Логотип
Актуаль тема

Җан авазы

Мондый хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләшмиләр. Тирә-юньдәгеләр өчен ул юләрлек, акылсызлык, башкаларның игътибарын үзеңә юнәлтүнең бер чарасы гына булып тоела. Гаиләдә мондый хәл килеп чыкса, аны яшереп калдырырга тырышалар, хурлык дип саныйлар.

Мондый хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләшмиләр. Тирә-юньдәгеләр өчен ул юләрлек, акылсызлык, башкаларның игътибарын үзеңә юнәлтүнең бер чарасы гына булып тоела. Гаиләдә мондый хәл килеп чыкса, аны яшереп калдырырга тырышалар, хурлык дип саныйлар.

Ничек кенә яшерергә тырышма, бу проблема бар. Журналист буларак, мәктәпләргә очрашуларга баргач та калкып чыккалый ул,  кайчак әти-әниләр үзләре дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кем ничек кенә мөрәҗәгать итсә дә, ул һәрвакыт яшерен була. Кызының кан тамырларын кискәнен яки улын элмәктән кисеп төшергәннәрен берәүнең дә фаш итәсе килми, чөнки шушы хәл килеп чыкканга әти-әниләрнең дә гаебе юк түгел. «14 яшьлек улыбызны компьютердан кубарып алып булмый, – ди әнә бер әни. – Мәктәптә волейбол түгәрәгенә йөри иде, ташлады, укыйсы да килми. Аның яшендә инде кызлар белән кызыксыналар, аңа кызлар да кирәкми. «Имтиханнарны ничек бирерсең соң, дисәң, «Кем сезгә аңынчы яшим дип әйтә әле?» – дип шаккаттыра», – ди ул, борчылып. Командировкага баргач, «Сөембикә» журналыннан булуымны белеп, бер ханым да үзләренең гаилә серен чишкән иде. «Журналда психолог киңәшләре басыла, безнең хәлгә дә ачыклык кертмәсләр микән?» – дип башлады ул сүзен. Аннары сөйләп китте...
 – Моннан бер-ике ел элек кызыбызның теленә Канеки исеме килеп керде. Аның аниме һәм манга жанры белән «җенләнүен» яшүсмерлек кызыксынуы дип кенә карадык, җитдигә алмадык. Өстәлендә аниме геройларының сурәте төшерелгән блокнот, значоклар, наклейкалар күренә башлады. Әлеге персонажлар кумирларына әйләнде. Болар ниндирәк герой соң, аларны карап, ул нәрсәгә өйрәнә дип, ныклабрак кызыксына белмәгәнбез шунда. Бер карар да туяр, дигәнбез. Югыйсә Джузаның үз тәненә зыян китереп, авыртудан тәм табуын сөйләгән иде бит. Мондый гамәлләрнең гөнаһ булуын гына әйттем дә бетердем ул чакта.

«Барысыннан да туйдым!» диюе – баланың ярдәмгә чакыруы


Бераздан кызыбызның холкында үзгәрешләр тоя башладык. Бер сүз әйтеп булмый, ваннага керә дә бикләнә. Сәгатьләр буе да утырырга мөмкин, ялына-ялвара, ишекне көчкә ачтыра идем. Анда да башыма шикле уйлар килмәде әле, яшүсмер вакытта була торган күчеш чорына сылтадым. Чираттагы шундый бикләнүдән соң раковина кырыенда сабы сынык бритва таптым. Аптырадым. Әтиләре кырынганда сындыргандыр да алып ташларга оныткандыр, дидем. Ә кызым озын җиңле күлмәк кияргә гадәтләнде.

Тәнендәге яраларны очраклы гына күреп алдым. Йөрәгем «жу-у» итте. «Кызым, кайдан мондый җәрәхәтләр?» – дигәнемә, кабат күз яшьләре, кабат ваннага кереп бикләнү... Ялына торгач, ачты ишекне. «Кызым, аңларга тырышырмын, акыл да өйрәтмәм, ни булганын әйт. Үзеңне болай газапларлык нинди хәсрәтең бар?» – дим. Күңеленең тулган мәле булгандыр, күз яшьләренә буыла-буыла, айлар буе үзенең нинди хисләрдә януын сөйләде.
Тәүге тапкыр гашыйк булыр чоры иде шул. Ошатып йөргән егете башка берәүне яратуын әйткән, дуслары алдында кызыма авыр сүзләр кычкырган...  Җан әрнүен әнә шулай тән газабы белән басмакчы булган кызым.
Ул көнне аның белән  ярты төнгә кадәр кызлар-егетләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләштек. Минем дә булды ул андый җавапсыз мәхәббәтем. Җанымның ничек бәргәләнүен үзем генә беләм. «Кызым, мине ул вакытта читкә тибәрүче кеше ул – әтиең. Соңыннан үзе артымнан ялынып йөрде», – дигәнем баламның күзләрендә кабат очкыннар кабызды». Ләкин әни кешенең борчылуы барыбер басылмаган иде әле. Кызының тагын да хәтәррәк адымнар ясавыннан курка иде ул.

Балаларыбызны мондый үкенечле гамәлләрдән саклап калу өчен әти-әниләргә нишләргә соң? Яшүсмерләрнең сәер гамәлләрен ничек аңларга? Соңыннан терсәкләрне тешләр хәлгә төшмәс өчен, ике арадагы күперләрне баштан ук нык итеп корырга, баланың ышанычын яуларга куша психологлар. Бүген – җәмгыятьтә кыйммәтләр үзгәргән чорда – ул күперләр аеруча нык кирәк. 
Бу әнинең җанын телгәләгән хәлләр турында соңыннан психолог белән дә, табиб-психотерапевт белән дә сөйләштем. Аларны игътибар белән тыңлагач, тоннельнең теге башында бераз яктылык күренгәндәй булды.

Биология фәннәре кандидаты, педагог-психолог Саҗидә РУСИНОВА
Әлеге күренешләр еш очрый хәзер. Бүген бу мәсьәлә аеруча актуаль, чөнки яшүсмерләрне үзләренә кул салырга яки төрле җәрәхәтләр ясарга өндәп, котыртып торучы интернет уеннар, квестлар барлыкка килде. Ул куркыныч төс ала бара. Төрле чаралар белән яшьләрне мазохизмга этәрәләр. Мазохизм механизмы кешенең генетикасында ук бар, һәм бу күренеш күп кенә халыкларның милли культураларына да хас.
Яшүсмерләрне әлеге процесска җәлеп итү өчен тулы бер чылбыр тезелә. Аны оештыручылар шушы чорда балаларның барысын да үзләре тоеп карыйсы килү теләген, көчле тойгыларга тартылуын белеп эш итә. Башта – кызыксындыралар (ә кызыксыну кешенең табигый рефлексы), аннары мавыктыралар, яшүсмер ярдәмендә күбрәк кешене җәлеп итәләр, балада көчле тойгылар тудыралар, аннары инде баш мие кабыгының импульслары бастырыла, баланың үз-үзенә контроле кими, рухы сына һәм, ахыр чиктә, аны чарасызлыкка – фаҗигале финалга китереп териләр.
Бу йогынтыга күбесенчә рухи тетрәнү кичергән, гаиләсендә яклау, аңлау тапмаган яшүсмерләр эләгә. Гомумән, 13–16 яшендә балаларга экстримлык хас. Аның монысы да генетик программа. 
Үз-үзләрен тотышлары буенча яшүсмерләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин.
Экстремаллар. Аларның гормональ фоны «батырлыклар» кылырга өнди. Мондый балалар бөтен нәрсәне үзләре аша уздырып карарга тели. Кызганыч, җинаятьчеләр дә шушы төркемнән үсеп чыга. 
Интеллектуаллар. Аларның билгеле бер омтылышлары, кызыксынулары, белемнәре бар. Болар яхшы нигезгә корылган тулы гаиләдә үсә, һәрнәрсәне үзләре аша уздырмаска кирәген аңлыйлар.
Физик сәламәтлекләре зәгыйфь балалар. Алар авыртуның нәрсә икәнен болай да белә, физик сызланудан гына түгел, җан сызлавыннан да куркалар. 
Үсә-үсә, берникадәр тәҗрибә туплап, тиешле белем алганнан соң, яшьләр үз-үзләренә яңадан бәя бирә, нәрсә өчендер яки кем өчендер корбан буласы килү теләге бетә. 
Балаларны мондый күңелсезлекләрдән аралар өчен гаилә әгъзалары арасында иң элек дөрес мөгамәлә, әти-әнинең бала алдында абруе һәм балага карата хөрмәт булу кирәк. Башкаларга, җәмгыятькә, хөкүмәткә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү дә мөһим. Кечкенәдән файдалы шөгыльләргә җәлеп итү, яңа мөмкинлекләрне күрә белергә өйрәтү, уңышка ирешү юлларын ачыклау, авырлыкларны, һәртөрле проблемаларны чишү юлларын күрсәтү – болар барысы да яхшы профилактика чаралары. 

Юрий КАЛМЫКОВ, Республика психиатрия хастаханәсенең «Сердәш 129» медицина-психология хезмәте бүлеге мөдире, табиб-психотерапевт
Яшүсмерләрнең үзләренә зыян салуы һәрчакта да бу дөньядан китү максатында гына эшләнми. Ният төрлечә булырга мөмкин.
Беренчесе: дөрестән дә, яшүсмер үзенең үлемен тели. Ул моңа алдан ук әзерләнә, дөнья белән хушлашуны планлаштыра. Мәгълүматлар буенча, узган ел Татарстанда шундый алты очрак һәлакәт белән тәмамланган, 70 очракта баланы коткарып кала алганнар. 
Икенче төре: алдан әзерләнеп тормыйча, үләргә ниятләмәстән, хисләргә бирелеп кенә үз-үзеңә кул салу. Яшүсмерләргә аеруча шушы төре хас. Кайчак уеннан уймак чыгып, мондый гамәлләрнең дә ахыры аяныч тәмамлана. 
Өченчесе: күрәләтә шантаж ясау. Баланың дөнья белән хушлашу планы юк, ул үзенә игътибар таләп итә. Бу – аның җан авазы.
Дүртенчесе: паросуицидаль төр. Ягъни тәнне кисеп, җәрәхәт ясау. Бу яшерен эшләнә, аның максаты үлем түгел, ә тән сызлавы аша җан әрнүен басу. Ул күбесенчә импульсив, түземсез кешеләргә хас. Куркыныч ягы шунда: эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен ул гадәти нәрсәгә әверелергә мөмкин, яралар да торган саен тирәнрәк ясала. 
Психиатриядә тагын Бордерлайн синдромы дигән термин да бар. Монысы рухи чир белән чиктәш санала. Бордерлайн синдромы дигән диагноз куелган кешеләр дә импульсивлар, аларда даимилек булмый: дусларын, шөгыльләрен, партнерларын, яшәү урынын еш алыштыралар. Үз-үзенә тән яралары ясау аларга да хас. Бордерлайн синдромы дарулар белән түгел,  психик эмоцияләр ярдәмендә дәвалана. 
Кайчак баланың үз-үзенә зыян ясавы холык үзенчәлеге түгел, ә баш миендәге зур булмаган тайпылышлар белән дә бәйле булырга мөмкин. 
Иң төп һәм иң беренче сәбәп – гаиләдәге киеренкелек (якын кешеңне югалту, әти-әнинең аерылышуы, үзара аңлаша алмау, тормыш авырлыкларында баланы гаепләү). Җавапсыз мәхәббәт, дуслар белән мөнәсәбәтләрнең бозылуы, укудагы кыенлыклар, имтиханнарны бирә алмам дип курку, әти-әниләрнең өметен аклый алмау шушы адымга этәргеч була да инде. Монда баланың холкы, хисчәнлеге, рухи сәламәтлеге зур роль уйный. 
Ничек ярдәм итәргә соң? Бу очракта якыннарының мөнәсәбәте бик мөһим. Баланы яратырга, аны үзен яратуларына ышандырырга, нинди генә хәлдә дә аның таянычы булырга кирәк. Шулай ук дусларының да хәлгә керә белүе сорала. Ниндидер мавыгулары, үзенә кызыклы шөгыльләре булса, ул рухи киеренкелекне җиңелрәк кичерә, стрессларга бирешми. Аның холкында шундый үзенчәлекне тойсагыз, психологка, психотерапевтка күрсәтегез. Кайчак яшүсмерләр үзләре дә, әти-әниләре дә психологка барудан кыенсына. Психолог белән аралашуның  киләчәктә зуррак хаталардан йолып  каласын белсә икән алар! Ул аңа кичерешләрен аңларга, үз-үзен дөрес тотарга өйрәтәчәк, килеп туган хәлдән чыгу юлларын күрсәтәчәк.
Баланың рухи кыенлыклар кичерүен сизгер әти-әни күрми калмый. Иң элек аның үз-үзен тотышы үзгәрә, ул йә үз эченә бикләнә, йә елый, ярсый, гел каршы эндәшә, әйткәнне тыңламый, хәтта киресен эшли. Укуында проблемалар башлана, дәресләргә йөрми. Бала үзенә авыр икәнен сүзләр белән дә белдерә: «Бөтенесеннән туйдым! Тиздән миннән котылырсыз! Минем болай яшисем килми!» ише сүзләр – аның ярдәмгә чакыруы. Чын күңелдән сөйләшәсе, аңлашасы урынга, «Сиңа тагын нәрсә ошамый? Без синең өчен дип тырышабыз, ә син?» – дип, әти-әниләр хәлне тагын да катлауландыра гына. Баланың «мине беркем дә аңламый» дигән уе ныгый гына бу сүзләрдән. Мондый очракта ул киңәшкә түгел, кызгануга, хәлен аңлауга мохтаҗ. «Мин сине аңлыйм, хәзер сиңа авыр» кебек сүзләр белән аның ягында булуыгызны күрсәтегез. Кайчак хәтта укудан ял итеп тору да файдага гына. Табиб белән киңәшеп, балага тынычландыра торган дарулар биреп карарга мөмкин. Ләкин ни генә булса да, баланы рухи проблемалары белән ялгызын гына калдырмагыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар