Апрель үзгәрешләре: пенсия, юл бәясе, ЕГАИС һәм башкалар

Апрель ае яңалыкларга-үзгәрешләргә бай булачак. Иң сөенечле хәбәр өлкән яшьтәгеләр өчен – бу айдан пенсияләр индексацияләнә. Ә менә “тимер ат” хуҗалары, киресенчә, хафага төште.
Бензинга акциз бәяләре арту, һичшиксез, ягулыкның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Җәяүлеләр сафын тулыландыру шулай ук отышлы булмаячак. Казанда җәмәгать транспортында йөрү дә кесәгә шактый суга башлый. Шулай ук апрель аенда балалар бакчаларына бүленеш башланды, кибетләр тулысынча ЕГАИС системасына теркәлде, елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе, санитар-чистарту икеайлыгы старт алды.


Чиратта  - социаль пенсияләр

Социаль пенсияләр 1 апрельдән 4 процентка индексацияләнә. Акчалата исәпләгәндә, пенсияләр 145 сумнан алып 348 сумга һәм аннан да күбрәккә арта.  Индексация үткәрелгәннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 7,9 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инвалид балаларның пенсиясе 12,9 меңгә җитә.

Искәртеп узабыз: социаль пенсияне илебездә инвалидлар, ятим балалар, шулай ук хезмәт пенсиясен билгеләү өчен кирәкле күләмдә стажы булмаган өлкәннәр ала. 65 яшен тутырган мондый ир-атларга һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызларга социаль пенсия билгелиләр. Башка пенсионерларга индексация кагылмый. Аларның пенсиясе 1 февральдән артты инде.

Ә менә лаеклы ялда булган, әмма эшләвен дәвам итүче кешеләрнең пенсияләре быелдан, гомумән, индексацияләнми. Әмма ел саен август аенда эш бирүче тарафыннан күчерелгән социаль кертемнәрне исәпкә алып, эшләүчеләрнең пенсиясе яңадан карала. Бу – пенсиягә өстәмә булып тора һәм ул элеккечә саклана. Пенсионер эшеннән киткәннән соң, аның пенсиясе ул эшләгән вакытта үткәрелгән индексация күләменнән чыгып арттырылачак.


Бензин бәясе арта

Ә менә “тимер ат” хуҗаларын бензин бәясенең артуы хафага сала. Бензинга акцизлар – 1 литр өчен  2 сумга, дизель ягулыгына 1 литр өчен 1 сумга кыйммәтләнәчәк. Акцизларга бәяләрне арттырып, Хөкүмәт федераль казнаны тулыландырырга ниятли. 2016 елда шуның ярдәмендә бюджетка керемне 83,8 миллиард сумга арттырырга өметләнәләр. Акцизлар арту нәтиҗәсендә бензин бәясенең үсеше инфляция күләмендә (7,5-8 процент) булырга мөмкин.

Шунысын да искәртик: апрельдә бензин бәясенең артуы – агымдагы елда инде икенче үсеш. 1 гыйнвардан Евро-5 классындагы бензин ставкасы 36,1 процентка – тоннасы 7,53 мең сумга (литры - 1,5 сумга) кадәр кыйммәтләнгән иде, ә дизель ягулыгына акциз бәясе 20,3 процентка – тоннасы 4,15 меңгә артты. Акцизларның елына ике тапкыр кыйммәтләнүе соңгы тапкыр 2013 елда булган.


Җәяү йөрү иң файдалысы: сәламәтлеккә дә, кесәгә дә

Апрель аенда Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артырга тиеш. Төгәл датасы әлегә билгеле түгел. Баштарак 1 апрель турында сүз барды, аннары бәяләр 4 апрельдән кыйммәтләнә икән диештеләр. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, хәзерге вакытта транспортта йөрү бәясен арттыру турындагы карар хокукый экспертиза уза. Татарстан Прокуратурасы тарафыннан тикшерелгәннән соң, документ теркәләчәк. Бу чама белән ике атнага сузылачак. Аннары ул документ матбугатта басылып чыгарга тиеш. Һәм 10 көннән соң  үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Димәк, тарифларның артуын апрель азагында көтәргә кирәк.


Алкоголь сатуны ЕГАИС күзәтә

Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш максатыннан, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) гамәлгә кертелде. Әмма Россия Хөкүмәте әлеге системаны урнаштырып өлгермәгән эшмәкәрләрне 1 апрельгә кадәр штрафка тартмаска карар кылган иде.

Татарстан - Россиядә беренчеләрдән булып барлык кибетләрне һәм алкоголь сатарга рөхсәте булган  сәүдә нокталарын шушы системага тоташтырган төбәк. Мәгълүматлары ЕГАИСта теркәмәгән кибетләрне исә 1 апрельдән штрафлар көтә: рәсми затлар өчен – 10-15 мең, ә юридик затларга – 150-200 мең сум.


Нәниләр бакча көтә

Апрель аен нарасыйлары балалар бакчасына чиратта торучы әти-әниләр аеруча зарыгып көтеп ала. Быел республикабызда мәктәпкәчә тәрбия йортларында барлыгы 36 меңгә якын урын бушар дип көтелә, шуларның 11 меңе – Казанда.  Электрон чиратта 29 меңнән артык кеше исәпләнә.  

Нигездә, зур шәһәрләрдә балалар бакчаларына кытлык күзәтелә. Аерым алганда, Казан, Чаллы, Арча, Биектау, Кукмара нәниләренең барысына да тәрбия йортларында урын җитмәскә мөмкин.


Иң күп укый торган төбәк булып калырбызмы?

1 апрельдә 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Татарстан, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, әле дә иң күп укый торган төбәк булып тора. 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, республикабызда 1 мең кешегә  339 данә вакытлы матбугат туры килә. Бер елда “Татарстан почтасы” халыкка 45 миллион данә газета-журнал тарата, шуларның 20 миллионы – “Татмедиа” басмалары.


Чисталыкка үз өлешебезне кертик!

Язга керү белән, Татарстанда, гадәттәгечә, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру эшләре башлана. Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында Татарстан территориясен ялт иттерү бурычы куела. Татарстанлыларны күптөрле акцияләр, өмәләр көтә. Шуны исегездә тотыгыз: күңелебез чиста булса – әйләнә-тирәбездә дә чиста булыр!

сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2178
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5942
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан