Логотип
Саннар

«Сөембикә» журналының февраль саны

14 февраля 2024 «Сөембикә» журналының февраль саны

Бу саныбыз да салкын февраль кичләрендә күңелләргә җылы өстәрлек, җанда өмет уятырлык язмаларга бай.

Журнал тышлыгыннан елмаючы ханым –  «Яратель» кошчылык фабрикасының ветеринария буенча директор урынбасары Роза Мирзабулатова. «Яратылган йомырка» язмасында Роза Мирзабулатова белән тормыш һәм... йомырка юлыннан бергә үтәрсез. Алар аерылгысыз!

Мәхәббәт ул – дөньядагы иң зур хис. Сөйгәнең белән гел янәшә буласы килү, кайгырту, хәтта бераз гына көнләшү дә – гадәти хәл. Шушы гадәти хәл белән яраткан кешеңә буйсыну арасын нечкә генә бер кыл бүлеп тора. Ул чикне үтәсең икән, мөнәсәбәтләр «авырый башлый». «Үтергәнче ярату» язмасында әнә шул чикне барларсыз. 

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. «Гасырга тиң 366 көн» язмасы – улын армия сафларына озаткан һәм һәр көнне санап, тизрәк күрешүне көтеп яшәгән әни көндәлеге. Әлеге көндәлекнең һәр битендә ананың борчулары, сагынулары, шатлыклары.

«Күңелем тәрәзәсе» сихифәсенең кунагы – язучы, драматург, журналист Равил Сабыр. «Хатын-кыз күңелендә сагыну яшидер кебек...» язмасында – аның тормыш кагыйдәләре. 

Әмирхан Еникине «татар әдәбиятының аристократы» диләр.  Нечкә һәм сизгер күңелле, кешенең эчке дөньясын, хисләрен психолог, рәссам осталыгы белән ачып биргән язучы тормышта нинди кеше булган соң? «Кеше күңеленең тургае» язмасын укыганда язучы Әмирхан Еники образы күз алдыгызга килер. 

14 яшендә язмышның коточкыч авыр сынауларына дучар булып та, үзендә яшәргә көч тапкан батыр йөрәкле Ләйсән Габдрахманова турында «Язмышка юк үпкәм» язмасыннан укый аласыз. 

Яңа саныбызда – «Үз өем» дип аталган яңа сәхифә. Серле һәм гаҗәеп кызык хатын-кыз дөньясы турында ул. «Алайса, без сезгә киләбез» язмасынннан күпләрегез үзен танып алачак. 

«Мәхәббәтем – буран...» Бу җырны белмәгән, кар-бураннарга уралып йөрәкне сулкылдаткан мизгелләрне сагынмаган кеше бармы икән? «Бер җыр тарихы» сәхифәсендә – «Адаштым»  җырының туу тарихы. 

«Хатын-кыз» галәме кушымтасында һәрвакыттагыча табибка сораулар, этикет кагыйдәләре белән танышырсыз. «Аш-су» сәхифәсендә Айсылу Лерон гаиләсе белән бергәләп пицца пешерерсез. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzonЯндексМаркет«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::

• «Евроспар» ул.Глушко,16г.

• «Евроспар» Амирхана, 101

• «Бахетле» Залесная, 66

• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91

• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1

• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2

• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207

• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33

• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а

• станция метро «Тукая»

• станция метро «Суконная слобода»

• станция метро «Авиастроительная»

• станция метро «Проспект Победы»

• станция метро «Северный вокзал»

• станция метро «Яшьлек»

• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)

• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)

• станция метро «Горки»

Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834

Хәзер укыйлар