Логотип
Саннар

Октябрь саныбыз

09 октября 2024 Октябрь саныбыз

Октябрь ае – муллык ае. Октябрь саныбыз төрле өлкәдә эшләгән хатын-кызлар турындагы язмаларга мул. Алар төрле һөнәр ияләре, әмма максатлары бер – әйләнә-тирәдә матурлык тудыру, киләчәк буынны тәрбияләү.

 

 Тышлыкта – «Флореаль» чәчәк салоны хуҗасы Флора Галиева. Казанда чәчәк бизнесы ничек башланган, совет чорында тере чәчәкләрдән торган букетны нәрсә алыштырган, әлеге бизнесны алып бару серләре – «Чәчәкләр патшабикәсе» язмасында. Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.


 «Өстәлеңдә гел кайнар ашың торсын, өеңне чиста, тәртипле тот, балаларың сәламәт булсын, ирең канәгать калсын». Композитор, татар опера һәм балеты авторы Резеда Ахияровага әнисе әйткән бу сүзләрне. Композиторның башка тормыш кыйммәтләре турында «Тормыш кагыйдәсе» рубрикасында укыгыз. Аны Эльмира Закирова әзерләде.


Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Дания Заһидуллина нигә үзен әти кызы дип атый, фәндә хатын-кызга нигә өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк дип саный? Бу сорауларга җавапны Эльмира Закированың «Физик та мин, лирик та...» язмасыннан табачаксыз.


Касыйм шәһәрендә Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды. Журналистыбыз Гөлнур Сафиуллина Кронштадтка барып һәйкәлне ясаган сынчы белән очрашу, һәйкәлнең ясалу тарихы турында яза. Бу зур вакыйгага юллар бик озын һәм бормалы булган.


«Хобби» рубрикасының чираттагы героинясы – татар декоратив-гамәли эшләнмәләре, татар костюмы реконструкторы Гөлшат Нугайбәкова. Аның хоббие инде яшәү рәвешенә генә түгел, тормышның бер мәгънәсенә әйләнеп, зур хыяллар белән янарга рухландыра. Ә бит барысы да кечкенә генә бер брошкадан башлана... Автор – Чулпан Галиәхмәтова.


«Аны эт тешләмәгән...» Бик авыр чакларда да сыгылмаган, язмышын җиңеп, тормыш юлын башын горур тотып үткән Равия Әхмәтова турында «Мин язмышны җиңдем» рубрикасында. Автор – Динара Әхмәт. 


Бәрәңге үстерү, беләсезме, кайчан алтын бәясенә төшә? Юк икән, «Үз дөньям» сәхифәсендәге Рита Сәлахова язмасын укыгыз. Вакыйгага юмор белән карау кайчак тормышны җиңеләйтә икән шул. 


«Хатын-кыз» галәме сәхифәсендә этикет белгече психотип буенча киенергә өйрәтер, табиблар сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирер, «Аш-су» рубрикасында клярдагы кәбестә пешерергә өйрәнерсез. 

Журнал битләрендә очрашканга кадәр! 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет,  онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::

• «Евроспар» ул.Глушко,16г.

• «Евроспар» Амирхана, 101

• «Бахетле» Залесная, 66

• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91

• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1

• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2

• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207

• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33

• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а

• станция метро «Тукая»

• станция метро «Суконная слобода»

• станция метро «Авиастроительная»

• станция метро «Проспект Победы»

• станция метро «Северный вокзал»

• станция метро «Яшьлек»

• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)

• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)

• станция метро «Горки»

Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834

 

Хәзер укыйлар