Логотип
Саннар

Февраль саныбыз!

12 февраля 2025 Февраль саныбыз!

Җылы кышларны тагын да җылытып февраль саныбыз чыкты.

Журналыбыз тышлыгын – Фәридә Мәдиярова бизи. Туннарның кабат мода подиумнарына кайтуын күреп торасыздыр. Дөрес, алар бераз үзгәреш кичергән. Нинди туннар модада, тун кию, гомумән, хатын-кызга нәрсә бирә? Туннар тегүче Фәридә барысын да белә. 
Хезмәт күрсәтү базары зур булган заманда яшибез. Бер сәгатькә – дус, чагыштырмача, яңа хезмәт, әмма инде ихтыяҗ үсеп бара. Аңа кемнәр мөрәҗәгать итә, «дуслар» үзләре бу хакта ниләр уйлый? Бу хакта «Түләүле дус» язмасын укып белә аласыз.
«Сөембикә» журналы быел яңа рубрика алып бара. «Каһарман әнисе» – уллары махсус хәрби хезмәттә яки анда һәлак булган әниләр, аларның улларына биргән тәрбияләре турында. Журналистыбыз Лилия Гәрәева Апас районы Акхуҗа авылында Гөлирам апа Нигъмәтҗанова белән очрашып кайтты. «Өч сүз, бер нокта» язмасы аның ике улы – Фәрит белән Зөлфәт турында. Әниләре ватанпәрвәрләрне бер сүз белән генә тасвирлый: «Гадел кешеләр!»
«Ватанпәрвәрлек – ул ярату һәм саклау». Россия Герое, Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиковның тормыш кагыйдәләренең берсе бу. 
Бер ел элек февраль аенда Төркиядә җир тетрәде. Ил бик зур зыян күрде. Дөньяның төрле почмакларыннан коткаручылар барды. Алар арасында безнең ватандашыбыз – Анталиядәге «Татарстан мәдәнияте җәмгыяте» Гөлназ Җиһангирова да бар иде. Фаҗигане үз күзләре белән күргән Гөлназ укучыларыбыз белән авыр, шул ук вакытта бик җылы хатирәләре белән уртаклаша. 
«Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә – Илһам» Бөек җырчыбызның юбилее уңаеннан журналистыбыз Эльмира Закирова «Син сазыңны уйнадың» язмасында Илһам Шакиров белән белән бәйле хатирәләрен бүлешә.
«Мин язмышны җиңдем» сәхифәсенең чираттагы герое – конкур буенча чемпион Адель Хәлиуллин. Аты белән үзенең йөрәге бер булып типкән егетне тормыш сынаулары гына куркытмый. «Йә исән кала, йә юк» дип әйтә табиблар, Адель исән генә калмый, кабат атын иярләп ярышка чыга. «Ат йөрәге» язмасы.
Ирсез калган төн. Бу төндә уйламаганда әллә ниләр булырга мөмкин. Хатын-кызлар өчен генә булган «Үз дөньям» сәхифәсендә журналистыбыз Алсу Шакирова үз тарихын яза. 

Чулпан Галимова «Сөембикә» укучыларын цейлон чәе иле – Шри-Ланкага сәяхәт итәргә чакыра. Яла паркы, Элла, Адәм тавы, «Күктәге күпер»... Шри-Ланка сокландыра!
«Хатын-кыз» галәме сәхифәсендә атипик пневмония, ир-атларны котлау буенча этикет турында укый аласыз. Психолог-коуч Илүзә Әминова ир-ат һәм хатын-кыз табигате аермалыклары турында аңлата. «Аш-су» сәхифәсендә блогер Динара Зиннәтова испан милли ризыгы – паэлья пешерергә өйрәтә. 
 

Хәзер укыйлар