Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Наилә Наилевна, хәерле кич! Мин 4 ел кияүдә. Авырга уза алмыйм. Анализлар биргән идем, мужской гормоннар күп диделәр. Һәм щитовиткада. «Ауэтирокс» һәм «верошпирон» дигән дарулар эчәргә куштылар. Аларны эчкәннән соң күрем дөрес килми башлады. Бу очракта нишләргә, зинһар, җавап бирсәгез иде. Рәхмәт! (Чулпан, Актаныш).

Эксперт җавабы:

– Беренчедән, кысырлыкны дәвалауга юнәлдерелгән үзәк булып, бүгенге көндә «Гаиләне планлаштыру үзәге» санала. Ул Казан шәhәре, Гвардейская урамы 52 а йортта урнашкан (хәзерге көндә АВА-Петер үзәге). Анда ир белән хатынны бергә тикшерү каралган. Сезгә телефоннан язылып килергә hәм барлык кирәк булган мөhим анализларны биреп, махсус тикшерү узарга кирәк. Кирәк булган очракта, табиб махсус гормональ препаратлар тәкъдим итәр.

Хәзер укыйлар