Логотип
Саннар

Июль, 2020

30 июня 2020 Июль, 2020

Икенче яртыеллыкның беренче саны дөнья күрде. Үзизоляциядән соң беренче саныбыз. Иркенләп эшкә, командировкаларга йөрү сагындырган. Шуңа да әлеге саныбызны тагын да кызыклырак итеп эшләргә тырыштык. Җәйге саныбыз! Күрәсезме, тышыннан ук җәй, яшеллек, җылылык сизелә. Ә  эчендәге язмалар җәйнең төрле төсләрендәге кебек.

 

Икенче яртыеллыкның беренче саны дөнья күрде. Үзизоляциядән соң беренче саныбыз. Иркенләп эшкә, командировкаларга йөрү сагындырган. Шуңа да әлеге саныбызны тагын да кызыклырак итеп эшләргә тырыштык. Җәйге саныбыз! Күрәсезме, тышыннан ук җәй, яшеллек, җылылык сизелә. Ә  эчендәге язмалар җәйнең төрле төсләрендәге кебек. 

 «Балалар терәк булса, үзе зур бәхет». Тышлыгыбызда чыккан героебыз Лилия Гарәфиева әнә шулай ди.  Түгәрәк бәхеттә яшәгән Лилиягә олы кайгы килә. Ирен югалта ул.  Әлеге фаҗигадә сынмаска аңа балалары һәм иренең бизнесы ярдәм итә. Чулпан Галиәхмәтованың «Ышан миңа...» язмасы яшәргә көч тапкан,  узганнарны хөрмәт белән искә алып, әле һаман да иренең хакын хаклап яшәгән Лилия турында. 

Коронавирус дөньяны дер селкетте. Һәр кешенең телендә ул. Фаразлар, курку, билгесезлек... Гомерләренә куркыныч янаса да,  табиблар – әлеге зәхмәт белән көрәшнең алгы сызыгында.  Алар да әлеге авыру белән авырый, хәтта якты дөнья белән хушлаша. Нәрсә турында уйлыйлар табиблар? Раилә Хәялиеваның «Өмет катыш көтү» язмасында  беренче көннән үк  алгы сызыкта covid белән көрәшүче егерме еллык тәҗрибәсе булган табиб-инфекционист Илдар Идрисовның  уйлары, караш-фикерләре көндәлек формасында бирелгән.  

«Бер җыр тарихы» рубрикасы да табибларга багышланган. Җырның да прототибы була икән! «Ак чәчәкләр» кинофильмында яңгыраган «Ак чәчәкләр» җырының авторы Айгөл Әхмәтгалиева шигырьнең кемгә багышланганы хакында яза.  

Хатын-кызлар журналы мәхәббәтсез була алмый.  Июль санында бер матур мәхәббәт тарихы укый аласыз. Булган хәл. Шәхесләребез белән бәйле.  Шагыйрь Нияз Акмалның мәхәббәте Фәния Сәетгәрәева «Күзләремнең төсе үзгәрмәде...» язмасында  үткәннәрен шигырьләр белән үреп искә ала. 

«Ачыктан-ачык» рубрикасын журнал укучыларыбыз аеруча ярата.   Кешеләр төрле булган кебек, язмышлар да төрле. Бу юлы Гөлнур Сафиуллина  «Сыгылганнар гел сынмый» язмасында «Татарстан» журналының чыгарылыш мөхәррире Фәридә Әхмәтҗанованың  башыннан үткәннәрен бәян итә.  Ятимлек ачысы, балалар йортында җәмгыятьтә үз урыныңны табу өчен ялгызың гына көрәшү, әти-әнисез калган сеңел-абыйларын бер учта тотып тору – көчле рухлы балалар гына көчле кеше булып үсә.   

 Якыныңның теленнән тамган ачы сүз йөрәккә йөз шырпы кадалган кебек барып кадала. Әгәр дә ул даими  булса, ничек яшәргә?  Ни өчен кемнәрдер якыннарын иркәләп назлап тора; икенчеләре, кимсетеп, мәсхәрәләп яши?  Андый кешене гаилә корганчы ук танып буламы? Аның белән үзеңне ничек тотарга? Бу сорауларга җавапны Чулпан Галиәхмәтованың «Абьюзер» язмасыннан табарга була.  

Халкыбызның күңел бизәкләрен барлауны дәвам итәбез. Июль санында Лилия Гәрәева «Чирмешәннең балта остасы» язмасында Сәлимҗан Гамиров белән таныштыра.  Бабаларыбызның төп транспорты булган хәзер инде тарихка кереп барган ат арбаларын ясаучы бар икән әле бүгенге көндә. Бар! Алтын куллы оста Чирмешән туган як тарихы музеенда  тырыш авыл агаеның  җыйнак ихатасын да ясаучы әле. Хыялы – тарантас ясау.  

Бала карап алҗыган әниләр турында ишеткәнегез бармы? Үзебез дә шундый хәлдә дияр яшь әниләр.  Раилә Хәялиева «Алҗыган әни халәте» язмасында  аруның сәбәпләрен барлый. Психолог киңәшләр бирә.  

«Аш-су» рубрикасында бүгенге көндә иң популяр булган баллы, шундый тәмле, кетердәп авызда эрегән, аз гына чикләвек һәм җиләк тәме килеп торган меренгалы рулет пешерергә өйрәнәбез. Аны өйдә дә пешерергә була икән! 

Ә сез киләсе яртыеллыкка «Сөембикә»безгә язылдыгызмы соң әле? Өйдән чыкмыйча гына язылу – иң җайлы юл! «Татмедиа» сайты аша язылыгыз – уңайлы да, тиз дә була: Ярты елга язылу бәясе – 594 сум.  

Онытмагыз: «Сөембикә» килгән йорт – нурлы йорт!

Хәзер укыйлар