Блоги
Юлъязма. Дүртенче көн.
8 июль, һәм без Норвегиядә!
Финляндия белән Швеция табигате бер-берсенекенә охшаш булса, Норвегиядә ул башкачарак икән.
8 июль, һәм без Норвегиядә!
Финляндия белән Швеция табигате бер-берсенекенә охшаш булса, Норвегиядә ул башкачарак икән. Төп сәбәпчесе – кыялар! Һәм, әлбәттә, фьордлар! Хәер, алар турында бераз соңрак.
Норвегиягә керү белән үк үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Бөтен җир матур! Бирегә без Нарвик шәһәре ягыннан килдек. Билгеле, бу – төньяк. Әмма һава җылырак. Хәтта бүген, ниһаять, кояшлы күкне күрү насыйп булды. Ә һаваның җылылыгы диңгездәге җылы агым – гольфстрим белән бәйле.
Норвегиядәге беренче тукталышыбыз – Лонгея утравына урнашкан Мюре исемле балыкчылар шәһәрчеге. Зур шәһәрләрдә дә, кечерәкләрендә дә халыкның тормышы бертигез дәрәҗәдә җитеш, яхшы. Биредә халык табигатькә зыян салмый, киресенчә, аның белән гармониядә яши.
Безне биредә пенсионер Торнберн абый гаиләсе кунак итә. Үзе – норвегияле, хатыны – филиппинлы. Күп еллар дәвамында килгән кунакларны, укучы балаларны, безнең кебек сәяхәтчеләрне үзләрендә кабул итә алар. Без аларны couchsurfiring аша таптык. Озаклап сөйләшеп утырдык. «Кешеләр белән аралашу офыкларны киңәйтә, ул безнең байлыгыбыз. Синең шәхси милкеңне урлап та китәргә мөмкиннәр, әмма бу байлыкны беркем урлап китә алмаячак», – дип сөйләде ул безгә. Аллага шөкер, юлда кемнәр генә очрамый! Шунысы белән кызыклы да инде мондый сәяхәтләр!
Йокларга ятар алдыннан безгә «Good night» дип теләделәр. Көпә-көндезмени – урамда яп-якты! «Хәерле төн!» бераз сәеррәк тә яңгырый әле.
«Кышкы чорда 2 ай дөм-караңгы була. Әмма без моңа күнектек. Йолдызларга карыйсың, Төньяк балкышны күрәсең. Уйландыра торган мизгелләр бу. Үзеңнең зур бер галәмдә никадәр кечкенә икәнеңне аңлыйсың», – дип, Торнберн абый фәлсәфи фикерләре белән уртаклаша.
Һава салкынча, 12 градус чамасы гына. Әмма тирә-як яшеллеккә чумган.
Калганнарын алдагы көннәрдә сөйләрбез. Күрәсе, беләсе әйберләр күп булыр дип уйлыйм.
-
Күңелеңә җыйма
Алып китмәгез әткәйне!
Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте.
-
Проза
Рәхмәтле тынлык (дәвамы)
– Ильясны беркая да бирмибез. Үзебез үстерәбез! – Җиңел булмаячак, Мират. Әмма бер уйда булуыбыз ярдәм итәр.
-
Язмыш
«Синнән башка...»
«Синнән башка» дигән бу җырның язылу тарихы турында аның авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова менә нәрсәләр сөйли.
-
Тормыш кыйммәтләре
«Документларыңны тапшыр!»
Университетта 5 нче курста укып йөргән чагым. Тиздән кышкы сессия башлана. Аннары инде курс, диплом эшләре язасы... Үзем ике эштә эшләп укыйм. Әле май бәйрәмнәрендә, әтиемнең якты истәлегенә багышлап, сольный концертымны уздырырга да әзерләнеп йөрим. Кыскасы, тын алырга да вакыт юк...
-
Күңелеңә җыйма
Килен күңеленә ничек юл табарга икән?
Баштан ук әйтеп куям, дөрес аңлагыз – бу зарлану түгел, бары күңел бушату. Дус кызларыма да, туганнарымның берсенә дә болар хакында сөйлисем килми. Белеп торам, әгәр барысын да сөйләсәм, алар шундук киленемне хурларга тотыначаклар. Миңа исә бу кирәкми. Ул очракта киленемнән күңелем бөтенләй кайтачак, аннары аның белән ничек аралашырмын? Алда гомер озын бит әле. Ят кешеләр түгел, газиз, бердәнбер балаңның тормыш иптәше ләбаса. Араларны берничек тә кырт итеп кенә кисеп куя алмыйсың.
Комментарий юк