Логотип
Саннар

Март саныбыз!

10 марта 2020 Март саныбыз!

Бу санны, гадәттә, без ел да үзгә бер ярату белән эшлибез. Беренчедән, ул, әлбәттә, 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме белән бәйле...

Бу санны, гадәттә, без ел да үзгә бер ярату белән эшлибез. Беренчедән, ул, әлбәттә, 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме белән бәйле. Икенчедән,  февраль аенда республика районнарында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе бара. Безнең журналистларны зоналарда узган  конкурсларның һәрберсендә күрергә була. Йөргән аякка исә җим иярә! Без анда  үзебез өчен берсеннән-берсе кызыклы яңа геройлар табабыз һәм шушы бәйрәм санында алар турында язабыз. 

Март санын кулга алуга бер яңалыкка игътибар итми калмассыз. Кайбер язмалар янында кюар-код урнаштырылды. Кулыгызга телефон тотып утырсагыз, сез сайтка кыскартылмыйча бирелгән язмаларны журналдан аерылмаган килеш үк укый аласыз. Мәсәлән, «Йөрәккә мәкер кермәсен» дигән язманы. Ә менә җырчы Эльмира Кәлимуллина белән әңгәмәнең видеосын исә  шунда ук  ютуб каналдан карарга мөмкин.  

Март санында нинди язмалар укырга тәкъдим итәбез: 

«Сөт әнисе» дигән язма. Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында яшәүче Роза апа Фәйзуллина язмышында искә төшерергә дә җөрьәт итмәгән бер көн бар. Ул көнне япь-яшь Роза дөньяга игезәкләр балалар тудыра. Ә икенче таңда аларның берсен югалта. Тик бу югалту аның тормышында соңгысы булмый әле... 

Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

 

«Җилкәннәр җилдә сынала» дигән язма. Һәркемне язмыш үзенчә сыный: Саба районында яшәүче Ләйсән һәм Рөстәм Заһидуллиннар гаиләсенә уллары Булатка куелган диагноз булып килә ул. Балагызда ДЦП диләр табиблар аларга. Бу зур сынау алар тормышын ничек үзгәрткән, алар аны ничек кичерә, бүген ничек яшиләр – язма шул хакта.  

Авторы – Рәилә Хәялиева. 

 

«Әни көндәлеге» рубрикасында яңа язма – «Принцесса синдромы» дип атала. Кыз баланы принцесса итеп тәрбияләүнең үз өстенлекләре:  тирә-юнебездә үз-үзенә ышанган шәхесләр үсә. Әмма моның минуслары да җитәрлек. Алары кыз балага  киләчәктә нинди кыенлыклар тудырырга мөмкин?  Язманы укучы яшь әниләр шушы сорауга җавап табарлар.  

 

Яңа рубрикабызны үз иттегезме инде? Кайчандыр журнал тышлыгында чыккан героиняларны кабат эзләп табу, алар белән очрашу үзебезгә бик ошый! 1980 елның ноябрь саны тышлыгында Түбән Кама шәһәрен төзүдә катнашучы Ганҗә Әхмәдиева чыккан булган. «Азат хатын» тышлыгы өчен нигә нәкъ менә аны сайлаганнар, бу вакыйга аның тормышын үзгәрткәнме? «Хезмәт Герое Ганҗә» дигән язма аның турында.  

Һәрвакыттагыча искә төшерәм:  

журналга вакытында язылырга өлгермәгәнсез икән, борчылмагыз: үтеп барган айның 15 енә кадәр язылсагыз, ул сезгә киләсе айдан инде киләчәк.  


Индексыбыз – П2204 (ПАП рәсми каталогы – Татарстанда яшәүчеләр өчен) 

73002 – («Роспечать» каталогы – республикадан читтә гомер итүчеләр өчен) 

 
Нинди генә соравыгыз туса да, безгә шалтыратыгыз:  

(843) 222-09-77 

(843) 222-09-78 

Барыгызны да бәйрәмнәр белән!  

Сүз уңаеннан: 8 Мартка «Сөембикә» журналы да бик матур бүләк була ала.  

Хәзер укыйлар