Логотип
Блоги

Ялгызлыктан кемнәр коткарыр?

– Минем бүген беренче тапкыр кеше тавышын ишетүем әле бу...

Якшәмбе. Кичке сәгать сигезләр. Бер танышым белән телефоннан сөйләшәбез. 
– Аптырап калдыңмы? Кибеткә чыкмадым бүген, базарга бармадым... Күршедә якыннан аралашкан кешем юк. Берәү дә кермәде, шалтыратмады да... Үзем дә ял көне берсен дә борчырга теләмәдем. Гаиләлеләргә ял, бәйрәм көннәрендә болай да бик шалтыратмаска тырышам. Синең номерны да бик кирәк булганга гына җыйдым... Көн шулай узды менә тере кеше тавышын ишетмичә. Телевизорны санамыйм – ул бит үзе генә сөйли, сине тыңламый... Ялгыз каеннардан ялгыз дип жәлләп йөрдем иртәдән кичкә кадәр үземне...
Өч көнгә сузылган озын ял – бәйрәмнәр тәмамланды, эшкә чыктык. Кемгәдер яллар бик кыска булып тоелгандыр, ә кемнәрдер аны ничек тизрәк үткәреп җибәрергә белми тилмергәндер. 
Шимбә-якшәмбеләрдә генә дөньядан аерылып, дүрт стена арасында калуга ничек тә түзеп буладыр әле ул. Ә ялгыз өлкәннәргә нишләргә? Атналарга, айларга сузылган тынлыкка ничек ияләшергә? Без эштән кайтып, утны кабызуга, ишек кыңгыравына басучы күрше әбиебезне шундый аңлыйм мин. 
– Тәрәзәләрендә ут бар, өйдәләр, керим, хәлләрен белим әле, дидем... 
Кич саен ук булмаса да, бик еш ишетәбез без аның бу сүзләрен. 
Гел берүзе бит ул: теге танышым әйткәндәй, көн озынына бер тере кеше тавышы да ишетми. Берәү белән дә сөйләшми. Телефоннан да элеккегечә рәхәтләнеп аралаша алмый – колакка катыланды. Җыенып чыгып китеп, кемгәдер кунакка да барып кайта алмый – аякларының җегәре кимеде. Аннары без дә, туганнары да: «Өйдән чыкмаска тырыш, авырту эләктерерсең», – дип гел әйтеп, кисәтеп торабыз. 
Әйе, пандемия аның кебек никадәр карт-карчыкны дүрт стена эченә бикләп куйды. Һәм карт-карчыкларны гына да түгел. Март аенда үзизоляция башлангач, әле мин, әле ирем: «Ә менә хәзер берүзең генә булсаң нишләр идең?» – дия идек. Танышларыбызны барлыйбыз: ул да ялгыз, бу да... Берсенең улы чит илдә бүленеп калды, Казанда башка туганнары юк... Икенчесе күптән түгел ирен җирләде, балалары башка шәһәрдә яши – болай да кыен чагы иде, инде шуңа очы-кырые күренмәгән пандемия дигән афәт килеп кушылды. Әкиятләрдә генә ир белән хатын озын матур гомер кичереп, икесе бер көнне бу дөньядан китеп баралар бит ул...
Ә ялгызлык – бушлык ул. Җанның, күңелнең бушлыгы... (Халык арасында басып торганда да җанда бушлык сизгән мәлләр бар, тик анысы – башка тарих.) Ялгызлык тудырган бушлыкны бөтен кеше дә күтәрә алмый. Арттырып әйтүем түгел, бу инде расланган. Белгечләр сүзен генә кабатлыйм. Йөрәк белән бәйле чирләр ялгызлар арасында 29 процентка күбрәк, диләр алар. Көнгә 15 сигарета тартсагыз, моның зыяны организмга никадәр зур булганын күз алдыгызга китерәсездер – ялгызлык та кешегә көн саен шулай тәэсир итә икән. Балалары, туганнары белән аралашып, гөрләшеп яшәүчеләргә караганда, ялгызлар Альцгеймер авыруы белән ешрак авырый, диләр. Моның нинди чир икәнен ишеткәнегез бардыр... Зиһенеңне югалтудан да куркыныч нәрсә юктыр... 
Пандемия – ялгызлар өчен икеләтә афәткә әйләнде. Юкка гына тоткыннар өчен иң авыр җәза – ялгыз камера саналмыйдыр. Ә хәзер саный китсәң, ни чарадан бичара шундый «тоткын»га әйләнүчеләрнең исәбе-саны юк. 
Япониядә күптән түгел яңа министрлык пәйда булды – ялгызлык министрлыгы. 
Узган ел аларда үз-үзенә кул салучылар соңгы 11 ел эчендә беренче тапкыр кинәт арткан. «Дөньядан күбрәк үзе теләп ялгыз хатын-кызлар китә. Бу проблеманы өйрәнергә һәм ниндидер чаралар кабул итәргә кирәк», – дигән бурыч куелган яңа министр алдына. 
Алар ничек чишәр бу проблеманы, бу хәлдән ничек чыгар, әлегә белмибез. Дөрес, мондый министрлык Бөекбританиядә 2018 елда ук барлыкка килгән булган икән. Ул чакта безнең хөкүмәттә дә: «Россиягә дә кирәк мондый министрлык», – дигән сүзләр йөргән. Тик, кызганыч, сөйләшүдән узылмаган. Бу көннәрдә, Япониядәге яңалыкны ишеткәч, «безгә дә кирәк» дигән сүз тагын калкып чыккан әле. Ахыры ни белән бетәр – көтеп карыйк. 
Ә хәзергә... 
Хәзергә тирә-юнендәге берәр ялгыз кеше өчен һәркайсыбыз «ялгызлык министры» була ала. Алар бит әллә кайда яшәми – безнең күз алдыбызда, яныбызда, янәшәбездә, күршебездә... Беребезгә дә тау күчерергә кирәкми: теге авыр бушлыкны тутырыр өчен кайчак бер җылы сүз дә җитә. Нибары бер сүз... 
Бу көннәрдә инстаграмда бер танышымның дус кызы турында язган юлларын укыдым. Туган көне белән котлый ул аны. Һәм шул уңайдан бер вакыйганы искә төшерә. 
«Без аның белән Covid белән көрәшүче госпитальләрнең берсендә таныштык, – дип яза ул. – Бер сменада эшләдек. Бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек – эшне беркайчан бүлешмәдек. Сез аның күңеленең ничек киң икәнен белсәгез иде!
...Безнең бүлеккә бер әбине салдылар. Хәле бик авыр, терелергә, аякка басарга өмете юк диярлек. Янында гел кемдер булу кирәк. Әмма якыннарының берсе дә аны сакларга ризалашмады. Анысы аңлашыла инде: безнең бүлектән бар да уттан курыккандай курка. Әмма туганнары хәтта аңа иң кирәк әйберләрне китерүдән дә баш тартты. Шалтыратып әйтеп тә карадык. Бер сменасы вакытында Зөлфия, үз кешеләре аша шушы әбигә алыштырырга кием-салым, памперслар, җиләк-җимеш, йогуртлар китертте. Әбинең өстен-башын алыштырып, чиста киемнәр кидертте, кашык тотып ашатты һәм аңа: «Бу күчтәнәчләрне балаларың китерде», – диде. Әбинең ничекләр итеп сөенгәнен күрсәгез иде сез!
Берничә көннән әбиебез күзләрен мәңгелеккә йомды... Зөлфия аны сөендерергә өлгерүе өчен гел Ходайга рәхмәт укыды». 

Сез ничектер, мин бу юлларны укыдым да еладым. Әллә әбине кызганудан, әллә үзем бөтенләй белмәгән Зөлфия исемле шушы кыз өчен сөенүдән. Икесе өчен дә бугай... 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә еладым... Мәрхәмәтле кешеләр барыбер күбрәк безнең арада... Дөнья барыбер матур ул, аны никадәр пычратырга теләсәләр дә... Гөлнур, Китапны кайчан яза башлыйсың?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кешегә күпме сынаулар бирелә бу дөньяда.... ?‍♀️Бу пандемия тагын да авырайтты ялгызларның тормошын... Иге-чиге күренми?‍♂️

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем апам да соңгы елларны ялгызы яшәде. Игътибарым җитеп бетмәгән чаклар булып, рәнҗеп китмәдеме икән дип уйлыйм хәзер. Без көнгә ике- өч телефоннан аралаша идек. Көн аралаш, кайвакыт ике көнгә бер янына барып тордык. Яраларын бәйләргә атнага өч тапкыр шәфкать туташы ( туганыбыз кебек булып бетте) килеп йөрде. Соңгы ике елда ярдәмче ялладык. Ул да бик яхшы кеше булып, апа белән дә, безнең белән дә бик тиз уртак тел тапты. Алай да һәр көн кич белән озак- озак телефоннан сөйләшә идек. Кайвакыт һаман шул бер үк сүзләр сөйләнелә иде. Ялгызлык авыр хәл!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем куршедэ бер эби бар Иде,оч малай устереп икесе донья куйган,кечесе исерек 6-7 мен пен- я акчасын Кая куйсын,кв 3-4 мен килэ тулэгэч ни кала, Тора бара ул безнен БИК якын туганыбызга эйлэнде,кулларны тотып куз яшьлэрен тыя алмый Иде,эбине озаттык инде,соныннан туганнары куп булган икэн,эдэм баласынын кунеле биктэ тар икэн,их донья,исэнлек- саулык телим?✍️

          Хәзер укыйлар