Логотип
Саннар

Сентябрь саныбыз!

08 сентября 2020 Сентябрь саныбыз!

Аның тизрәк сезнең кулларга барып керүен, сездә нинди фикерләр тудыруын беләсебез килә! Хәер, һәр санны без шулай тапшырабыз да, дулкынланып, бераз борчылып хәбәрләрегезне көтә башлыйбыз: яраттыгызмы икән, үзегезгә якын темалар таптыгызмы, берәр яңалык ачтыгызмы...

Аның тизрәк сезнең кулларга барып керүен, сездә нинди фикерләр тудыруын беләсебез килә! Хәер, һәр санны без шулай тапшырабыз да, дулкынланып, бераз борчылып хәбәрләрегезне көтә башлыйбыз: яраттыгызмы икән, үзегезгә якын темалар таптыгызмы, берәр яңалык ачтыгызмы...   

 

Тышлыгыбызны танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова бизи.  

Без аның турында инде барысын да беләбез кебек: ул – гел күз алдында. Инстаграмдагы битендә дә үзе хакында бик еш язып тора. Әмма моңарчы кагылмаган, кагылса да, ахыргача ачылмаган темалар барыбер таптык кебек! Гөлназ әңгәмә вакытында һәрвакыттагыча ихлас булды – сез аны сизми калмассыз. (Интервьюның тулы вариантын сайтыбыздан укыгыз.) 

Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина. 

 

 

Чулпан Галиәхмәтова «Табигать тә ялгышамы?» дигән язмада бик четерекле тема күтәрде – трансгендерлы кешеләр турында язды. Аларны аңларга, бу күренешнең сәбәпләрен ачыкларга теләп язды. Әйе, гаепләү – җиңел, ә аңлау – авыррак... Чынлап та, табигать ялгышымы бу, әллә җәмгыять хатасымы?  

Язма берәүне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз.  

 

«Витамин модасы». Бу саныбызда күтәрелгән тагын бер кызыклы тема. Үзбелдегең белән генә теләсә нинди витамин эчәргә ярыймы? Күпләр бит хәзер рекламага алдана.  

Авторы – Раиля Хәялиева.  

 

Проза яратучылар язучы Ләлә Сабированың «Кол» хикәясен укымый калмаслар. Тетрәндерә... Уйламыйча ясалган һәр адымыбыз өчен түләргә туры килә шул... 

 

Мәктәп елларына әйләнеп карагач, сезнең бик яраткан берәр укытучыгыз бармы? Дус кызың кебек сердәш итеп күргән, бөтен классташыңның кумирына әйләнгән? Безнең Эльмира Закированың – бар! Актаныш районы Байсар урта мәктәбендә укыткан Сәлимә  апа ул. Эльмираның сөйләүләре буенча, без – редакция хезмәткәрләре дә аны күптән яратабыз. Журналдан «Безнең апа – чемпион!» дигән язманы укыгач – сез дә үз итәрсез!  

 

«Алсуның чишмә башы – Уяндыкта!» Бу язма җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина турында. Ул үзенең хатирәләре белән уртаклаша: ничек булачак ире белән танышкан, аны кайната-кайнанасы ничек кабул иткән,  кызы Алсуның беренче уңышлары...  

Язманың авторы – Венера Мәҗитова. Г 

 

Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була аламы? Язучы Марат Кәбиров «Мин шулай уйлыйм» дигән яңа рубрикада шушы сорауга җавап эзли. (Бу рубрика даими булып дип көтәбез.) 

 

Журналның бу санында... Хәер, юк, башка сөйләмибез.  

Кулга алып, рәхәтләнеп, тәмен белеп укырга да калсын. Алдан барысын да белгәч, кызыгы калмас!   

 

Гомер тиз уза... Киләсе яртыеллыкка язылырга да вакыт килеп җитте.  

Без тагын бергә булырбыз бит?!  

 

Хәзер укыйлар