моны инде без беләбез. Бу чирне өйрәнүгә алынган меңнәрчә лабораторияләр дә әллә ни эш майтара алмый. Матбугат конференцияләрендә дә бу хакта сөйләп кенә торалар. Инде хәлиткеч юнәлешен таба алмыйбыз икән, бәлкем, безгә ел саен онкология авырулары буенча медицина күзәтүләре оештырырга кирәктер. Бушлай, акчасыз. Кыйммәткә төшәр. Тик, үзегез күрәсез, авыруга соңгы стадиядә мондый ярдәм күрсәтү дә, аны хосписта тоту да арзан түгел. Барыбер шул бәя.
 
Борынгы грек философы Платон: «Үлемнең ни икәнен берәү дә белми. Кеше өчен иң зур игелек шул түгел микән?! Ләкин аннан барысы да курка. Ул халык аңына иң зур явызлык буларак кереп калган», дигәндә, нәрсәне күз алдында тотып әйтте икән? Ә менә Юлий Цезарьның: «Үлем көтеп ятканчы,  үлүең хәерлерәк», дигәненә, бүгенге вазгыятьтән чыгып, үзебезчә аңлатма бирә алабыз. 
Баштан ук кисәтеп куйыйк: безнең илдә эвтаназия закон буенча тыелган. Моны бер генә табиб та, хәтта туганнары, авыру үзе зур теләк белдергән очракта да, эшли алмый. Табиб Гиппократ әйткәнне эшләргә тиеш. Ә ул нәрсә ди? «Миннән үтергеч дару сораучының берсенә дә аны бирмәм һәм моңа юлны да күрсәтмәм...» – ди. Безнең яшәү хокукларыбыз Конституция һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге Федераль закон белән беркетелгән. Медицина персоналына авыруның тормышын «тотып тору» өчен башкарыла торган медицина чараларын туктату да тыела. Ләкин шул ук законда, көтелмәгән күңелсезлекләрдән саклану максатында, авыру медицина ярдәменнән баш тарта ала, дип тә әйтелгән. Ягъни мәсәлән, ул, тиешле ярдәм ала алмыйча, үлеп китәргә дә мөмкин. Пассив эвтаназия шул була түгелме соң? Ә бездә ул бармы? Бу сорауга да ачык, төгәл җавап ишетәм димә. Ә бит тормышта, чынында, андый хәлләр гел булып тора. Мисалга, кеше юл һәлакәтенә очрый. Баш мие үлгәннән соң да, озак вакытлар ясалма аппарат астында ята. Һәм көннәрдән бер көнне аны аппараттан алалар. Бу да эвтаназиянең бер төре. 
Студентлар, табиблар арасында үткәрелгән аноним сораштырулардан күренгәнчә, соңгы 10-15 елда безнең илдә дә башка илләрдәге кебек эвтаназиягә карата иҗтимагый фикер үзгәрә төште. Эвтаназия яклы табиблар элек бармак белән генә санарлык иде. Шуларның берсе – танылган балалар хирургы, профессор С. Я. Долецкий: «Пациент тормышы өчен көрәш терелүгә өмет булганда гына үз-үзен аклый. Бу өмет югала икән, эвтаназиядә чагылыш тапкан шәфкатьлелек мәсьәләсе килеп туа», – ди. 
 
Сер түгел, эвтаназияне – закон буенча кабул ителгәнме-юкмы – теге яки бу формада (пассив – тиешле ярдәм күрсәтмиләр, аппараттан алалар, актив – укол ясыйлар) күп илләрдә кулланалар. Америка медицина ассоциациясе белешмәләренә караганда, бу илнең хастаханәләрендә көн саен 6 мең кеше үлә. Шуларның яртысыннан күбрәге – медицина персоналы ярдәмендә. Табиб мондый хәлиткеч карарга (бер уйлаганда, бу бит инде кеше үтерү) авыруның якыннары белән сөйләшкәннән соң, аларның ризалыгын алганнан соң килә. Ә эвтаназиянең төп шарты – рөхсәтне авыру бары үзе бирергә тиеш! «Җиңел үлем» төшенчәсен әле уналтынчы гасырда ук инглиз философы Фрэнсис Бэкон уйлап тапкан. Бүген эвтаназия ачыктан-ачык Нидерланд, Бельгия илләрендә, Люксембургта, АКШның кайбер штатларында кулланыла. Швейцариядә, Франциядә, Израильдә ул тыела. Әмма өметсез авыруны ясалма аппараттан алу, үзе теләгән очракта, препарат бирү тыелмый. Әйткәнебезчә, безнең илдә дә эвтаназия тыела. Федераль законның 323 нче маддәсе шул хакта сөйли. Пациентның үлемен тизләтү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Законны бозучы җаваплылыкка тартыла. Авыруның үлемен тизләтү өчен укол ясаган, йә башка бер төр дару биргән табиб кына гаепле саналмый, ә бәлки, пациентны шул адымга барырга үгетләүче дә закон каршында җаваплылык тота. Ул кешегә Җинаятьләр Кодексының 105 нче маддәсе буенча үтергән өчен җәза бирелә. Шулай да авыру медицина ярдәменнән үзе теләп баш тарткан очракта, кайвакыт аның теләге канәгатьләндерелә. Димәк, нормалар моңа турыдан-туры күрсәтмәсә дә, пассив эвтаназия бездә дә юк-юк та күренгәләп китә. Әйтик, стационарга 4 нче стадиядәге яман шеш авырулы пациент керде, ди. Ул реанимация чараларыннан баш тартып гариза яза. Медиклар беренче чиратта авыруның сүзен тыңлый, аның мәнфәгатен кайгырта бит. Гиппократ антында шулай диелгән. Бу очракта закон да бозылмый, авыруның мәнфәгатьләре дә искә алына. 
Килеп туган хәлне күз алдында тотып, шуны тәгаен әйтергә була:  «җиңел үлем»не кулланыргамы-юкмы дигән сораудан бигрәк, аны кайчан, нинди шартларда кулланырга дигән сорау борчырга тиеш безне. Бу мәсьәлә әхлакый-этик яктан чыгып кына каралмаска, аңа хокукый бәя бирелергә тиеш. Чөнки бу – бик куркыныч «уен». Үлем белән уйнауның нинди нәтиҗәгә китерәсен берәү дә белми. Аны җинаятьнең бер төренә әйләндерүдән дә сакланырга кирәк безгә. 
 
 Кемгә яшәргә, кемгә үләргә... Моны хәл итәргә беркемнең дә хакы юк.
Аннары... Авыруның теләге шундый дибез. Ә бит аның үлемен тизләтүгә көчле авыртулар, сызланулар этәрә. Димәк, аның үтенече ихлас түгел, аның шул хәленнән качасы килә. Биредә табиб авыртуны баса торган даруларны дөрес сайлап алырга, аңа кирәкле ярдәм күрсәтергә бурычлы. Аллаһы Тәгалә биргән гомернең бер көне дә бик зур бүләк бит ул! Авыртуларны баса торган дару дигәннән... Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының сызланган авыруга даруларны чикләмәү турындагы 2013 елда чыгарылган боерыгы әлегәчә кәгазьдә килеш кала бирә, чөнки документта рецептны «үзең  язасың яки комиссия карары белән», диелгән. Табиблар көчле дарулар бирергә курка, мондый җаваплылыкны үз өсләренә аласылары килми. Нәтиҗәдә, үзегез күрәсез, авырулар тилмерә. Алар чиргә каршы көрәшергә, системага каршы көрәшергә мәҗбүр. 
 

Соңгы тукталыш

«Тормыш – ул тормыш, әмма аның ахыры  – котылгысыз. Безгә шуны истән чыгарырга ярамый. Проблемаларны да, тәвә кошы сыман, башны комга яшереп, хәл итә алмыйбыз». Матур-чиста итеп җыештырылган бүлмәләр, дәвалау кабинетлары, бала-чага өчен бөтен кирәк-ярагы булган җыйнак кына спорт мәйданчыгы, гаҗәеп матур кышкы бакчасы булган «Соңгы тукталыш»ның мизгелләрен күзәтеп йөргәндә, Владимир Вавилов шулай дип куя. Биредә бүген 35 җан иясе яшәү белән үлем арасында тартыша. Гомерләре теләсә нинди вакытта – төнлә, көндез, кояш балкып торганда, коеп яңгыр яуганда, уйнаган-көлгән бер мәлдә – кинәт өзелергә мөмкин. Алар шуны яхшы белә. Берсе дә үләсе килә дип әйтми. «Яшисе иде әле», – дия.
Җир белән күк арасында җанлы фәрештәләр булып йөргән авырулар, аларны нәни баладай караган хезмәткәрләр белән саубуллашып, кайтыр юлга борылганда, күңелсез хәбәр яшен тизлегендә артымнан куып җитәр дип һич кенә дә уйламаган идем. «Берәр ай яшәр...» – дигән иде бит аның турында Вавилов. Ә ул китеп барган... Рәхимсез үлем аның нәниләргә тормыш бүләк итүче булуына да ташлама ясамаган.

...Сүземне һәркайсыбызга сабак булырдай гыйбрәтле бер хәл белән тәмамлыйм. Әкият түгел бу, чынбарлык. Матур гына яшәп яткан гаиләгә көннәрдән бер көнне олы хәсрәт килә. Каты авырып әни кеше урын өстенә ава. Озак ята ул шулай: бер ел ята, ике ел... «Инде бүтән  аякка басмас, үләр», – ди табиблар. Карчык бик сызлана. Әнисенең тилмерүләрен күреп торган кыз, түземлеге калмагач, табиб янына бара. «Әнигә үлемен тизләтә торган укол ясагыз, хәлен җиңеләйтегез», – ди. Тик табиб ризалык бирми. Шулай берничә ел вакыт узып китә. Бервакыт әлеге табиб авырулар яткан палатага керә. Шунда, «балам» дия-дия, пациент янында кайнашкан бер карчыкка күзе төшә. «Таныйсызмы безне? – ди караватта яткан хатын, уңайсызланып китеп, – әйе, бу – минем әнием, ул терелде. Хәзер инде мин чирлим».
Гомерләр, кем әйтмешли, кәккүк кулында түгел, Аллаһы Тәгалә кулында. Аңлыйсыздыр ни әйтергә теләгәнемне?!
 
Медицина фәннәре докторы, профессор, невролог Эдуард Закирҗан улы Якупов:
«Яхшылык кылабызмы, әллә җинаятьме?»
Көнбатыш илләрендә каты авырган һәм терелү мөмкинлеге бөтенләй булмаган авыруларга эвтаназия куллану турында бәхәсләр куерганнан-куера бара. Бу мәсьәләдә этик якны да исәпкә алмыйча булмый бит. Гиппократ антында әйтелгәнчә, пациентка зыян да китермә, тормышын озайту мөмкинлекләреннән дә тулысынча файдалан. Ә чынбарлыкта без бик җитди проблемалар алдында калабыз. Авыру үлеп бара, чир аңа әйтеп бетергесез авыртулар китерә. Еш кына ул үзе тормыш белән исәп-хисапны өзү ягында. Мондый вакытта табиб бары бер генә нәрсә турында уйларга тиеш: авыруны аппараттан алып, аңа яхшылык кыламмы, әллә җинаятьме? Шушы сорауга тәгаен җавап тапкан очракта гына хәлиткеч адымга барырга кирәк. 
Тәҗрибә күрсәткәнчә, төрле хәлләр була: әйтик, үзенең хәлен белгән һәм алда аны котылгысызлык көтүен аңлаган пациент реанимациядән баш тарта. Ул ирекле рәвештә килешү төзи. Тагын бер очрак: авыруның баш мие инде күптән үлгән. Аның өчен аппарат сулый. Бу очракта да, туганнарының үтенече буенча, аппаратны туктату гаеп саналмый. Нишлисең, кеше асылда күптән үлгән дигән сүз ич инде бу. Ләкин каты авыртудан кешенең депрессиягә бирелү очраклары да бар. Ул: «Яшисе килми...» ише сүзләрне еш кабатлый башлый. Аны психик хәленнән чыгарасы урында, үтергеч укол ясасаң, монысы инде җинаять менә.
 
 Тугыз ай эчендә генә дә сызлануларга каршы торырдай терапия үткәрүне сорап, 1981 кеше мөрәҗәгать иткән.

Пациентның хәлен җиңеләйтү, яхшырту – ул медицинаның иң югары законы. Моннан берничек тә качып булмый. Кайчак инсульттан соң авыруларның куллары, аяклары йөрми, ул урынга ята, хәрәкәтсез кала. Башы эшли икән, кеше яши дигән сүз. Берара инсульт кичергән кешенең якыннары белән күз кабагы белән аралашуы турында күп сөйләделәр. Хәтта фильмнар төшерделәр. Аның башка бер органы да хәрәкәтләнмәгән, эшләмәгән. Ә бары баш мие, күз кабагы гына... Димәк, баш мие эшли икән, шәхес саклана, дигән сүз. Җыеп әйткәндә, без әле актив эвтаназиягә әзер түгел.
 
Табиб-психотерапевт Юныс Бари улы Гайнуллин: «Кешене сүз белән дәваларга да, үтерергә дә була».
«Мин эшләгән хосписка яман чирнең 4 нче стадиясендәгеләрне, савыгуга өмете калмаган авыруларны китерәләр. Алар озак та тормый, комага төшеп, китеп тә баралар. Ләкин гомерләренең менә шул кыска гына аралыгы да безнең өчен чын сынауга әверелә. Авырту-сызлануларны туктатып тору белән беррәттән, пациентның эмоциональ хәлен яхшырту, аның туганнары белән сөйләшү, аларны үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлату ише җитди эш алып барыла. Мондый хәлдә, гадәттә, кеше үзен шәхес буларак түбәнсетә, әйткән сүзләренә бәя бирә алмый.  Авыру белән сөйләшкәндә боларның барысы да исәпкә алына. Сүз белән кешене дәваларга да, үтерергә дә була. Бу нәкъ менә шундый очрак. Гомере кыл өстендә торган кеше белән бик сак булырга, һәр сүзеңне үлчәп сөйләшергә кирәк.
 
Яшь чагында һәркайсыбыз дөньяга мәңгегә килгән кебек яшибез. Ә бит үләселәр бар әле. Моны  беркайчан да гайре табигый хәл буларак кабул итәргә ярамый. Авыруларга да шуны аңлатырга кирәк. Һәм, иң мөһиме: авыруда яшәү өчен мотивация булдырырга кирәк. Тормышта – адым саен стресс. Күбебез шул стресска бирешә. Күп чирләрнең асылында шул каһәр ята. Безне гомумән аңа каршы торырга өйрәтмәгәннәр. Хәзер менә шуның җимешләрен татыйбыз. Авыру үзендә рак булуын ишеткәч, стресс хәлендә кала. Ә бу – чирнең тагын да азуы өчен бик «уңдырышлы» җирлек. Беркайчан да «мин бәхетсез» дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Бәхетле буласың килә, бул соң... Кем сиңа комачаулый. Менә шул хакта уйланыгыз. Чөнки төшенкелеккә бирелү, стресс хәлендә озакка калу имммунитетны какшата. Ә бу организмны төрле чирләргә тартып кертү өчен шәп сәбәп.
 
Еш кына авыруның туганнарыннан: «Чирен беләме?» – дип сорыйбыз. Туганнары әйтергә кушмаса, әйтмибез. Гәрчә, пациентның моны белеп торуы хәерлерәк булуын аңласак та. Ә белгәннәре: «Үлгәндә ничек була?» – дип сорыйлар. «Үлеп караганым юк бит. Әйтә алмыйм», – дим. Эвтаназия дигәнебез бик катлаулы проблема. Һәрхәлдә, күпме эшләп, авырулар авызыннан мондый сүзләрне ишеткәнем юк. Әйе, төрле чак була. Ләкин ирекле рәвештә үлемгә берәү дә ашкынып тормый. Авыру кеше адекват булмый. Нәрсә әйткәнен, нәрсә сөйләгәнен бигүк аңлап бетерми. Шулай булгач, аның теләген ничек җитди кабул итәргә мөмкин? Ә бит кеше кайвакыт терелеп тә китә. Була, шундый хәлләр дә була. Тормыш, яшәү өчен көрәштән туктарга гына ярамый.   

фото: Анжела ВАВИЛОВА хәйрия фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик җитди тема күтәргәнсез.Бик кирәкле тема.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше (генэ тугел, хайваннарны да дип саныйм) утеру гонаh. Син бирмэгэнсен аларга жан, алырга ни хакын бар?

      Хәзер укыйлар