Логотип
1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен

Юаткычлар

Халкыбызның кечкенә балаларга багышланган бик күп юаткычлары бар. Балалар белән матур сүзләр һәм юаткычлар аша аралашу бик файдалы булыр. 

Бала әле үзе төрле ыгылдаулар, кайвакыт елаулар белән генә безнең белән аралашса да, әни кеше һәм башка якыннар аның белән һәрчак сөйләшергә, аралашырга тиешләр. Бала аңламый дип уйларга кирәкми. Үзенә дәшкәнне, елмайганны, хәтта әни кешенең кәефе булмаганын да сабый сизеп тора. Халкыбызның кечкенә балаларга багышланган бик күп юаткычлары бар. Балалар белән матур сүзләр һәм юаткычлар аша аралашу бик файдалы булыр. 

Йокыдан уятканда: 

Кызым, кызым, тор-тор, йокыңны ку пырр-пырр. 

Кояш кая җиткән, көтү кая киткән? 

«Үчти-үчти» иттергәндә: 

Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу. 

Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу. 

Үчтеки-үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. 

Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр. 

Коендырганда, мунча керткәндә: 

Суы сарыксын, үзе калыксын, тигез канатлы булсын, 

Озын гомерле, тәүфыйклы, шәфкатьле булсын. 

*** 

Тор, тор, тургай, 

Таң, таң ата бугай, 

Тургай, кил, чыпчык, чык, 

Чырык, чырык, чырык! 

*** 

Йә, сандугач, күзең ач, 

Тәрәзәдән, тургай, кач! 

*** 

Таң, таң ата, таң ата, 

Сагышлы ай да бата. 

Кояш нурына күмелеп, 

Бәбкәем йоклап ята. 

*** 

Үтеп китте кара төн, 

Алда – якты, матур көн. 

Бәхетле булсын таңың, 

Әйдә, балам, уйнап-көл! 

*** 

Уян, балам, тиз уян, 

Качып китте төн-куян. 

Йомшак кына чәчләреңнән 

Сөеп, иркәләп куям. 

*** 

Чәчләрең камыш булсын, 

Гәүдәләрең – зифа тал. 

Кояш белән бәхет килә, 

Таң нурларын күреп кал. 

*** 

Алтын, алтын, алтыным, 

Минем йөрәк ялкыным. 

Уян, бәбкәм, күз нурым, 

Кояш булып балкырмын. 

*** 

Төн пәрдәсе ачылды, 

Якты нурлар чәчелде. 

Тор, балакай, битең ю, 

Тарап алчы чәчеңне. 

*** 

Тор, тор, кызым, тор инде, 

Йокың туйгандыр инде. 

Син яраткан курчакларың 

Күптән торганнар инде. 

*** 

Чырык, чырык, тургай, 

Тәрәзәмә кунмый; 

Бер кечкенә кошым бар, 

Алып чыгып булмый. 

*** 

 

Елама, бала, елама, 

Йокың килгән, озама, 

Атаң кайтыр – куй суяр, 

Бер ботын сиңа куяр, 

Бабаң кайтыр – бал бирер, 

Анаң кайтыр – май бирер,  

Агаң кайтыр – тай бирер. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар