Логотип
Саннар

Май саныбыз!

19 мая 2021 Май саныбыз!

 Елның иң матур аенына матур журналыбыз чыкты. Тышлыгы  якты төсләргә бай журналыбызның, эчтәлеге дә төрле

 

 Елның иң матур аенына матур журналыбыз чыкты. Тышлыгы  якты төсләргә бай журналыбызның, эчтәлеге дә төрле

Май аенда Матбугат көнен, Радио көнен билгеләп узабыз. Шул уңайдан коллегаларыбызга мәйдан бирергә булдык.  Бу айда журналның тышлыгын  «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева бизи. Белгәнегезчә, бу радио бик күп сынаулар үтте. Хәзер ул аерым бер дулкында бөтен дөнья татарлары өчен сөйләүче аерым радио. Бу бары тик баш мөхәррир тырышлыгы  нәтиҗәсе. Милләт өчен хезмәт итүче, үз дигәненә ирешүче Ризәлә Исмәгыйлеваның портретын журналист Гөлнур Сафиуллина ясыйбыз.

 Журнал бу санда  хатын-кызлар арасында шактый  популяр булган пластик операцияләр темасын күтәрә.  Әлеге  адымга барганда нәрсә белү мөһим?  Сез теләгәнне табиблар тулаем бирә алачакмы? Ә пластик операция белән мавыгулар нәрсәгә китерергә мөмкин?  Операциягә кергәндә үзеңне юридик яктан саклый алу да мөһим. Болар хакында Чулпан Галиәхмәтованың «Коточкыч матурлык» дигән язмадан  укый аласыз. 

 «Ничек бар – шулай» рубрикасының бу сандагы кунагы –  Г. Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрының яшь труппасындагы әйдәп баручы актер Булат Гатауллин. Казанда туып-үсеп рус мәктәбендә укыган егет татар театрын сайлаган. Үсмерләр роле аны  баета. Ә визит карточкасы булган «Куян Эдвард»ны уйнап чыккач, һушына килә алмый җәфәлана. Театр белән җенләнгән Булатның интервьюсы сезгә ошар дип уйлыйбыз. Ютуб каналыбызда актер белән үткәргән блиц-сораштыруны да яратып карарсыз. 

 «Сөембикә» журналында эшләп киткән журналистлар безнең кадерле ветераннарыбыз. Алар белән араны бервакытта да өзмибез. Һәрвакыт хәлләрен белешеп, киңәшләшеп торабыз. Шуларның берсенә – язучы-прозаик, журналист Роза Мулланурова-Камалетдиновага  май аенда 75 яшь тула. Бу уңайдан без хөрмәтле ветераныбыз белән гыйбрәтле язмышы, эшчәнлеге турында әңгәмә кордык. Журналистның укучыларына әйтер сүзләре күп. Укымый калмагыз.

 Журналда әледән-әле көчле хатын-кызлар язмышы турында язып торабыз.  «Язмыш» рубрикасында  залим иреннән аерылып, Кара диңгез буенда үз куллары белән кунакханә-өй салган Лариса Хәмитова язмасы. Ялгызы Кара диңгезгә чыгып китәргә дә, анда җир алып, төзелеш эшләре башларга да куркып тормый ул. Хатын-кыз югалмый! Лариса язмышы әнә шуның үрнәге. «Үзеңә ышанырга кирәк»  тормышын үзгәртергә икеләнеп  торучылар өчен менә дигән мотивация.

 «Аш-су» рубрикасында Руслан Әшрафҗановтан мастер-класс. Шеф-повар осетин бәлеше  әзерли. Ул гади генә түгел. Аның сере – камыр басу рәвешендә. 

Җәй буе чәчәктәге клумба ясау теләгегез булса, «Сөембикә»нең май саны сезгә ярдәм итәчәк. Ландшафт дизайнеры Наилә Галиева җентекләп  бакчада клумба  ясарга өйрәтер. Махсус схемасы да бар.

«Матур булыйк» рубрикасында хәзерге вакытта үтә популяр булган лимфодренажлы массаж ясау серләрен ачарбыз. «Ул аяк табаныннан башлана», – ди массажист Гөлназ Хәбибуллина.  

 


 

Хәзер укыйлар