Логотип
Сораулар

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог

Хатын-кыз сәламәтлеге буенча үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, языгыз. Сезнең сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Гайнанова Наилә Наил кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез! Кызыма 6 яшь. Вульвовагинит диагнозы куйдылыр. 1 атна дәваланганнан соң (мирамистин һәм метрогил геле) лейкоцитлар аз гына кимегән. Врач тагын шул ук препаратларны 7 көн кулланырга кушты. Кызарып тору бер дә кимеми, ак төстә выделениелары да бар. Соравым шундый: бер курс лечение үткәннән соң тагын шул ук препаратлар белән дәвалануның файдасы булырмы? Кычытыну, әчетү борчымый. (Гөлия, Казан)

Эксперт җавабы:

– Сезнен очракта да телефоннан диагноз куеп булмаган кебек, кызыгыз белән махсус балалар табибына барырга кирәк. Балалар гинекологы бүгенге көндә Республика клиника балалар шифахәнәсендә кабул итә. Аңа эләгү өчен регистратурага мөрәҗәгать итәргә яисә интернет буенча язылырга да мөмкин.

Хәзер укыйлар