Логотип
Саннар

Октябрь, 2019

11 октября 2019 Октябрь, 2019

Октябрь саныбыз!  

Октябрь саныбыз!  

...Аз гына моңсу вакыт... Кошлар китә (исән-сау әйләнеп кайтыгыз!)... Аяк астына сары яфраклар түшәлә («Урам җыештыручы аларга кагылмасын иде!» – дип сез дә уйлыйсызмы ул?! Юеш җир өстенә төшеп яткан сары яфракларның әллә нинди бер матурлыгы бар...)  

Көзге беренче салкыннарына ияләшмәгән җанга журналның бу саны, һичшиксез, җылылык өстәячәк!  

 

Тышлыгыбызда – Резеда Нурисламова. «RESEDAODOR» компаниясенең генераль директоры. Сез әле Резеданың исемен киләчәктә күп ишетерсез: аның компаниясе уйлап тапкан косметика дөньяны яуларга җыена. Һәм яулаячак та! Бүген үк инде бик күп илләрдә, шәһәрләрдә яшәүче хатын-кызлар нәкъ менә шушы косметиканы эзләп аларга чыга һәм түземсезләнеп Казаннан кадерле посылка килгәнне көтә.  

Бу косметиканың сере нәрсәдә? Язмадан укыгыз. Авторы – Гөлнур Сафиуллина. 

 

Раил Өметбаевны күздән югалткан идегезме? Аның мәхәббәт тарихы, гаиләсе, балалары турында белергә телисезме? «Чит илдәге татар утравы» дигән язманы укыгыз. Без аны «Татар гаиләсе» рубрикасында бирдек. (Сүз уңаеннан, бу рубрикада тагын кемнәрне күрергә телисез? «Чын татар гаиләсе» дип әйтерлек нинди парларны беләсез, языгыз.) Язманың авторы – Раилә Хәялиева. 

 

 

«Иң авыры – якыннар хыянәте...» «Ачыктан-ачык» рубрикасын яратырга өлгергәнсездер дип ышанабыз. Монда урнаштырылган язмалар ихласлыгы белән  аерыла: әңгәмәдәшебез безнең (һәм сезнең!) алда күңелен ача. Безнең аңлауга өметләнә. Шундый язмыш сынавы алдында калган башкаларга бер ярдәм, киңәш булсын дип бара ул бу адымга. Фәнзия Газизовага да сынуларны байтак кичәргә туры килгән. Шулай, бәхеткә юллар гел урау... Йә, тыңлыйбызмы аның сөйләгәннәрен? 

Язманың авторы Чулпан Галиәхмәтова бу юлы да әңгәмәдәшенең күңеленә үтеп керә алган дип саныйбыз.  

 

Җәйге яллар, җәйге сәяхәтләр артта калды. «Мин ачкан дөнья» рубрикасының яңа сәхифәләрен көтәсездер, әйеме? Бар алар! Бу санда Эльбрус тавына менәбез! Бер яшьлек бала белән! Ышанмыйсызмы? Сәяхәтләр яратучы авторыбыз Эльза Нәбиуллина, чыннан да, бер яшьлек Галиябануы белән Кавказны урап кайтты. (Бер нинди сәяхәткә чыкмыйча болай да бер ел өйдә түзеп утырды ул!) Бала белән сәяхәт итүнең үзенчәлекләре турында да байтак яза Эльза. Аның киңәшләренең кемгәдер кирәге чыкмый калмас.  

 

Туктыйм. Барысын да сөйләп чыгарга ярамас!  

Ә сез киләсе елга журналга язылырга өлгердегезме әле? 

«Сөембикә» журналы туган көннәргә, бәйрәмнәргә дә зур бүләк ул. Яздырасың да, бүләк итәсең һәм якыныңны ярты ел буе сөендерәсең. (Бу фикерне күңелегезгә салып куегыз әле – кирәк булып куюы бар!) 

Хәзер укыйлар