Блоги
Юлъязма. Икенче көн.
Юл ардырган: йокы туйдырдык, ял иттек.
Юл ардырган: йокы туйдырдык, ял иттек. Кибеткә кереп азык-төлек, кирәк-яраклар алып, сәгать көндезге өчләр тирәсендә Петербургтан кабат юлга кузгалдык. Без барасы җирләребездә палатка белән еш туктаячакбыз, барасы илләрдә ризыклар да чагыштырмача кыйммәт, шуңа иң кирәклеләрен үзебез белән алырга булдык.
Безнең белән Финляндиянен Суоконйоки шәһәренә кадәр тагын 2 кыз бара. Алар blabla car аша тапты безне. Кызлар барасы урын җиләк фермаларына бай булган өлкә. «Өченче ел инде җәйгә шунда эшкә барабыз. Бер атнадан зур җиләк фестивале булачак», – дип сөйләде кызлар. Бергәләп Битлзнын «Strаwberry fields» җырын да искә төшердек бу уңайдан.
Чикне бик җайлы гына үттек. Паспорт контроле узды – машинаны ике яктан да карап та тормадылар.
Финляндия тарафына чыккач күренешләр кискен үзгәрә: иң элек, билгеле, юллар. Монда алар иң кечкенә, бик үк мөһим булмаган урыннарда да яхшы. Машина юлына параллель велосипед юллары бара, хәтта шәһәрара юлларда да. Икенчедән, табигать: бай күлләр, бормалы, бераз калкулыклы урыннар, җиләккә һәм лишайникка бай урманнар. Ә лишайник, Искәндәр белдерүенчә, болай мул булып һава бик чиста булган урыннарда гына үсә. Һәм, ниһаять, йортлар, ихаталар! Алар монда таралып ята, күбесе урман хужалары һәм фермерларныкы. Йортлары җыйнак, матур, чиста. Гомумән, чисталык биредә «кычкырып» тора.
Урманнарга килгәндә: агачларны тәртип буенча гына билгеле бер мәйданчыкта кисәләр, соңыннан шундук анда яшь агачлар утырталар.
Финляндиядә юллар яхшы булса да, биредә гадәттә чикләүләр 60-80 км/сәг. Һәм, билгеле, бу кагыйдәне бозырга теләүче юк. Бу бигрәк тә хайваннарга карата сакчыллык йөзеннэн эшләнә, күрәсен.
Кызларны тиешле урынга илткәнче төнге сәгать уникеләр булды. Әмма биредә караңгы төшми, төньякка барган саен төннәр яктырак. Шуна без дә үзебезгә уңайлы урын табып, палаткабызны җәйдек.
Һава салкынча, бераз яңгыр сибәли.
-
Арабыздан беребез
Ана булу өчен чикләр юк
«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә балалар йортына килеп эләгүенә һаман ышана алмый. Әни җылысын тоеп үскән кызның үзенең сабыен табасы да, багасы да килә...
-
Күңелеңә җыйма
Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.
-
Арабыздан беребез
«Без – үлән ашап үскән буын, шуңа нык»
Саба районында яшәүче 87 яшьлек Люция апа Галәветдинова инде 18 ел буе һәр атна саен бассейнга йөзәргә йөри. Аның тормыш шигаре – «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Сәламәт яшәү серләрен белер өчен Люция апага шалтыраттык.
-
Проза
Канатсыз очыш 7
Повестьтән өзек
-
Проза
Канатсыз очыш 8
Повестьтән өзек
Комментарий юк