Логотип
Блоги

«Әйтерсең, өйдәге бөтен техника иремнең үлгәнен көткән...»

– Күзем шуны күрмәс өчен әллә ниләр бирер идем!

Янымда басып, телефоннан сөйләшеп барган хатынның бу сүзләреннән имәнеп киттем. Баядан бирле кемгәдер ирен яманлаганын аңлаган идем инде. Хәер, мин генә түгел, башкалар дадыр: яшереп сөйләми бит, барыбыз да ишетерлек итеп кычкырып сөйли. Абау, бигрәк авыр сүзләр әйтә! Ә әйткәннәре ялгыш кына фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсә? Ире бүген үк эштән кире әйләнеп кайтмаса? 
Телефонның икенче очындагы (бүгенге кесә телефоннары хакында «теге очы», «бу очы» дип әйтү дөрес тә түгел инде ул) танышына сөйләвенә караганда, ирнең «гаебе» әлләни зурга охшамаган. Миңа – чит кешегә шулай тоела. Хатынның планы кемгәдер туган көнгә бару булган. Иренә бу хакта алдан әйтеп тә куйган. Ә ир оныткан! Һәм авылга әнисенә кайтырга вәгъдә биргән. Мунча миче сүтәселәре бар икән. (Бу урында кайнана турындагы сүзләрне төшереп калдырам. И-и, жәлләп бардым үзем күрмәгән, белмәгән ул апаны!) Кыскасы, планнар җимерелгән – туган көнгә бара алмаганнар... 
Ә бит бер күрергә тилмергән көн җитүе бик тиз. Дөньяда нинди генә хәл юк – өрлектәй, сау-сәламәт йөргән ирләр китеп бармыймени?! Кинәт, бер мизгел эчендә. 
Бер танышымның сөйләгәннәрен языйм әле. Каргыш кебек яңгырый торган мондый сүзләрне әйтүдән тыелып калырга ярдәм итсен иде ул кемгәдер. 

– Ирем белән Таһир белән Зөһрә кебек яшәдек дип әйтә алмыйм. Кеше кебектер инде. Кинода гына күгәрченнәрдәй гөрләшеп торалар бит ул. Ә тормыш кинодан, матур китаплардан бик нык аерыла, беләсең... Хатын-кызга гел җитми бит аңа: бөтенесен берьюлы булдырасы килә. Мин дә бертуктамый «ул кирәк», «бу кирәк» дип колак итен ашый идем. Югыйсә, бар нәрсәбез дә җитеш булган. Мин моны хәзер генә аңладым. Эштән соңга калып кайтуын да гаеп итә идем, дуслары белән очрашуларын да өнәп бетерми идем. Кибеткә гел үзем генә йөрүне дә дөрес түгел дип таба идем. «Син дә генә булды инде бизнес!» – дип ачулана идем әле.
Ә бер көнне эшеннән шалтыраттылар. Башта: «Хәле начарланды, килсәгез әйбәт булыр иде», – диделәр. Аннан: «Ирегез үлде», – дип хәбәр иттеләр. Йөрәк... Җыелыш вакытында приступ булган. «Ашыгыч ярдәм» дә килеп җитергә өлгермәгән. 
Куркыныч төш кебек иде бу. Күз алдыңа китерәсеңме: иртән кеше өйдән эшкә дип чыгып китә һәм башка әйләнеп кайтмый. 
Аның белән яшәгәндә таш-кыя артында кебек булганымны бик тиз аңладым. Иремнең үлгәнен генә көткән кебек кинәт өйдә бөтен нәрсә ватыла башлады. Күп нәрсә автоматлаштырылган һәм аларның кайсы, ничек эшләгәнен әтиебез үзе генә белә, беребезне дә якын китерми иде. Миңа да: «Бар, үз эшләреңне генә кара, ашарга гына пешер», – дия иде. Беркем дә үләргә җыенмады бит... Бернәрсәне өйрәтмәгән, берсен дә күрсәтмәгән! 
Ул үлгәндә җәй иде. Башта «автополив» ватылды. Ике җирдән тишелгән булып чыкты. Без аны күргәнче, бакчаның ике урынында күл хасил булган иде инде. Мастерлар чакырдым, ике тапкыр килделәр: килгән саен 7-8 мең сорыйлар. Барыбер ясый алмадылар. 
Бераздан бассейн янып чыкты. Шул килеш утыра әнә, әле дә төзәтмәгән. Аның кайгысы түгел хәзер, төзәтеп тә булмас. 
Иң зур проблемалар кыш җиткәч башланды. Машина катты, тәгәрмәчләре шартлады, аккумуляторы утырды... Нигәдер тыштагы суыткычлар янып чыкты. Икесе берьюлы! 
Аннан мунчадагы колонка шартлады. Шуннан бирле мунча кергән юк менә. Андый колонканы таба алмыйбыз. Ирем кайдан алган булгандыр, белмибез. Су эчендә утырып, мунчаның агачлары күгәрде. Су агып ятканын күрмәгәнбез... 
Өйдә ут сүнсә, капкадан да чыга алмыйбыз. Андый хәл булды инде. Әйтәм бит, бөтен нәрсә автоматка көйләнгән дип, ә аның ничек эшләгәнен белмибез. 
Саный китсәң, тагын күп әле ватылулар. Телевизор янып чыкты. Анысына бик исем китми – ул кадәр караган кеше юк. Ноутбук эшләми... Иремнән башка гап-гади лампочка алыштыру да проблема икән. 
Документлар кайда сакланганын, ачкычлар кайда ятканын да ул гына белгән икән. 
Йорт бер ел эчендә ишелеп төшкәндәй тоела. 
Күпләр мине: «Иреннән акча белән калды, бал-май эчендә йөзә», – дип уйлый. Үземә дә хәтта шулай дип килеп әйтәләр. Тыштан шулай күренәдер, бәлки. Өй эчендәге хәлләрне чыгып сөйләгән юк бит. 
Их, кайтарасы иде иремне кире – кадерен белер идем дип уйлыйм. Терсәк якын да, тешләп буламени аны... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жэннэттэ яшэгэнсез икэн шул. Андый ирлэр хэрекмгэ дэ насыйп булмый...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем тормышны сурәтләгән бит бу ханым. Минем белән дә нәкъ шулай булды...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйее. Кешелэр рэхэткэ чыдый алмый.Менэ минем кебек очын очка чак ялгап яшэсэ белеп иде.

        Хәзер укыйлар