Ир белән хатын арасына кермә – кысылырсың!

Марат Хәбибуллин

Урыс халык әкиятләрендәге Иванушка-дурачокны күз алдыгызга китерәсезме? Аяз күктәй зәңгәр күзләре дөньяга, сабый баладай, бер хәйләсез карый, кояш ашаган салам төсендәге көдрә чәчләре тузгыган, авызы гел колакка кадәр ерылып тора...

Нәкь шундый кыяфәттә иде минем Төркмәнстанда, Аму-Дарья тыюлыгында бергә эшләгән, балчыктан әвәләнгән баракта бергә яшәгән дустым Зиновий Рогульский. Хикмәт кеше, мин сезгә әйтим! Кыяфәте генә – «Иванушка», ә үзе исә Львов университетын тәмамлаган гаять башлы, Карпат тауларын аркылыдан буйга җәяү әйләнеп, гуцулларның борынгы җырларын җыйган, дүрт яшендә агуланып, шуннан бирле ит ризыгын да, балык та капмаган, иртәнге чәендә куе итеп пешергән солы боткасын суытып, кисеп, ипи урынына кулланып, кайнар сыек солы боткасы белән ашаган («Рим легионерлары ризыгы!» – дия иде), авыр атлетика белән шөгыльләнгән, пәһлевандай гәүдәле, үгездәй таза егет иде. Күп яза алам Зенек турында («Әни миңа шулай дәшә», – диде ул беренче очрашуыбызда), язармын да, насыйп булса. Бүген Төркмәнстандагы бер вакыйга искә төште.
...Фараб дигән район үзәгендә яши идек. Шулай базардан барагыбызга кайтып барабыз. Кояш кыздыра – күләгәдә кырык ике градус, юлдагы ком калын аслы кроссовкалар аша да табаннарны пешерә. Урамда эт тә юк, тынлык... дисәк, алда ниндидер чыр-чу ишетелде. Чатны борылсак – әстәгафирулла! – бер ир-ат хатынын чәченнән өстери, тибә, суга... Тегесе, җанашым, чыйный! Әйләнәләрендә берсеннән-берсе бәләкәй дүрт-биш бала үкереп елап чабыша... Мин бу күренештән катып калдым. Зенек исә тиз генә ыгы-зыгы уртасына атлады да, ир дип аталган бәндәне якасыннан тотып, югарыга күтәрде. Беренче мизгелдә, кем ябышты миңа, дип, акайган күзләрен ярсып артка борган агай, ике тирән зәңгәр күл белән очрашып, Зенек кулында бауга элгән кер сыман асылынып төште. «Әҗәлем шушы икән», – дип уйлады булса кирәк. Зенек моны, көчек баласыдай селкеп алды да, сузган кулында күтәргән килеш, читкәрәк илтеп, җиргә төшерде. Биш секунд элек арысландай ярсып хатынын кыйнаган ир кисәге, булдыра алса, кәлтә елан сыман шуышып, комга кереп качар иде...
Мин – дустымның батырлыгына сокланып, Зенек – кулын чалбарына сөртеп өлгермәдек, кинәт!.. Кинәт вакыйга без бөтенләй көтмәгән борылыш алды. Әле генә үкереп, тузанда аунаган хатын, сикереп торып, Зенекка ташланды. Кычкыра, суга, тырмый! Чәченә ябышыр, күзләрен чукыр иде, билләһи – бәләкәй йодрыклары Зенекның күкрәгенә генә җитә. Әниләренә ияреп, балалар да чырылдашып, Зенекка ябырылдылар, аякларын кочаклыйлар, сикерешәләр. Кыран галәмәт! Бер мәлгә аптырап калган пәһлеван хатын белән балаларны ипләп кенә үзеннән куптарды, берәрсенә басмыйм ялгыш, дип саклык белән генә кеше йомгагы аша атлап чыкты һәм ияк белән генә миңа, киттек, дип ишарә ясап, юлыбызны дәвам итте.
...Икенче көнне эшкә килгәч, бу хәлне җитәкчебез Андрей Владимировичка сөйләдек. «Кара инде теге ахмак хатынны, аны яклыйлар, ә ул, рәхмәт әйтәсе урынга, яклаучысына ташлана», – дибез. 
– Ахмаклар – сез ул, егетләр, – диде хуҗабыз. – Ирен яклап түгел, үзен яклап Зенекка ташланган ул бичара. Сез «робингудлык» эшләдегез дә, үзегезгә үзегез сокланып, китеп бардыгыз. Ә сез күздән югалуга теге ир хатынын тагын да ныграк кыйнаячак. «Каян белә ул сине теге урыс, ник сине яклый?» – дип, җанын алачак.
 Җир тишегенә кереп китәрдәй булдык бу сүзләрдән соң. Зенек йөзеннән күпме айга беренче мәртәбә елмаю качты. Гомерлек сабак булды безгә – ир белән хатын арасына кысылма икән шул...

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    6246
    7
    110
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    6546
    7
    91
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    7093
    0
    62
  • 5380
    0
    49
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 декабрь 2020 - 11:46
    Без имени
    Әсәр ошамады!!!! Банальная история, банальные мечты
    Кыланчык - 5
  • 4 декабрь 2020 - 14:48
    Без имени
    Иң җиңеле кешегә киңәш бирү. Үзеңә кагылмаганда бар да ап-ачык кебек. Үз башына төшкән кеше генә белә үз хәлен, бу хәлдән ничек чыгарга белми буталып бетә. Аллаһ ярдәменнән ташламасын.
    ​Алдап... һәм алданып
  • 3 декабрь 2020 - 09:12
    Без имени
    СубхәнАллаһ, субхәәнАллаһ, субхәәнАллаһ! Тагын да шундый әсәрләр көтеп калам.
    Кешегә килгән кайгы аның тирә-юнендәгеләрне дә сыный
  • 3 декабрь 2020 - 10:54
    Без имени
    Ахры яхшы тэмэмлэнгэн экият.
    Ай сылуы-5
  • 3 декабрь 2020 - 16:28
    Без имени
    Кыз ике институт бетерде, нык акыллы, надан анасына килеп йорми. Килсеннэр,, эни,, бер генэ була дип килуне кирэксенмилэр. Ин гажэбе бер района яшибез. Ойлэнгэч улым 3ел ботенлэй килмэде, Хэзер дэ санга сирэк кенэ килэ. Э кыз, узенэ кирэксэ шалтрата, кирэкмэсэ юк.
    «Ирне ташлап йөрү буламы?!»