Логотип
Саннар

Май саныбыз чыкты!

29 апреля 2022 Май саныбыз чыкты!

Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 77 нче язы, шау чәчәккә күмелгән алмагачлары белән килеп керер «Сөембикә»нең май саны кулыгызга! 


Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 77 нче язы, шау чәчәккә күмелгән алмагачлары белән килеп керер «Сөембикә»нең май саны кулыгызга! 

Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел туу уңаеннан журналист Гөлнур Сафиуллинаның Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин белән гамьле әңгәмәсе исламда хатын-кыз хокукларына багышланган. 

«Мин эшләгәч, сүз тидерерлек булмасын» – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тормыш кагыйдәләренең һәрберсе тормыш шигаре итеп алырлык. Зирәк җитәкчене Чулпан Галиәхмәтова яңа яктан ачты. 

«Җиңүгә ышанып булмады», – дип искә ала тормышының иң көтеп алган көнен 97 яшьлек Тәскирә апа Галимуллина. Япь-яшь килеш биленә солдат каешы буган сугыш ветераны истәлекләре белән «Әнкәй, мине бик сагынсаң...» язмасында бүлеште.

Тышлыгыбыз героинясы – «Әлмәт хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Ландыш Зарипова. Журналистикага кастинг аша килеп кергән коллегабызның иң көчле якларын Эльмира Закирова ачты. 

«Гаиләдә – яшүсмер»нең яңа кунаклары – «ШАЯН ТВ» каналы мөхәррире Чулпан Зәйнуллина һәм аның игезәк уллары Салават белән Азамат. Бу гаиләдә каиләдә кем кемне тәрбияли? 

Кайнанасына исән чакта әйтергә өлгермәгән рәхмәтен Алисә Шәрәфиева хәзер җиткерергә уйлый. «Килен-кайнана» рубрикасында – яңа язмыш, яңа гыйбрәтле гаилә.

Халкыбыз җәүһәрләре – гореф-гадәтләребез белән таныштыруны дәвам итәбез. Сабан өсте турында күп белә идегезме?

«Шигърият» рубрикасында Ренат Харисның «Татар читеге» поэмасы. «Проза» аша Гүзәл Әдһәмнең яңа хикәясе белән бүлешәбез. «Әллә нигә сине юксынам...» 

Халык өчен шагыйрь, җырлар авторы, җитәкче булса, кызы өчен яраткан әти ул! Кызы истәлекләре аша Рөстәм Зәкуан белән яңадан танышыгыз әле. «Әтиле чагымны сагынам...» дигән язмада Айгөл Зәкуанова-Нәбиуллина күңел түрендәге хисләре белән бүлешә. 

Гөлнур Сафиуллинаның «Йөрәгем кичерми...» язмасы «Язмыш» рубрикасының матур бер ядкаре булыр, мөгаен. Әтиле ятимнәр турындагы язма сезне битараф калдырмас...

 Тәкъдиреңә язылганнан берничек тә качып булмый. Фәгыйлә Шакированың «Һади бураны»  язмасында Әлмәт районының бер авылында булган бик аянычлы вакыйга  искә алына. 

Хуҗабикәләр өчен матурлык серләре, табиб киңәшләре, гөлләр үстерү серләре дә – даими рубрикаларда. Сюрпризлы коймаклар пешерергә дә өйрәтербез сезне бу юлы. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була. 
 

Хәзер укыйлар