Банклар бөлдерә

Бөтен дөнья кредитта утыра. Яңа гына гаилә корып җибәргән яшь парлар да тормышны банктан башлый. Чөнки фатир кирәк, кешечә йөрергә машина кирәк, хәтта каядыр ял итәргә бару өчен дә кредитсыз булмый. Кыскасы, караул! Беребез дә (әлбәттә, бай тормышлы кешеләрдән гайре) шунсыз тора алмыйбыз. Акчаны өеп биреп, тагын да өеп алып калучы шул ишекләрне каерып ачып керергә мәҗбүр без. Инде башкасын әйткән юк, хәтта пенсионерлар да «аз процентлы» дигән сүзләргә алданып, банкка йөгерә. Чөнки ставкалары түбән, процентлары әйбәт. Алар шулай дип уйлый. Һәм бу кармакка ничек килеп кабуларын сизми дә кала. Пенсионерка Зөлфия ханымның шушы хакта безгә язып җибәргән хатын түкми-чәчми сезгә җиткерергә булдык, хөрмәтле укучым!
«Дөресен әйтим, шушы яшемә җитеп, кредит алганым булмады. Кирәге чыкса да, ни өчендер курка идем. Түли алмасам, түләү барышында ставкаларны үзгәртеп куйсалар. Гәрчә, алай эшләргә ярамаганлыгын белсәм дә, ышанмый идем аларга. Дөрес булган ул.
Моннан нәкъ ике ел элек «бик кирәк» дигәч, улыма «Россельхозбанк»тан җиде елга 500 мең сум кредит алып бирдем. Түләвен үзләре түләде. Ни өчен мин алдым. Ә чөнки пенсионерларга проценты әзрәк, диделәр. Ахырда, аның проценты барыбер шул 16 га басты. Аз булмады. Ә иң гаҗәпләндергәне, ачуны китергәне: иминият өлешенең елдан-ел үсә баруы булды. Беренче елны без аны 4 мең тирәсе түләсәк, икенче елга ул 21 меңгә сумга кадәр үскән булып чыкты. «Ни өчен страховка артты? Сәбәбен аңлатыгыз?» – дим. «Яшегез олыгайган саен аның күләме дә арта бара», – диделәр банк хезмәткәрләре. Чүт артыма авып китмәдем. «Мин бит пенсионер, пенсиям – 15 мең сум. Каян мин сезгә шуның кадәр акча табыйм», – дим. Ишетмиләр дә, имеш, кисәттек (кисәткәннәрен хәтерләмим), имеш, банк та ничектер яшәргә тиеш бит инде. Яхшы яшисез, бик яхшы... Күңел кайтуларым моның белән генә бетмәде. Уйлаштык та, икенче банктан кредит алып, тегесен ябарга булдык. Артык акча түлисе килми бит инде. «Восточный» банкы чакыра, 11,5 процент кына икән. Чагыштырмача, аз. Бардык. Ә анда йортка дистәләгән кәгазь сорыйлар. «Нәрсәгә ул сезгә?» – дибез. Йортны залогка салмакчылар. Хезмәткәре: «Залог түгел ул», – дип аңлатырга керешә. Имеш, ипотека сыман ул. Адвокатлар белән киңәшкәннән соң, «Ак Барс» банкына киттек. Анда да 11,5 процент ич! Урыс әйтмешли, «не тут-то было». Сөйләшә торгач, янә шул 16 процент чамасы килеп чыкты. Менә сиңа реклама, ышан аларга! Страховкасын гына ел саен түлисе түгел. Бер мәртәбә түлисең дә котыласың. Нинди дә үзгәрешләр килеп чыкмаса инде... Белмим тагын... Иң яхшысы – алмаска! Ике ел «Россельхозбанк»ка аена 10-12 мең сум кредит түләп, ике ел түләгәннән соң бурычыбыз 419 мең сумнан бераз гына артык чыкты. Димәк, ике елда без төп бурычыбызның 80 меңен генә түләгәнбез булып чыга. Ә калганы кая киткән?! Хезмәткәр аңлатты -аңлатуын. Әмма мин, барыбер аңламадым. Банк системасы шулай эшли. Бары үзенә файдага».
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.