Логотип
Блоги

Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану

Онлайнга ияләндерде бу исемен атарга теләмәгән чир: туксан яшьлек әбиләр дә бу төшенчә нәрсә аңлатканын белә хәзер.

 Куллана торгач, онлайнның ике капма-каршы полюсы барлыгына да төшендек: абсолют уңай белән абсолют мөмкин булмаганы. Беренчесе – нәчәльство белән киңәшмәләр. Онлайн уздырудан да яхшысы юк икән аларны! Интернеттан күренгәнчә, нәрсә генә кылмый халык андый киңәшмәләрдә – чәй дә эчә, йоклап та ала, телефоннан сөйләшә. Сахалин губернаторы үткәргән онлайн-җыенда бер шәһәр мэры, барысын да уздырып, әстәгъфирулла, хәтта урынбасар ханымны кымтырыкларга да өлгерде. Ничек кенә булмасын, хуҗа кеше сине сүккәндә төкереге битеңә чәчрәмәгәч, синең стресс гормоннары, салкын тир белән бәреп чыгып, хуҗаның борынын кытыкламагач, куркыныч булмый инде ул онлайн-сүгү!.. Ә икенче полюста исә, ничек итеп йомшаграк әйтим – нәсел калдыру мәсьәләсе. Бу эшне онлайн башкару бөтенләй мөмкин түгел – һәм Аллага шөкер! Онлайн Сабантуй менә шул ике чик арасында урнашкан. Миңа калса, нәсел эшенә якынрактыр да. Чөнки күпме генә: «Хәлвә! Хәлвә!» – дип кычкырсаң да, авыз балланмаган шикелле, «Сабантуй мөбарәк булсын!» – дип минут саен радиодан кычкырып кына Сабантуй мәйданы түгәрәкләнми. 
Көтеп алган бәйрәм узганнан соң, күңелдә бер якты моңсулык хисе кала. Америка бәйсезлеге көнендә узган онлайн Сабантуйдан соң кайсыгыз шулай моңсуланды? Дөрес, бер әйберне ачыкладык: чын Сабантуй өчен кояшлы, җылы көн әйбәт булса, онлайндагысы өчен яңгырлысы, шыксызы кулайрак. Ә калган ягы... Килешәсездер, чын Сабантуйда мөфти кылыч селтәми, танылган җырчы өчпочмак пешерми. Хәер, берәр череп баеган түрәнең күңеленә хуш килсә, киләчәктә үзенең «нәсел утарында» оештырган мәйдан уртасында муллага – кылыч кына түгел, попка кадило да болгаттырырга мөмкин. Акча, җанаш, нишләтми! Бразилия карнавалына мескен пародия булып, ярым шәрә татар кызлары арт саннарына таккан каурый болгап каршылый бит халыкны кайбер җирләрдә. Әмма болар барысы да исемдә генә – Сабантуй. Ә җисемдә исә – шоу, татарча әйтсәк, тамаша. Кызганычмы, табигыймы – тик елдан-ел Сабантуй, милли бәйрәм төсмерен югалта барып, шундый боламык-тамашага әверелеп бара. Шәһәрләрдән бу «чир» район үзәкләренә күчте, инде авыл мәйданнарына да тарала. Кем ничек «мөгез чыгара» ала, шулай тырыша – газончапкычларда да узышалар, парашют белән дә сикерәләр, ярыштан пилмән дә ашыйлар, сазлыкка да чумалар. Тик боларның Сабантуйга ни катнашы бар? 
Таныйсы килми, ләкин чынбарлыкны инкарь итеп тә булмый: Сабантуйлар – без белгән, без яраткан Сабантуйлар тарихта калып бара һәм тора-бара юкка да чыгачак. Кем хәтерли хәзер Җыен бәйрәмнәрен? Ә бит бер айдан артык – язгы чәчүдән печәнгә төшкәнче дәвам иткән иң олы бәйрәме булган татарның! Бер ай бәйрәм итә торган замана түгел шул! Сабантуйны да, Указ буенча, тиз-тиз генә бер-ике көндә оештырып ташлыйбыз. Быел менә онлайн да үтеп китте. Йоттык бит! 
...Сагынып сөйләргә генә кала – кичтән яңа күлмәкләрне әзерләп, мәйданга алып төшәрлек тә, кайткач сыйланырлык та сый-нигъмәтне пешереп, күңел түрләре кымырҗып Сабантуйны көткәнне. Иртәгесен – кем «илле беренче» ГАЗ арбасына төялеп, кем ат җигеп, ә кемнәр, олы юл тузанын суларга теләмичә, туры сукмактан –  җәяүләп мәйданга тартыла. Йөк машиналары читтәрәк кала, ә атлыларга закон юк – мәйдан тирәсен әйләнеп, агач күләгәсендә йомшаграк чирәмле урын табып, шунда туаралар. Ул ат арбасы бөтен туган-тумачаның җыелу урынына әверелә. Өйдән килгән җәймәләрдән табын түгәрәкләнә, туганнар шунда тәгәрәшә. Янәшәдә дистәләгән бала-чага йөгерешә, әледән-әле берәрсе әтисен, йә әнисен җитәкләп, сәүдә палаткаларына алып барып килә – озын чират торып, ел буе көткән лимонад, мороженый алырга. Һәр нәселдә, әрле-бирле генә шыңгырдаткан булса да, гармунчы булмый калмый – хромкада «Алмагачын» тартса, шул җитә – калганын халык үзе җырлый! Ат арбасында, хуш исле печән өстенә җәйгән «бәйрәмский» ак брезентта кичтән шәһәрдән энекәшләре кайткан хөрмәттән артыграк сыйланып җибәргән агай «чемер итеп» ята. Агайның куенына сыешып, яше дә тулмаган сабый изрәп йоклый. Икесенең дә төшләре болытсыз, аяз... Шундый түгәрәк табыннар белән мәйдан тирәсендәге барлык агач-куаклык тулган. Сирәк-мирәк түгәрәк кырыенда, нәселнең ныклыгын, байлыгын күрсәтеп, каладан кайткан туганның «Москвич»ы йә «Жигули»е тора. Ә яшьләр, кулларын иңнәренә куеп, түгәрәкләнеп алганнар, уртада гармунчы – җырлап мәйдан әйләнәләр. Кайчак ике авыл түгәрәге бәрелешеп китә, кызурак егетләр шунда ук тукмаклашып та ала. Ә мәйдан эчендә уеннар кызганнан-кыза. Халык ихластан күңел ача. Һәм, ышанасызмы, шул мәйдан эчендәге, аның әйләнәсендәге, өйләрендә мәйданнан кайтучыларны көтеп, табын әзерләүче берәүнең генә дә уенда «милләтне берләштерү... йолаларны саклау, торгызу» дигән уйлар юк! Менә бит ул ничек...

Комментарийлар

Хәзер укыйлар