Журналыбызның июль саны да дөнья күрде. Җиләк-җимеш чорында, кызу печән өстендә, бакча эшләреннән ял иткән арада журналыбыз якын сердәшегезгә әйләнсен дип телибез.
Тышлыкта – кендек әнисе, биш мең тирәсе сабыйга якты дөньяга туарга ярдәм иткән акушер-табиб Ләйсән Зәйдуллина.
Нәрсә ул гаилә? Шатлыкта да, кайгыда бергә булумы? Әллә бергә утырып ашап, бергә ятып йоклаумы? Аллаһ каршында ир белән хатын булумы? Актуаль сорауларга – актуаль җаваплар.
Каһарман әнисе Наилә Бекмурзина белән улы – «Батырлык ордены» иясе Ринат турында әңгәмә кордык.
Аның эшлисе эшләре күп әле. 100 яшьлек татар балеринасы Әлфия Айдарскаяның тормыш кагыйдәләре.
«Без – актер да, психолг та, юрист та», – ди Актаныш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева. 40 еллык хезмәт стажына ия Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең уңыш серләре белән танышабыз.
«Фидакарьләр» сәхифәсендә кунакта – Фәния абыстай Җәләлиева. Аның изге эшләрен санап бетерерлек түгел.
Гөлнур һәм Радик Вафиннар гаиләдәге гармонияне дә саклап, дүрт балага тәрбия дә биреп, яшь, энергияле, башкаларга үрнәк булуның сере белән уртаклаша.
Резеда Төхфәтуллинаның күңелендә кояш көлә. Матур юбилеен каршы алган Татарстанның халык артисты белән гамьле әңгәмә.
Синнән башка... Бу юлларга салынган сагыш, сагыну, ярату һәм ялгызлык ачысы турында җырлар авторы Динә Мөхәммәтҗанова белән хәтер-хатирәләрне барладык.
Даими сәхифәләребездә чыгып килә торган юрист, психолог киңәшләре, этикет кагыйдәләре дә күңелегездә йөрткән сорауларга җавап табарга ярдәм итәр.
Танылган блогер Рәфис Атаказов белән тәмле десерт «Җиләкле ревани» да пешерербез.
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
https://www.wildberries.ru/catalog/438983523/detail.aspx