Логотип
Саннар

Сентябрь саныбыз!

07 сентября 2021 Сентябрь саныбыз!

Көзнең беренче саны! Сентябрь саны!

Көзнең беренче саны! Сентябрь саны! Сентябрь яңа тормыш башлана торган чор. Гадәттә, җәйге ялдан соң  күпләр җиң сызганып яңа максатлар куя, яңа үрләр билгели. 
 Тышлыгыбыздагы героиня – Аэлита Ибраһимова  турындагы язма әнә шул максат куючылар өчен  мотиватор булыр, мөгаен. Гүзәл зат булуына карамастан, эшмәкәр хатын-кыз ирләр алып бара торган бизнеска да тотына, берничә төрле сферада эшләп карый. Ахырда күңеленә якын, балачак хатирәсе булган пәрдәләр салонын ача. Аэлитаның уйлары, фикерләре, үз-үзенә куйган таләпләре күп укучыларыбыз өчен кызыклы булыр. 
Язганыбызча, сентябрь – уку елы башы.  Балалар кабат белем дөньясына чума. Хәзер көндәшлеккә сәләтле кешеләр тәрбияләр өчен балаларны кечкенәдән үк төрлечә үстерергә тырыша ата-ана. Ә мондый зур нагрузкалар бала сәламәтлегенә ничек йогынты ясый? Бу хакта иң соңыннан – проблема баш калкыта башлагач кына уйлана башлыйбыз, әлбәттә. Кызу темплар белән яшәгән заманда физик сәламәтлек кенә түгел, рухи сәламәтлек тә бик мөһим.  Тырнак чәйнәү, ручка башы кимерү, күзне даими  ачып-йомып тору невроз билгеләре.  «Бу билгеләр балада бар икән, игътибарсыз калдырмаска кирәк», – ди журналист Алсу Шакирова. Аның «Чәчләр йолкыр чак?!.» язмасында белгечләр киңәш бирә. Уйланырга урын бар.

«Ничек бар – шулай» проектының чираттагы герое юморист, шоумен  Әбри Хәбриев. Күпләр аны кеше көлдерүче итеп кенә белә.  Әмма ул бик тә хисчән, фәлсәфә иясе, үтә җитди. Бүгенге тамашачыга нинди юмор кирәк? Татар теленә хөрмәтне социаль челтәрләрдә ничек күрсәтергә була? Бу хакта Әбри–Данияр белән сөйләштек.
 Журналыбыздагы иң популяр рубрикаларның берсе булган «Ачыктан-ачык»та – җырчы Лилия Мингулова.  Көннәрдән бер көнне  чын мәгънәсендә терәк булган иреңне югалткач, дөнья яшәүдән туктый. Моны Лилия белә инде. Бу халәтне  ничек кичерергә, яшәргә көч каян алырга? Бу хакта ачыктан-ачыктан  Гөлнур Сафиуллина белән сөйләшә.
«Без һәм алар» рубрикасында җырчы Илгәрәй гаилә серләре белән уртаклаша. Идеаль гаилә булып яшәү өчен нәрсә кирәген ул тәгаен белә. 
 Сентябрьдә гадәттә бакча сезонын ябалар. Бакча эшләрен төгәлләп, казан асучыларга бездән тәмле рецепт – Мәһәр ашы. Үзегезне җылы Үзбәкстанда итеп хис итегез. 
 Бар серне дә чишеп бетермик әле. Журнал килгәч, тәмләп укырга урын калдырыйк. Башка язмаларыбыз да күңелегезгә ятар дип ышанып калабыз. Без бары тик сезнең өчен эшлибез! Бергә булыйк!

Хәзер укыйлар