Логотип
Блоги

«Яман шеш», диделәр. Өченче стадия...»

Үзебезнең журнал белән бәйле тарихларны тыңларга бик яратам мин. Еш кына андый сорауны укучыларыбызга үзем дә бирәм. «Сөембикә» кемнеңдер язмышын үзгәрткән очраклар шактый: язмага кергән бер сүзе, бер фикере белән. Менә шундый тарихларның берсе.

– Әни сезнең журналны бик ярата иде, – дип сөйли бер танышым. – Гомере буе алдырды. Мин Казанга укырга кергәч: «Син бит «Сөембикә»не язучылар яныннан йөрисең, әйдә, үзем ясаган компот җибәрим әле аларга, кертеп чык, эчсеннәр рәхәтләнеп», – дип тә әйткәне булды. Яхшысынмадым шул... «Юк, инде, кермим, әллә ниләр белән хыялланма, әни», – дидем...
Журналның бер санын да ташламыйча җыеп бара иде әни. Кайткач укырга миңа да бирә. Берсендә шулай кайттым да, буш вакытта тагын «Сөембикә» карарга утырдым. Журналны кулга алуга сәламәтлек рубрикасы ачылды. Хатын-кызларга киңәшләр язганнар. 40 яшьтән узгач, һәр хатын-кыз елга бер тапкыр маммологка күренергә тиеш, дигәннәр. Реклама язмасы иде бугай... Шунда уйлап куйдым: «Карале, минем дә күптән күренгәнем юк бит, отпускага чыгуга, беренче көнне үк барам әле», – дим. 
Сүземдә тордым. Ялга чыккан беренче көнне үк эзләп киттем бу үзәкне. Нишләптер адресын «Оренбургский тракт, 29» дип хәтерләп калганмын. Бардым, эзлим – юк андый үзәк. Бер медицина клиникасы күреп, шуларга кердем. «Сез ялгышкансыз, Сибирский трактка барыгыз, алар шунда урнашкан», – диләр. 
Кире борылып кайтып китәргә дә була иде, китмәдем – бер башлагач, очына чыгыйм инде, дим.
Миңа шул көнне үк «яман шеш» дигән диагноз куйдылар. 
Соңгы ике елда маммологларда булганым юк иде. 5-6 ай элек барлыкка килгән, III стадия тирәсе, диделәр. Бер көн дә сузмыйча больницага ятарга куштылар.
Ярый, яттым.
Палатага барып кердем. Андагы хатыннарның кыяфәтләрен күрсәгез! Барысы да боеклар. Өметләрен өзгәннәр. Берсенең дә кәефе юк. Кыскасы, үләргә әзерләнгән болар. 
Сөйләшә, таныша башладык. 
– Без инде соңгы вагонга утырдык, – диләр барысы да.
– Кызлар, уйламагыз да! – дим. – Без ул вагонга тууга утырган инде. Күпме тагын утырып барасын беребез дә белми. «Үләм» дигән уйны башыгызга да кертмәгез. Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы гына бу. Болар нәрсә әйтерләр, ни уйларлар, нишләрләр, дип көтә ул. Сер бирмик. Болар көрәшә белә икән дисен.
Палатадагылар үзгәрде, күз алдында җанландылар. Әле берсе, әле икенчесе яныма килеп утыра. «Синең белән сөйләшергә рәхәт», – диләр. 
– Бу – соңгы карар түгел, кызлар. Ярар, берәр җиребезне бераз кисеп алырлар, анысына гына түзәрбез, – дим. 
Минем үземә: «Күкрәгеңне бөтенләй алабыз», – дип шундук әйттеләр. 
Аннан химия бирделәр. Алтыны. Иң көчлеләрен. 
Анысына да түздем. Барысы да кешенең үзеннән, кәефеннән, күңелен ничек көйләүдән тора дип уйлыйм. Яшим дисең икән – яшисең, юк икән – юк...
Бергә эшли торган хезмәттәшемнең дус кызы шулай чирләде. Ул беренче көнне үк, диагнозын белүгә: «Бар да бетте», – дигән. Хезмәттәшем гел: «Аны берәр тапкыр синең белән сөйләштерәсе иде. Синең белән сөйләшсәм, үземнең дә бөтен проблемаларым тарала», – дия иде. Безне бик очраштырырга теләде ул, тик дус кызы гел баш тартты. Киләсе килмәде. Мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын...
Мондый чирдән тормышны ярату гына коткара ала! Һәр туган көнгә сөенү! Мин үзем театр-концертларга йөрим, премьераларны калдырмыйм – бу да тормышны яратуның бер билгесе дип саныйм. Кунаклар кабул итәргә, кешеләр белән аралашырга яратам. 
Аннан күп кеше үзендә яман шеш икәнен яшерә. Мин беркайчан яшермәдем. Үз эчемә бикләнмәдем – бу дә ярдәм иткәндер. Яшереп кенә нидер үзгәрсә икән?! 
Күңелемә шик кермәде түгел, кергәләде. Әле терелеп 1-2 ел узгач та. Әмма аны вакытында туктата белергә кирәк. «Увидеть Париж и умереть», дип әйтәләр бит. Шуның шикелле минем дә Парижны күрәсе килә бит! Аннары үлсәм дә үкенмәм кебек... Тәвәккәлләп берсендә турагентствога кердем. 
– Кызлар, 150 доллар акчам бар, мин Парижга барып җитә аламмы? – дим.
Алар миңа 115 долларга Европага тур тәкъдим иттеләр. Автобуста! 
Моны белгән бөтен кеше мине үгетли башлады: «Сиңа хәзер ял кирәк! Йөрмә, өзлегерсең!» – диләр. 
Авыр буласын белә идем. Әмма моны алдан белеп баргач, ул кадәр кыен кичермәдем. Кызым белән икәү чыгып киттек. 7 көн автобуста, 3 төн Парижда йокладык. «Доширак» алып барган идек, шуларны ашап йөреп, әйләнеп кайттык. Искиткеч матур сәяхәт булды ул! Гомерлеккә истә калды. Безне бит эмоцияләр яшәтә. Уңай эмоцияләр. Бәлки, тәмам терелеп бетәргә миңа шушы сәяхәт тә булышкандыр?! 
Үземә киңәш сорап килүчеләргә мин менә шуларны сөйлим. 
Халык медицинасына ышануым турында да әйтәм. 
Ә «Сөембикә»гә мин бик рәхмәтле. Кулыма алган саен, искә төшерәм, күңелемнән изге теләкләремне юллыйм: ул язма вакытында кулыма эләкмәсә, нәрсә булып бетәр иде, кем белгән. Ничәмә-ничә битле журналның нәкъ шул бите ачылу очраклы булмаган бит инде ул... 


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар