Логотип
Саннар

Журналыбызның бәйрәм саны!

04 марта 2025 Журналыбызның бәйрәм саны!

Март саныбызны елның иң матур чарасы – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсына атап чыгаруыбыз инде күптәннән матур бер традициягә әверелде. Быел да аңа тугры булып калдык. Яңа саныбызның күп кенә геройлары шушы конкурсның зона турлары җиңүчеләре.

Журналыбызны яратып укучы гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләп, баш мөхәррир сүзе каршы ала.

«Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева республикабызда ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының быелгы үзенчәлекләре турында «Батырлык белән матурлык янәшә» язмасында сөйли. 

Тышлыгыбыздан елмаючы сөйкемле ханым – В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова. «Лидер булып туалар» язмасында аның белән танышып, ничек лидер булырга, дигән сорауга җавап табарсыз. 

 «Каһарман әнисе» дип аталган яңа сәхифәбезнең герое – ике улын һәм ирен махсус хәрби операциягә озаткан Гөлсинә Төхфәтуллина. Каһарманнар үстергән ана белән әңгәмә «Ирем һәм ике улым...» язмасында. 

«Ләйсәнгә эмоцияләр кирәк!» Татарстанның атказанган укытучысы, 22 ел Мөслим гимназиясендә биология фәнен укыткан Ләйсән Бариева турындагы язма шулай атала. Аны укып, үзегез өчен дә җылы хисләр алырсыз дип ышанабыз.

«Туган нигез кадере» язмасының герое – Фәһимә Мириханова туып-үскән йортын матур бер музейга әйләндергән. Акшарланган мичне, мичтән яңа гына алган кайнар икмәк исен, челтәрле ак пәрдәләрне сагынсагыз, бу язма шул сагынуларыгызга бераз дәва булыр. 

«Иң яхшы маршрут» язмасы сезне Яшел Үзәндә яшәүче, икесе дә тимерьюл оешмасында хезмәт куйган, дүрт бала үстергән күркәм татар гаиләсе – Римма һәм Руслан Хөснетдиновларның тормыш сукмакларына алып кереп китәр. 

Шигърият сөючеләргә Лилия Фәттахованың иң матур шигырьләрен тәкъдим итәбез. 

Язучы Гөлнур Айзатның «Җиһаннур» әсәреннән өзек тә күңелләрне кузгатмый калмас дип ышанабыз. Повестьнең төп герое Җиһаннур – Гөлнур ханымның туганы икәнен дә әйтсәк, сез аны, һичшиксез, яратып кабул итәрсез. 

Татар театрының легендасы, атаклы «щепкинчы», Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев турындагы «Матур сүзгә саран мин» язмасы  аның яраткан тамашачылары өчен бәйрәм бүләге буларак кабул ителер дип ышанып калабыз. 

«Миңа әле 83 кенә...» язмасының герое – 25 тапкыр Россия, 17 тапкыр Европа чемпионы һәм 20 мәртәбә дөнья рекордсмены Назимә Закирова. Аның турында укып, дөньяда кеше булдыра алмастай эш юк икән, диячәксез. 

Питрәч районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының сайлау туры бара. «Һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә чыгыш ясаучы Зилә Мөхәммәтшина сәхнәгә инвалид коляскасында чыгып, соңыннан үз аякларына басып йөреп китә. Аның турындагы язмабыз  «Мин язмышны җиңдем» сәхифәсендә. 

Укучыларыбыз яратып кабул иткән «Үз дөньям» сәхифәсендә дөнья күргән  «Зирәк тиен» язмасы аш бүлмәсендә – ир-ат дигән теманы юмор аша яктырта. Авторы Гөлнара Җәлилова. 

«Без һәм алар» сәхифәсенең кунагы – җырчы Гөлүс Хәбибрахманов. Аларның гаилә бәхете серен «Аны югалтасым килмәде...» язмасыннан укып белерсез. 

Югары категорияле табиб-офтальмолог Софья Булгар белән күзләрен саклау турында сөйләшәбез. Юрист Салих Гайнетдинов укучыларыбызның милек турындагы сорауларына җавап бирә. Этикет буенча белгеч Айсылу Гарипова гаилә этикеты белән таныштыра, ә психолог-коуч Илүзә Әминова хатын-кызларны гаиләдә үз урыннарын табарга өйрәтә. 

Татар блогерлары Илүзә һәм Ринат Галиәхмәтовлар укучыларыбызга «А-ля Павлова» десертын әзерләү серләрен ача. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzonЯндексМаркет,  онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Хәзер укыйлар