Логотип
Саннар

Февраль саныбыз!

11 февраля 2021 Февраль саныбыз!

Бүләкле номерыбыз чыкты!

Бүләкле номерыбыз чыкты. Журналыбызның февраль санын кулына алучыларның һәрберсен бүләк көтә. «Сөембикә» үз укучыларына  онытылып барган бер гадәтне кире кайтарырга чакыра. Хатлар язарга! Кайчан соңгы тапкыр хат алган идегез?   Раилә Хәялиеваның «Хатлар яздым утырып» язмасы «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова турында.  Хат язу һәм аның нинди тәмле, серле  хисләр кичерергә мәҗбүр иткәнен исегезгә төшерерсез. Сезнең дә кемгә дә булса хат язып саласыгыз килер. Форсат та бар. Безнең бүләк!
«Ничек бар – шулай» рубрикасында  татар эстрадасының иң хайплы җырчысы Илсөя Бәдретдинова.  Нинди жанрда иҗат итәсе килә, ни өчен сак егетләре  алырга мәҗбүр булган – һәммәсе турында Чулпан Галиәхмәтованың  «Кешеләргә әйтер сүзем бар...» язмасында.  Журнал бите читендә урнаштырылган куар-код аша кереп, Илсөя белән блиц-сораштыруны да  карый аласыз.
«Татар гаиләсе» проектында чираттагы үрнәк гаилә – Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яшәүче Шәфигуллин-Фәтхуллиннар. Журналист Чулпан Галиәхмәтова шул якларга барып, бер-берсен хөрмәт иткән, үз тамырларын белгән, эшчән, тырыш бу гаиләгә сокланып кайтты. «Әби-бабайлы йорт» язмасында бер өйдә нигә ике фамилия булганын, шәһәр егетенең «авыл хоббие» белән җенләнүен һәм ныклы гаиләнең нигезе нәрсәгә корылганын укырсыз. 
Аның күңеле мөлдерәмә! Сәхнәдә үзе иҗат иткән йөздән артык роль сыйган аңа. Шуның өстенә аның күңелендә, юк, һәр күзәнәгендә – шигырь... Аны  әле «Тукай» дип тә йөртәләр.  Аңладыгыз инде! «Егет солтаны» рубрикасында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗанов. Гөлнур Сафиуллинаның «Иң тугры дустым – ялгызлык» язмасында иң зыялы артистларыбызның берсе булган Илдус Әхмәтҗановның тамырлар, балачагы, уңышы, мәхәббәте, мавыгулары, куркуы турында бәян ителгән.
Гомер буе әтисен көтеп яшәгән, ирен кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озатып та сынмаган-сыгылмаган  сентименталь шагыйрә Шәмсия Җиһангированың тормыш кагыйдәләрен журналист Эльмира Закирова язып алды.

Әле генә ул чаңгыда да, инде чишенеп алган да аш бүлмәсендә кайнаша. Шундук инстаграмдагы дуслары белән туры элемтә уздыра. Пенсиягә чыккач яңа сулыш ачыла – гомер буе заводта эшләгән Әлфия Галиәхмәтова блогерга әйләнә. Шуңа да журналыбыздагы «Миңа кабат 18» дигән яңа рубрикада бу героиня. Раилә Хәялиева язмасы.
Бу хакта сөйләшмиләр. Хәтта бер-берсенә бик ышанган ир белән хатын да әлеге теманы читләтеп уза. Әмма цивилизация үскән саен, Европа илләрендә ул массалы төс ала.  Сүз авырга узудан саклануның бер чарасы  – вазэктомия турында бара. Һәм ул турыдан-туры ир-атларга кагылышлы. Әйе, әйе, ир-атларга. Чулпан Галиәхмәтованың «Бәйләтергәме, бәйләтмәскәме» язмасы әнә шул хакта.
Аш-су сәхифәсендә  бертуган Альберт һәм Айрат Шакировлар  йорт куяныннан рагу пешерә. Бу итне пешерү серләре барлыгын белә идегезме әле?

Хәзер укыйлар