Логотип
Блоги

Җырчылар арасында «гайбәт вирусы»: алар дөньяны кай якка борганны үзләре аңлыймы? 

Үткән ялларыгыз ничек узды?  Минеке – гел борчылып. Дөнья ишелә кебек...

Әкрен генә дә түгел, күзгә күренеп! Нәрсәдер юкка чыга – ком кебек бармак араларыннан ага. Аны инде туктату  мөмкинме, түгелме – белмим дә. 

Кесә телефонымны кулга алырга, интернетка керергә куркам. Анда тагын нинди яңалык көтә безне? «Мин дәшми кала алмыйм», – дип кайсы нәрсә турында сөйли? Соңгы берничә көндә батырлар артык күбәйде...  

Безнең җырчылар арасына кергән «коронавирус» Кытайныкыннан күпкә хәтәррәк булып чыкты. Беренчедән, ул коточкыч зур тизлек белән таралды: инде һәр татар гаиләсенә, һәр татар кешесенә барып җитте бугай. Һәркемнең күңеленә үтеп керде һәм инде үзенең явыз эшен эшли башлады. Әйе, явыз! Тулы бер җәмгыятьнең ӘДӘП-ӘХЛАГЫНА кул күтәргән, аны юкка чыгару эшенә керешкән «вирус»ны явыз димичә, башкача ничек атыйсың?! 

Бу көннәрдә районнардан шалтыратучылар күп. Килеп туган хәлне аңларга тырышалар, үз фикерләрен белдерәләр. Безнең сүзләрне дә языгыз, диләр.  

– Җырчылар тәмам азды, майларына чыдаша алмый дип уйлыйбыз без монда, – ди бер танышым. –  Эшсез калу, эштән куылу булмаган хәлме? Авылларда эшсезлекнең ни дәрәҗәдә икәнен  кайберәүләр күз алдына да китерми бугай. Районның мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр бездә дә байтак. «Ипилек булса да сездән акча алып торып булмасмы икән?» – дип, хезмәт биржасына басарга киләләр дә, айга ике тапкыр килеп теркәлеп йөрергә икәнне белгәч, баш тарталар. «Автобуска акча юк», – диләр... Күп хуҗалыклар гади колхозчыга  минималь хезмәт хакы да түли алмый. Берсе дә пычак-сәнәк күтәреп кемдер каршына бармый. Ничектер көн итәргә тырыша. Шундыйлар алдында азрак оялырга тиеш җырчылар... 

– Күршем «Пятерочка» кибетендә эшли, – ди икенче бер танышым. – 13 мең хезмәт хакы ала. Смена буе аяк өстендә – камералар күзәтеп тора, ди. Ничә ел яңа кием-салым алганы юк. Ә алар – җырчылар – анда сүз артыннан куа. Башка эшләре беткән. Күңел бик кайтты... 

Сәхнә йолдызлары гомер-гомергә гади халык өчен кумир булган: ул аларча киенергә тырышкан, алар әйткән фикерне үзенә девиз итеп алган, алар укыган китапны укыган, алар караган фильмнарга йөргән... Илаһилаштырган! Хәтта артыгы белән!  

Әйе, алар әйткән сүз ераккарак ишетелә. (Күз өстендә каш кебек булгач соң!) Һәрвакыт! Хәзер бигрәк тә. Интернет заманының үз өстенлекләре...  

Ераккарак ишетелә һәм хакыйкать дип кабул ителә. Әгәр шулай булмаса, үзләренә иң кирәк чакта Илбашлары җырчыларга, актерларга мөрәҗәгать итмәс иде.  

Күпләр бу көннәрдә җырчыларны тыңлый һәм үзенекен уйлый кебек тоела. Әллә алар сөйләгән күренешләр моңарчы кешеләр арасында булмаганмы? Бүген юкмы? Гайбәт сөйләү, көнчелек, бер-береңә аяк чалу, сүз йөртү, бурычка алып, аны кире кайтармау... 

Бурыч дигәннән.  

Бер танышым дус кызына берничә ел элек бурычка 60 мең акча биргән иде. Менә-менә ипотекага фатирга чиратлары җитәр дип көтәләр, мебельгә дип җыйган акчасы иде. Үзе декрет ялында утыра, башка акча керер җир дә юк. 60 меңне алды да, югалды дус кызы. Кредитка чумган, шуны түли алмагач, ярдәм сорап килгән булган... «Нигә бирдең соң?» – дип аптырап әйткәнем дә булды. «Елап сорады, бирмичә булдыра алмадым. Үзем гаепле... Мин ул акчаны кире көтмим дә инде. Әйдә, ул хакта башка сөйләшмик», – диде ул. Миннән кала бу хакта беркем белми. Кеше саен ул дус кызын яманлап йөрер дип мин аны күз алдына китерә дә алмыйм... 

Икенче бер танышым дустының 1 (!) миллион сум бурычын түли. Нишләтәсең, дусларның шундыйлары да була: үзенең кредит бурычларын бу танышыма өеп калдырды дус дигән кешесе. Бу хакта сораша башласаң, танышым сине гел ярты сүздә бүлә: «Күп калмады инде...» Күзендә әрнү-үпкә (бәлки рәнҗештәдер?) чагылса да, теленә чыгарганы юк. Чыгармас та дип уйлыйм. 

Тирә-юнебездә мондый мисаллар һәркайсыбызда бихисаптыр. Үзебез белән дә андый хәл булганы бардыр. Атна саен ике туй (никах, юбилей, туган көн) алып барып, ким дигәндә 50–100 меңне кесәсенә салган җырчыныкы белән чагыштырганда, безнең югалтулар, бәлки, күпкә зуррактыр да.  

Әллә нахак сүз ишетеп үзәгебез өзелгән юкмы?  

Бәлки, без дә кемдер кемнеңдер сөяркәсе икәнен беләбездер?  

Бәлки... 

Инде нишлик, без дә боларның барысын дөньяга чыгып кычкырыйкмы? Аларга ярагач, димәк, безгә дә ярый булып чыга түгелме?  

Бик күпләрнең шулай уйлавыннан куркам мин: «Димәк, миңа да ярый», – дип.  

Әңгәмә вакытында сүз чыккач, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: «Бер мөселман икенчесенең гөнаһысын яшерергә тиеш. Әгәр ул аны башкаларга фаш итә икән, гөнаһ эшләгән  кешедән мең тапкырга күбрәк гөнаһлы була», – дигән иде.   

Мең тапкырга!..  

Кемгәдер пычрак атканда үз кулың да пычранмыйча калмый диләр, дөрес ул.  

Без – «Сөембикә» журналистлары хәл иттек: җырчыларның бу «уен»ында катнашмыйбыз. Болар – «Барс-Медиа»ның үз эчендә, бер җырчы белән икенчесе арасында хәл ителергә тиешле мәсьәләләр.  

Бер какшаган ышанычны кире кайтару авыр.  

Ә намус, гомумән, сатып алынмый. 

  

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрес карарга килгәнсез! Бу гайбәткә кушыласым да, моның турында укыйсым да килми. Аннары, кумир дигәннән. Җырчыларны гына түгел, артист кешеләрне без бит чыннан да кумир ясарга яратабыз. Төс-кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, яшәү рәвешенә охшыйсы килә. Бу бит бер яктан әйбәт тә! Есть к чему стремиться русча әйтмешли. Ә хәзер... Бөтен "йолдыз" җиргә коелып төшеп бетсә, кемнән үрнәк алырга? Бер дә килешми инде бу татар халкына...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эндәшмичә яшәп тормышыбыз, илебез шундый көнгә калды инде. Ландыш дөрес итте, барсында сөйләп, ничектер, кайчандыр чик куелырга тиештер бит инде бу бардакка. Кайсы өлкәгә карама бар җирдә бардак, эндәшмидә утыр тагын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрэк дэрес язган автор ,килешэм ,хэзер жырчыларга ихтирамда бетте,Бер берсе белэн талашып ятаоар шунда!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без - югары белемле журналистлар, башта кешене җәлеп итәрдәй, укучыга бар яклап та файдалы булган теманы һәм материалны, язма геройларын эзлибез. Аннары, командировкаларга барып, хәзергесе вакытта юл йөрү дә кайвакыт куркынычка әйләнә, материал туплыйбыз. Аннары, шул геройларыбыз тормышы белән яшибез, ягъни алар роленә керәбез. Шуннан яза башлыйбыз. Көне= һәм төне, сәгате юк иҗат эшенең. Материалың дөнья күргәч укучыларга ошадымы икән, алай-болай, ялгыш берәр хата китмәдеме икән дип борчылабыз. Болары әле өстәдн-әстән генә әйтү безнең профессия турында. Һәм безнең хезмәт хакын әйтергә мин оялам, халыктан оялам. Ә болар - шоу-бизнес вәкилләре майларына чыдый алмыйлар. Гөлнур бик дөрес язган. Каләмдәшең Зәрия. Барыгызга да сәламнәр юллап калам.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чуан тишелеп аккан кеби бу...Татарлар өчен оялып ятыш бу көннәрдә,дөрестән дә,рәхәтләренә чыдый алмыйлар,туган белән туган талаша..

            Хәзер укыйлар