Логотип
Сораулар

Ленар КАШАПОВ, Врач-кардиолог, терапевт, медицина фәннәре кандидаты

Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә бәйле сорауларга врач-кардиолог, терапевт, медицина фәннәре кандидаты Кашапов Ленар Рамил улы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Әниемә 4 ел элек инсульт булган иде. Соңгы вакытта кыска вакытлы хәтере начараеп китү күзәтелә. Терапевт деменция билгесе ди. Гомуми хәле эйбәт. Деменцияне кисәтү, киметү өчен нинди дарулар кулланырга киңәш итәр идегез. (Лилия, Арча)

Эксперт җавабы:

Кызганычка, деменция процессын инде кирегә борып булмый. Әмма аны авызлыклап тора торган препаратлар гына бар. Дәва чараларын невролог билгели, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәзер укыйлар