Логотип
Саннар

Яңа елга безнең белән! Декабрь саныбыз!

04 декабря 2020 Яңа елга безнең белән! Декабрь саныбыз!

Журналыбызның декабрь саны беренче кар кебек кадерле, якты, тылсымлы. Аны сез дә яратып кабул итәрсез дип ышанабыз!

Журналыбызның декабрь саны беренче кар кебек кадерле, якты, тылсымлы. Аны сез дә яратып кабул итәрсез дип ышанабыз!

«Галәм барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясы төрле катаклизмнар, афәтләр белән очрашып торган. Узып баручы 2020 ел да безнең өчен шундыйлардан булды... Яңа елга аяк басканда алда безне ниләр көткәнен күз алдына да китермәгән идек. Кичерешләр, сынаулар, югалтулар... Авыр булды... Әмма без бирешмәдек, яңача аралашырга, яңача яшәргә, эшләргә, өметләнергә өйрәндек. Бергәләп өйрәндек!» – дип Лариса Маликова мөхәррир сүзе белән журналны ачып җибәрә.

Кайсы гына хатын-кызның күңелендә ак мерседеслы, барлык хыялларны да чынга ашыра ала торган бай ир-ат турында яшерен хыял яшәми икән! Әмма финанс ягыннан тәэмин ителгән ир белән корылган гаилә гадәти булмаячак. Алтын читлектә яшәүче хатын-кыз язмышлары белән Чулпан Галиәхмәтованың «Баллы тормыш баллымы?» язмасында таныша аласыз.

Узган гасырның 70–90 нчы елларында Казандагы бишенче трамвай маршрутын күпләр хәтерлидер әле. Шул маршрут буенча йөргән трамвайларның берсен илнең Югары Советы депутаты 24 яшьлек Филсинә Фәхриева йөртә. Кечкенәдән трамвай йөртергә хыялланган кыз һөнәренә дә тугры кала, ил эшен дә алып бара. «ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан» проектын Лилия Гәрәеваның «Депутат ханым» язмасы белән төгәллибез.

Алтын туй! Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның җәмәгате Луиза Әкрәмовна гаиләсендә әнә шундый матур бәйрәм быел! Инде бергә бик озын юл үтелгән. Шатлыгы да булган, сөенече дә, борчу-мәшәкате дә. Мөхәммәтшиннарның гаилә көндәлеге – «Иң якын кешем» язмасында. Автор – Гөлнур Сафиуллина.

Бүгенге балалар Кыш бабайга ышанамы? Алар нинди бүләкләр турында хыяллана? Социаль челтәрләрдәге язмалар Кыш бабайның юклыгын исбатлый. Ә психологлар бертавыштан могҗизага ышанырга кирәк, диләр. Яңа ел могҗизасы, Кыш бабайлы дөнья турында авторыбыз Руфия Рәхмәтуллинаның «Яңа ел – могҗиза көтү...» язмасында.

Эльмира Закирова әзерләгән «Мин ышанам сиңа, Казан!» язмасында «Алтын Казан» мюзиклы авторлары әлеге әсәрнең ничек иҗат ителүе хакында сөйли, Аксылу ролен башкарган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина мюзиклның кухнясы белән таныштыра.

Ә бездә дебют! Ниһаять! Гөлнур Сафиуллинаның беренче хикәясе журналда дөнья күрде. Хәер, аның журналист язмалары да чын хикәя кебек кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың. Хезмәттәшебезнең каләме саекмасын, тагын да күбрәк хикәяләрен күрергә язсын иде!

Без ул җырны «Кышкы романс» дип беләбез. Ә шагыйрь Наҗар Нәҗми Рим Хәсәнов көенә язылган бу җырын «Син – гомер агышларым» дип атый. Җырның язылу тарихы бик серле дә, кызыклы да булып чыкты. Әлбәттә, аның асылында сагышлы мәхәббәт хисләре ята. Әлеге җырның язылу тарихын Раилә Хәялиева өйрәнде.

Яңа ел табынына ниләр куярга, Үгез елы ниләр ярата, аны каршы алыр өчен өйне ничек бизәргә? Бу сорауларга җавапны яңа саныбыздан таба аласыз.

Яңа елларыгыз күңелле узсын, бәйрәм кичләрен «Сөембикә» журналы бизәсен!

Хәзер укыйлар