Логотип
Саннар

Март саныбыз

10 марта 2021 Март саныбыз

Безнең өчен журналның һәр саны матур кебек, ләкин март аеныкы барыбер үзгәрәк – җылырак, нурлырак, ямьлерәк тоела. Бәйрәм саны булгангадыр... Язның җылы кояшыдай балкып, сезнең өйләрегезгә дә бүген-иртәгә килеп җитәр ул.

Безнең өчен журналның һәр саны матур кебек, ләкин март аеныкы барыбер үзгәрәк – җылырак, нурлырак, ямьлерәк тоела. Бәйрәм саны булгангадыр... Язның җылы кояшыдай балкып, сезнең өйләрегезгә дә бүген-иртәгә килеп җитәр ул.

Һәр санның төп язмасы була. Март саныбызныкы – Татарстан Республикасының вице-премьеры Ләйлә Ринатовна Фазлыевага багышланганы. Баш мөхәррир Лариса Маликованың «Мин – төрле» язмасында – хатын-кыз җитәкченең рухи дөньясы, бәхет сере, уңыш формуласы.

Сәяхәтләр яратучы Вәсилә ханым Рәхимова – «Миңа кабат 18» рубрикасы герое. Лаеклы ялга чыккач, тормышының өр-яңа сәхифәсен ачкан бу ханым белән Гөлнур Хәсәншинаның «Ялгыз сәяхәтче» язмасыннан таныша аласыз. Сәяхәтләргә чыгу турында хыялланып та, кыюлыгы җитмәүчеләргә бер кулланма да булыр ул.

Чибәр, эшлекле туташлар кияүгә чыгарга ашыкмый. Ә бит ярты гасыр элек кенә кияүгә чыгу кеше тормышында бердәнбер бәхет чыганагы дап саналган. Ни өчен барысы да шулай үзгәрде? Әлеге сорауга җавапны Чулпан Галиәхмәтованың «Ашыкмыйм, көтәм генә» язмасында бергәләп эзлибез. Шунда ук психолог Зөлфия Мәксүтова һәм яучы Гөлназ Мөхәммәд фикерләре белән дә танышырсыз.

«Ничек бар – шулай» рубрикасының кунагы – Данир Сабиров. «Идеаль ир булу өчен янәшәдә идеаль хатын кирәк» язмасының видеоверсиясен смартфон-планшетлардан да карап була.

«Алар ихатасында ике йорт тора. Күршеләр аша гына тагын бер йорт – өченчесе өлгереп килә...» Чулпан Галиәхмәтованың «Төпчек малай» язмасы шушы сүзләр белән башлана. «Сөембикә» журналы Буа районы Адав Толымбай авылында яшәүче Гәрәевлар гаиләсендә кунакта. Бер йортта ике хатын-кызның – килен белән кайнананың ничек дус һәм тату яшәп булуын үзләреннән сорашабыз.

Артист иренең карьерасы хакына үз иҗатын корбан итүче хатын-кызлар аз түгел. Продюсер, режиссер, автор-башкаручы Рузилә Сафина белән Гөлнур Сафиуллина ачыктан-ачык сөйләшә.

Укучыларыбыз яратып өлгергән, сан саен көтеп торган «Без һәм алар» рубрикасының кунагы – Фирзәр Мортазин.

Һәм, гадәттәгечә, «Хатын-кыз галәме» кушымтасында – табиблар белән әңгәмәләр (бу юлы балаларда конъюнктивит һәм хатын-кызларны бик еш интектерүче кольпит хакында сөйләшәбез), бакчачылык киңәшләре, духи сайлауга кагылышлы киңәшләр. Визажист Алсу Гомәрова хайлайтерны дөрес кулланырга өйрәтә. Дизайнер Рәис Мингалиев гап-гади детальләрдән эко-стиль тудыру идеяләре белән бүлешә.

Торт өстендәге чия ролендә – «Аш-су» рубрикасының кунагы Илгиз Галиев әзерләгән борай боткасы белән судак балыгы. Илгизне татар кухнясының амбассадоры дип атыйлар. Ул онытыла төшкән, артык популяр булмаган ризыкларны яңача әзерләп, табынга яңача бирү юлларын таба. Бу әле яңа күренеш. Менә ул әзерләгән ризыклар да бөтенләй яңа тәмнәре белән ачылып, бәйрәм өстәленә куярдай затлы сыйга әверелә. Мәсәлән, корттан соус әзерләп булганын белә идегезме әле? «Сөембикә»нең яңа санын укыгач, беләчәксез!

Игътибар иткәнсездер, «Сөембикә» журналы хәзер дүрт биткә калынрак. Уртадагы кушымта республикабызда яшәүче дус-күршеләрбезгә багышланган. Бергә яшәп тә, без башка милләтләр турында аз беләбез икән бит! Март санында удмурт дуслырыбызның тормышы белән танышырбыз.

 

Хәзер укыйлар