Хәрби киемдәге олы йөрәк

Гөлнара Җәлилова

Карантин. 17 марттан башланган иде, очы-кырые күренмәс кебек тоелган иде ул вакытта. Төп-төгәл бер ай урамны күрмәгән балалар белән акрынлап Грозный һавасы суларга чыга башладык.

 Карантин. 17 марттан башланган иде, очы-кырые күренмәс кебек тоелган иде ул вакытта. Төп-төгәл бер ай урамны күрмәгән балалар белән акрынлап Грозный һавасы суларга чыга башладык. 

Йөрергә ярамый. Чыгабыз да, подъезд төбендә, тәмәке пыскытучылар була калса – кырыйгарак китеп, чәчәкләр карыйбыз-өйрәнәбез, сабын куыгы өрдерәбез, кечкенә сары чиләккә көрәк белән таш-ком тутырабыз. Дүрт яшьлек Әминәнең сабыр касәсе тиз мөлдерәп тула анысы – әле бер, әле икенче сәбәп табып, тота да кырыйга элдертә бу. Үзе аңлый: чат саен, борылыш саен полиция абыйлар тора. Аларның берсе дә хатын-кызга, балаларга каты бәрелми, тавыш күтәрми,  әмма мылтык тоткан, киемле хәрбидән курыкмый кара син! 


Тәртип саклаучылар белән якыннан танышуга да бер ай өйдән чыгармыйча утырткан карантин сәбәпче булды. Балаларны урамга алып чыгуга рөхсәтне мин туп-туры алардан алдым. Тоттым да яннарына барып: «Балаларымны урамга алып чыксам, ни була ул?» – дидем. Ни булганын белеп сорыйм бит инде. Әмма ул минем тел төбемне, бер ай буе балаларның  урамны балконнан гына каравын, күкрәк тутырып һава сулый алмавыбызны яшергән иңрәвемне шунда ук аңлады. «Алып чыгыгыз, әмма подъезддан ерак алып китмәгез. Аңлыйм: күпме утырырга була өйдә», –  ди. Гражданочка, закон, указ, фәлән дип, ботка тугламады...
Бу юлы да Әминә туганый күз ачып йомган арада, күбәләк артыннан чабып, онытылып китеп, эскәмия торган өй почмагына атылып чыга  һәм каршыга, шалт Габдрахман, әпәйт хәрби абый. «Менә индеее... Опять вы!» – ди бала авыз тутырып. Мин бер – Әминәгә, бер кеткелдәп көлеп җибәргән хәрбигә карыйм. Бусы миңа урамга чыгарга рөхсәт биргәне түгел, күңелгә шом керә, мәйтәм штраф чәпиләр хәзер... 


Ә ул иелә дә, кесәсеннән конфет чыгарып Әминәгә тоттыра: «Эшем шул бит, нәни. Әмма син миннән курыкма – мин монда сиңа вирус килеп җитмәсен өчен сакта торам. Якын җибәрмәм! Син иртәнге боткаларны, тәмле-тәмле җиләкләр, конфетлар ашый тор, зур үс, яме?» – ди. Шундый зур вазыйфа йөкләнгән кәтүкнең күзләренә ягылган горурлыкны күрергә кирәк. Бу сиңа мылтык тотып, хәрби кием киеп, узган һәр машина, һәр кешене тикшереп тору гына түгел! Бу хәрби абыйга караганда да зуррак җаваплылык сорый торган хезмәт! «Яхшы, – ди Әминә, хәрби ант кабул иткәндәге тантаналы тавыш белән, – иртәгә ботканы ашап бетерермен». (Шундук пыш-пыш миннән төпченеп тә куя: «Минем бүген иртән ботка ашап бетермәгәнемне дә белә бу абый!»)


Рәхмәтле күзләремне төбәп, рәхмәтемне телдән дә, күңелдән дә әйтеп, баланы подъезд ягына алып китәм. Бер кулына чиләк белән сабын куыгын, икенче кулына абый биргән конфетны учлап тоткан кечтекием бер башка үсеп киткәндәй була. Әти белән әни сөйләгән вирус турында хәрби киемле, мылтык тоткан абый аңа шәхсән әйтте, димәк, дөрес нәрсә, өстәвенә, Әминәгә бирем бирде. Әминә сынатмас! Ботка, моннан соң сине җиңүдән кала, башка бер вариант та була алмый!..


Ә мин... Теләсә кайсы җирдә, теләсә кайсы хезмәттә кешелеклелек-кечелеклеленең алдан йөрүенә сөенеп, үзалдыма елмаеп вә сөенеп атлавымда булдым... 
 
 

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7659
    4
    106
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    8998
    5
    66
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    8796
    2
    58
  • 7514
    0
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
  • 5 август 2020 - 14:02
    Без имени
    Роза апа Камалитдонва мин Фирдания белэн1984 нче елларда ялгышмасам Котлы Бокэш больницасында яттык Фирдания бик матур ,жор телле безнен кунеллэрне кутэреп шул вакытта ук безне колдерэ иде.Мин анын шундый хэлдэдэ авырлыкларга бирешмичэ уз кунелен узе куруенэ исем акылым китте.Мин андый чибэр сылу кыз кургэнем юк иде.Анын кургэннэрен ходай тэгалэ дошманынада курсэмэсен.Фирдания сэламэт бул матур шигырьлэрен матур жырларын белэн безне соендереп тор.Ходай тэгалэ сине рэхмэтеннэн ташламасын.Рафаилгэдэ исэнлек саулык сабырлык бирсен
    ​Бәхетем
  • 5 август 2020 - 13:05
    Без имени
    Фикерегезне калдырыгыз дияседэ бит,узегез язганны бастырмыйсыз
    Көйсез кайнана хикмәтләре
  • 5 август 2020 - 10:40
    Без имени
    Җәннәт аналарның аяк астында, онытма балакаем. Бу хәдис күбесенчә егет кешеләргә кагыла. Сабыр булу кирәк
    Көйсез кайнана хикмәтләре