Блоги
Яратам!!!
Яратам!!! Ничә тапкыр кабатлап була икән бу сүзне?
Яратам!!!
Ничә тапкыр кабатлап була икән бу сүзне? Соңгы елларда еш әйтә башладым бугай... Тик һәрбер «Яратам!» дип әйткән сүзем бары чын күңелдән, ихластан гына әйтелә. «Яратам!» дип әйткән кешеләремне мин чыннан да яратам.
Яшьлек-җүләрлекләре, дуамал холыклары, мөлаем йөзләре өчен яратам. Мин китап укырга, урманда йөрергә яратам, балык, бәрәңге ашарга яратам, балаларымны, дусларымны яратам...
Ә «Сөям!» диеп бары бер тапкыр гына әйтә алдым.
Сөйгән кешем берәү генә.
Кызык, рус телендә «Люблю!» сүзенең синонимнары юк икән бит...
Инглиз, француз, немец, гарәп телләрен карадым. Кайсында бар, кайсында юк... Яисә булып та онытылган...
«Сөю» сүзе дә телдән төшеп бара бугай... Шигырьләрдә генә калыр, күрәсең. Шушы сүзнең яшәешебездән югалуына күңел әрни...
Күп тапкырлар өйләнеп аерылган бер танышымның әйткән сүзләре истә: «Хатыннарымның бишесен дә яраттым, тик сөйгән кызыма өйләнә алмадым...»
...Сөйгәннәр белән кавышыгыз!
Күңелеңә җыйма
Алып китмәгез әткәйне!
Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте.
Проза
Рәхмәтле тынлык (дәвамы)
– Ильясны беркая да бирмибез. Үзебез үстерәбез! – Җиңел булмаячак, Мират. Әмма бер уйда булуыбыз ярдәм итәр.
Язмыш
«Синнән башка...»
«Синнән башка» дигән бу җырның язылу тарихы турында аның авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова менә нәрсәләр сөйли.
Тормыш кыйммәтләре
«Документларыңны тапшыр!»
Университетта 5 нче курста укып йөргән чагым. Тиздән кышкы сессия башлана. Аннары инде курс, диплом эшләре язасы... Үзем ике эштә эшләп укыйм. Әле май бәйрәмнәрендә, әтиемнең якты истәлегенә багышлап, сольный концертымны уздырырга да әзерләнеп йөрим. Кыскасы, тын алырга да вакыт юк...
Күңелеңә җыйма
Килен күңеленә ничек юл табарга икән?
Баштан ук әйтеп куям, дөрес аңлагыз – бу зарлану түгел, бары күңел бушату. Дус кызларыма да, туганнарымның берсенә дә болар хакында сөйлисем килми. Белеп торам, әгәр барысын да сөйләсәм, алар шундук киленемне хурларга тотыначаклар. Миңа исә бу кирәкми. Ул очракта киленемнән күңелем бөтенләй кайтачак, аннары аның белән ничек аралашырмын? Алда гомер озын бит әле. Ят кешеләр түгел, газиз, бердәнбер балаңның тормыш иптәше ләбаса. Араларны берничек тә кырт итеп кенә кисеп куя алмыйсың.
Комментарий юк