Логотип
Саннар

Октябрь саныбыз!

06 октября 2020 Октябрь саныбыз!

Быелгы көз кебек җылы ул. Төсләргә, эмоцияләргә бай. Моны кулыгызга алу белән сизәрсез.  

 

Быелгы көз кебек җылы ул. Төсләргә, эмоцияләргә бай. Моны кулыгызга алу белән сизәрсез.  

Октябрь аенда  хөрмәтле укытучыларыбызның һөнәри бәйрәмнәре.  Без бу вакыйгадан  читтә кала алмадык.  Укучыларыбыз арасында да укытучылар күп, аннан соң барыбызның хәтер төпкелләрендә мәктәп еллары, яраткан укытучылары саклана. Быел республикада мәгариф өлкәсендә зур вакыйга булды.  Күп телле белем бирү мәктәпләр челтәре эшли башлады. Аларның берсе Алабугада булса, икенчесе  – «Адымнар» – Казанда үз ишеген ачты. Без журнал укучыларыбызны әлеге мәктәп белән таныштырдык. Мәктәпнең бизәлеше генә түгел, фәлсәфәсе дә, карашлары да  бөтенләй башка икән. Безнең тышлыкны да мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Алсу Сәфәрова бизи.  

Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

«Сөембикә» журналының элеккеге баш мөхәррире, хөрмәтле Роза апа Туфитулловага – 75 яшь. Аның турында бик күп язылган, әмма аның укучысы, күп еллар янәшә эшләгән әдәби редакторыбыз Эльмира  Закирова  Роза апаның тормыш  юлыннан без белеп бетермәгән кызыклы һәм аның кешелеклелек сыйфатларын аеруча ассызыклаган штрихларны җиткерә. «Роза йолдызлыгы» язмасы шул хакта.  

Ютуб каналыбыз белән бергә алып бара торган «Ничек бар – шулай» проектында җырчы –  Артур Исламов. «Миндә ике кеше яши» дип аталган язманы укысагыз, Артурның нинди уйлар белән яшәвен белерсез. Ютубта чыккан «Бер сүз белән» ролигында да Артур Исламовны карый аласыз.  

Текст: Чулпан Галиәхмәтова. Видео: Фәнис Садыйков. Фото: Анна Арахамия. 

 

Казанда Кеше приюты бар. Анда урамда калган сукбайлар көн күрә. Аларга җылы  аш, кунып чыгарга урын бирәләр. Тормыш упкынына тәгәрәгән кешеләр белән  Чулпан Галиәхмәтова аралашып кайтып, «Бәхетсезләр утравы»  репортажын язды. Геройларның һәрберсенең үз фаҗигасе. Алар барысы да кемгәдер үпкәле. Үги кызы өеннән куып чыгарган Гена, ире үлгәч йортсыз калган Галя турында укыганда кызганасың да, тетрәнәсең дә... 

Булдыра алган кеше  япан кырда  Италия кисәге дә ясый ала. Раилә Хәялиеваның «Үзебезнең Тоскана» язмасы Татарстанда виноград плантациясе ясаган  Айрат Ялалетдинов хакында.  Виноград үстерүнең сере бик гади икән. Аны язмадан укып белерсез.  

Сезнең  ашъяулыклар, мендәрләр, калфаклар чиккән ир-ат күргәнегез бармы? Дөрес, хәзер чигә белүче хатын-кызлар да  сирәк.  Ә менә Зилә Нигъмәтуллина  Казанда әнә шундый оста куллы ир-ат эзләп тапкан. Үз яшеннән күпкә яшьрәк күренгән егетнең  бу һөнәрен шуның кадәр яратып сөйләвеннән таң каласың,  хәтта бераз оялып та куясың.  «Иртәдән кичкә кадәр чигә алам» язмасын укып сез дә рухланып алыгыз әле. Бәлки, күптәнге хыялыгызны тормышка ашырырга этәргеч бирер.  

Октябрь ае өлкәннәр көне белән башлана. Гомер көзләренә кергән бу кешеләргә тормышта бары тик бер генә нәрсә кирәк – якыннарының җылылыгы, аларның янәшә булуы. Нәҗибә Сафинаның «Тукталыш» хикәясе моны тагын бер кат раслый.  

«Мәхәббәттә ялгызлар». Әйе, әйе, шулай да була ала икән. Язучы Рафаэль Сибат белән Розалия Казыйханованың бөтен бер гомергә сузылган мәхәббәт тарихы Гөлнур Сафиуллина язмасында.  

 «Хуҗабикә» сәхифәсендә табиблар, интерьер дизайнеры киңәше. «Аш-су» сәхифәсендә   аш-су остасы Гөлия Вәлиуллова Чәшкедәге «торт» пешерергә өйрәтер.  

Хәзер укыйлар