Логотип
Саннар

Журналыбызның июнь саны чыкты.

09 июня 2021 Журналыбызның июнь саны чыкты.

Быелгы җәйнең беренче саны ул. Җылы, ягымлы, матур!

 
Берәүне дә битараф калдырмаячак бер язмага аерым тукталып үтәсе килә. Гөлнур Сафиуллинаның «Бүтән әнием юк...» дип аталган бу язмасы... әниле килеш тә әнисез үскән өч бертуган кыз турында. «Ничек болай булырга мөмкин?» Укып чыкканнан соң, әлеге сорау сезне дә озак бимазалардыр әле. 

11 май... Дөньяны тетрәндергән көн... Бөтен кешелекнең күңеле Казанда, балаларын югалткан әти-әниләр белән булды бу көннәрдә. Әлеге вәхшәтнең сәбәпләре нидә? Бар дуслары, укытучылары аның хакында: «Акыллы, тыныч холыклы иде. Без аннан моны көтмәдек», – дип торган егет ни өчен коточкыч җинаятькә барган? Чулпан Галиәхмәтова «Вәхшигә табынучылар» язмасында белгечләр белән әнә шул сорауларга җавап эзли. 

«Әни булу җиңелме» – балалар үстерүнең иң четерекле мәсьәләләрен күтәрүче сәхифә. Алсу Шакированың «Диңгез буласым килә» язмасында балаларны уңышка мотивлаштыру турында укыгыз. 

Тагын бер яңа сәхифәбезгә игътибар итми калмагансыздыр. «Пенсиягә чыккач тормыш башлана гына» дигән шигарьнең чынбарлыкка чынлап туры килүен чагылдыра ул. «Матурлык эзлим» язмасының герое Лира ханым кырык елдан артык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга чыкканнан соң гомерлек хыялына ирешә. Рәссам ул бүген. Дөньяның матурлыгын киндергә төшерә. Автор: Гөлнур Хәсәншина.

«Башкача яши белмим» язмасында – тышлыгыбызның героинясы, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова турында укый аласыз. Автор: Чулпан Галиәхмәтова. 

Бер йортта өч гаилә – дус-тату яши алыр идегезме? Ә менә Теләчедә гомер итүче Салиховларга мондый сорауны биреп торуы да урынсыз. Алар нәкъ менә шундый – халкыбызның барлык матур традицияләрен саклап, олыларны олы күреп, кечеләрнең күңелен үстереп яшәүче үрнәк татар гаиләсе. Ак Әбиле һәм Ак Бабайлы, кияү-киленле, оныклы, 12 буын теркәлгән  борынгы шәҗәрәле... Эльмира Закированың «Салиховлар утарында» язмасы шул күркәм гаилә турында. 

«...Юлымда синең эзләрең,
Суымда синең шәүләң...» Зәки Нури сүзләренә язылган бу җырны хәтерлисезме? Көрәшче, җырчы, гармунчы Вил Усмановның 20 яшендә язган беренче җыры ул. Аның язылу тарихы Алсу Шакированың «Юлымда – синең эзләрең» язмасында. 

Журналыбызда тагын ниләр бармы? Сәламәтлек, аш-су (музыкант Динә Закирова гөмбәле скумбрия пешерергә өйрәтә), дача йортын яңарту, бакчаны ашлау, дөрес туклану һәм матур булу серләре бар. Массажист Ләйсән Сабитова  «бульдог яңагы»н бетерү юлларын өйрәтә. Ул өйрәткән күнегүләрне сез «Ютуб» каналыбыздан да карый аласыз. 

Хәзер укыйлар