Блоги
Юлъязма. Беренче көн.
Бу юлы безнен махсат – Скандинавия илләре табигате белән танышу. Бигрәк тә Норвегияне озаграк гизәсе килә. Урта һәм көнчыгыш Европа илләрен карау турында да хыялланабыз.
Аларга турфирмалар кирәк түгел. Үз юллары, үз маршрутлары буенча сәяхәт итәргә яраталар. Бер елны Дагстан, Әзәрбайҗан аша Грузиягә барып, аны аркылыга-буйга урадылар, аннары Төркиягә барып чыктылар. Икенче юлы – Таиланд, Индонезия, Австралия... Якын Европа илләре алар өчен күрше авыл кебек кенә тоела.
Алар бу көннәрдә тагын юлда. Эльза, ял итәргә туктаган арада, юлда күргәннәрен язып, безгә җибәрергә вәгъдә иткән иде. Аңардан беренче хәбәр инде килде дә. Укыйбыз!
Бу юлы безнен махсат – Скандинавия илләре табигате белән танышу. Бигрәк тә Норвегияне озаграк гизәсе килә. Урта һәм көнчыгыш Европа илләрен карау турында да хыялланабыз. Маршрутны алдан планлаштырган булсак та, вакыт ягыннан да, урын ягыннан да юлда барышлый шактый үзгәрешләр керергә мөмкин аңа. Барысы да без уйлаганча булсын дип телик... Әлегә ирем белән икәү машинабызда Финляндия һәм Швеция аша Норвегиягә юл тотабыз.
Соңгы мизгелгә кадәр тынгы бирмәгән мәшәкатьләрне читкә куе, ниһаять, юлга кузгалдык менә. 5 июль көнне иртәнге өченче яртыда Казаннан чыктык. Шәһәр әле изрәп йоклап калды.
Гает бәйрәме иртәсен Казан-Түбән Новгород юлында каршы алдык. Дуслар, туганнар, якыннар белән телефон аша котлаштык. Барысы да хәерле юл телиләр, исән-имин әйләнеп кайтыгыз, диләр.
Эссе һавалы Казанга алмашка яңгырлы шәһәрләр каршы ала. Чабаксар, Түбән Новгород артта калды. Мәскәүне дә, төрле бөкеләрен узып, әйләнеп уздык. Юлда кайбер урыннарда ирем белән алышынып бардык. Искәндәр бераз черем итеп алды. Әмма йокы барыбер миңа күбрәк тиде. Мәскәү, Санкт-Петербург арасында яңгырлар күбрәк булды. Машиналар да күбрәк йөри. Озын юлларда барганда, ирексездән: «Ә элек ничек йөргәннәр икән?» – дип уйлый башлыйсын. «Әнә Пьер Безухов Мәскәүдән Петербургка барган бит», – ди Искәндәр. «Поезд беләнме?» – дим мин. «Поезд булганмы соң ул вакытта?» – ди Искәндәр. Анна Каренина Питердан Мәскәүгә поезд белән килгән инде – анысын төгәл беләм... Юл буе Пьер Безуховнын Петербургтан Мәскәүгә ничек барганын искә төшерергә тырыштык.
Юлда барганда игътибар иткән нәрсә – ул авыллар. Фәкыйрь йортлы авыллар... Хәерчелек... Татар авыллары ни тора!
Санкт-Петербургка кергәндә 1,5 сәгать тирәсе бөкедә тордык. Монда безнең беренче тукталыш. Шулай итеп 19 сәгать эчендә төньяк башкалага килеп җитеп, дусларыбызда йокларга яттык.
-
Күңелеңә җыйма
Әтинең әнигә нигә хыянәт итүен белдем
Дөрес эшлимме, әллә юкмы сезгә язып, анысын белмим. Тик күңелне дә бик бушатасы килә.
-
Язмыш
Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!
– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа... Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
-
Язмыш
Күкләрдә язылса...
Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа ВАФИНА, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганнарының берсе. Операциядән чыгып килүе генә иде аның. Оныгы Динарага шул көнне үк бер үтенечен җиткергән: «Чистайга кайтып киткәнче, «Сөембикә» редакциясенә алып бар әле мине...»
-
Күңелеңә җыйма
Һәр ялтыраган алтын түгел...
(Тормыштан алынганнар)
-
Проза
Ул үлмәде
Алдынгы сыер савучы, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Вафина Фатыйма Вафа кызының якты истәлегенә багышлана.
Комментарийлар
0
0
:-) Хәерле исән-имин юллар сезгә!
0
0
0
0
Хәрәкәтә бәрәкәт! Хәерле исән-имин юллар сезгә!
0
0
0
0
Хәрәкәтә бәрәкәт! Хәерле исән-имин юллар сезгә!
0
0
0
0
Хәрәкәтә бәрәкәт! Хәерле исән-имин юллар сезгә!
0
0