Логотип
Саннар

Ноябрь, 2019

18 ноября 2019 Ноябрь, 2019

Ноябрь саныбыз!   Без аны ел саен үзгә бер ярату белән әзерлибез – ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә бит.

Ноябрь саныбыз!  

Без аны ел саен үзгә бер ярату белән әзерлибез – ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә бит. Хатын-кызлар өчен чыга торган «Сөембикә» журналының һәркем өчен дөньядагы иң газиз кешене – Ананы бу айда тагын да зурлавы гаҗәпмени?! Журналның баш мөхәррире Лариса Маликова да кереш сүзендә: «Кадерли алганда кадерен белик әниләрнең!» – ди.  

 

Ноябрь санының тышлыгын Алия Әхмәтова бизи.  

«Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең быел Ижевск шәһәрендә узган финалында Татарстан данын яклады ул. Сынатмады! «Син бит татар кызы!» дигән язмада Алия белән якыннанрак танышырсыз. (Бәйге мизгелләре дә укучыбыз өчен кызык булыр дип уйлыйбыз: «Татар кызы» проекты анда катнашкан туташларыбызны үзгәрткәнме-юкмы? Үзгәртсә, ни дәрәҗәдә үзгәрткән?) 

 

Министрның бер көне. Аның көн дәвамында кайларда булуы, кемнәр белән очрашуы, ниләр хәл итүе, мөгаен, сезгә дә кызыктыр. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән танышабыз. «Социаль проект социальме?» дигән язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

 

Лилия Гәрәева Азнакай якларында командировкада булып кайтты. Камышлы авылының ялгыз әбиләре өчен «ашыгыч ярдәм» булучы Рамилә Зәкиева турында яза ул. Социаль хезмәткәр дә нигезне саклаучы, авылны яшәтүче була ала. Рамилә ханым моңа ничек ирешә – «Камышлының «ашыгыч ярдәме» язмасыннан белерсез.  

 

Һәр санны хикәя укудан башлаучыларны Рәмзия Габделхакованың «Карлыганнар өлгергән чак» дигән хикәясе сөендерер. Көтелмәгән чишелеш! Хатын-кызның ни дәрәҗәдә киң күңелле булуы, көчлелеге сокландыра. 

 

«Кызым-йолдызым...» Тормыш, кешелек кыйммәтләре турында бу язма. Галия ханым бер ел элек кызын җирләгән. Өч кенә ел бергә яшәп калган кияве исә аның фатирына хуҗа булмакчы... Суд карары – бер нәрсә, ә намус кайда? Ул барысыннан да өстенрәк булырга тиеш түгелме?  

Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина. 


Әниләр көне җитә дидек.  

Ә сезнең бүләгегез әзерме әле? Әниегезгә нәрсә бүләк итәргә дип уйладыгызмы?  

«Сөембикә» журналы да матур бүләк була ала! Бер тапкыр бүләк итәсез, ә журнал, ай саен килеп, әниегезне ярты ел буе сөендерәчәк.  

Журналга язылу буенча сорауларыгыз туса – шалтыратыгыз. 

Безнең телефоннар: 222-09-77;  

                                   222-09-78 

Хәзер укыйлар