Иртән Лилия эшкә килүгә, бөтенесен барлап, хәл-әхвәлләрен белешеп чыга.
– Ни хәлләрең бар, Нәфисә апай?
– Фирдәвес апай, кичә текстны өстәлеңә куеп калдырдым, күрдеңме?
Аның «апай», «әчкеч», «чичтый»,«җаным-бәгърем», «абау»лары «мин Арчадан!» дип кычкырып тора. Ә без Лилиянең машина ачкычын эзләп тинтерәвен дә, Ильяс белән Зиләне мәктәпкә җыендырганда «чистый» төрле матавыкларга очрап беткәнен дә, нәрсәгә дә булса хәйран калганын йә бик тә гайрәте чиккәнен дә шундук абайлап алабыз.
Лилия Гәрәева – үзе бер театр! Ул килеп керүгә, редакция тамаша мәйданына әйләнә. Лилия һәркайсын оста итеп тасвирлый тора, чатта туктаткан ГИБДД хезмәткәре дә, кибеттә дорфа кыланган сатучы да, хастаханәдәге үшән табибә дә, булдыксыз чиновник та бөтен холык-фигыльләре белән күз алдыннан үтә тора. Шәп артист! Бик талантлы!
Ул да булмый, Лилиябез караучысыз калган карчыкларны, авыру картларны жәлләп, күз яшьләре белән елый башлый, шуларга ярдәм оештыру хәстәрен күрергә керешә. Һәм оештыра да! Бик ярдәмчел!
Белмәгән эше юк аның! Компьютер «кәҗәләсә» дә, машина кабынмаса да – Лилия бик рәхәтләнеп «ашыгыч ярдәм» хезмәтен үти. Бик тәвәккәл!
Журналның «Хуҗабикә» сәхифәсенә ул хуҗа! Үзе тегә дә, бәйли дә, әллә ниләр ясый да, пешерә дә... Бик уңган!
Алай гынамы! Артист халкына алъяпкыч бәйләтеп, табагач тоттырып, «карда казан астырта»! Бик позитив!
Кирәк икән, командировкасына да чыгып китә, проблемалы материаллар да алып кайта. «Белмим, булдыра алмыйм» дип тормый! Бик максатчан!
Яллар саен ул «Матиз»ында узган Казан белән Кышкар арасын исәпләсәң... Меңләгән чакрымнар җыела! Авылда өйләре, бакчалары, мунчалары, бәрәңгеләре, суган, кишер түтәлләре... Күрше Кишеттә кайната-кайнанасы, туганнары, күршеләре... Анда урман, яшел болыннар, саф һава, анда эш, эш, һәм тагын эш...
Авылча гади, ихлас, хыялый, матур ул безнең Лилия!
Тагын бер сере – ул кыш кызы, декабрь гөле! Барлык укчыларга хас тынгысызлык, матурлыкка соклану, артистлану, фантазия кебек сыйфатлар аны да читләтеп үтмәгән.
Туган көнең белән котлыйбыз, Лилия! Бәхет, иҗат уңышлары, сәламәтлек, күп сөенечләр телибез сиңа!
«Сөембикә»ләр
Комментарий юк