Блоги
Яхшылык ит – үзең белән анда барсын
Яхшылык – җирдә калмас, ди халык мәкале.
Шушыңа бик гыйбрәтле бер мисал ишеттем бу көннәрдә. Уйландыра, хәтта тетрәндерә торган мисал.
Бер танышым сөйли.
– Әнине җирләдек... Инде туксанга җитеп килсә дә, әни бит ул... Соңгы көнгә диярлек аяк өстендә булды. Үзен-үзе карады – безнең янга күчеп килү хакында авыз да ачмады. Бездән дә әйттермәде. Кая ул! Әни кемдер почмагында яши торган кеше түгел иде. Хәтта үз балаларында да... Ничә яшьтә булсаң да, әни мәңгелекккә киткәч, кинәт ятим каласың икән... Моны үзе кичергәннәр генә аңлый... Әмма кайгы ялгыз йөрми икән.. Бу хәсрәттән башны күтәрергә дә өлгермәгән идек әле. Әнинең җидесен үткәрергә авылга кайтырга дип машинага чыгып утыргач, олы абыйның кинәт хәле начарайган. «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Инсульт… Алтмышын яңа узган иде әле. Соң өйләнде ул – кечкенә улы икенче класста гына укый.
Өч көннән абыйга аякка басарга куштылар. Янына без дә барып килдек. Хәле алга таба кебек иде. Әллә артык җиңеләеп китеп коридорга ук чыгып йөрү ярамаган – шул кичне үк ул икенче инсульт кичерде. Комага китте... Шуннан чыга алмады инде... Әнинең ахирәткә киткәненә ике атна булган көнне абый мәңгелеккә күчте. Авылның яңа зиратында мәетләрне рәттән җирләп баралар хәзер – элеккеге кебек бөтен нәсел бер тирәдә яту, алдан урын алып кую юк. Абый әни янәшәсенә кайтып ятты. Әнидән соң авылда мәет булмаган иде әле...
Яшерен-батырын түгел, кешене соңгы юлга озату авылда да шактый чыгымнар сорый хәзер. Бигрәк тә безнең очрак кебек мәетне читтән барып алып кайтасы булганда – бигрәк тә. Гаиләсеннән: «Сезнең мөмкинлек бармы?» – дип сорый торган чак түгел: килен ике баласы белән калды. Минем дә кесә такыраебрак китте. Әле генә әнине җирләдек, аның өчесен, җидесен үткәрдек бит.
Абыйга ләхет такталары ясатырга дип иртән иртүк бер танышларыма бардым. Йорт хуҗасы минем күз алдымда ук эшкә керешеп калды.
Бераздан такталарны алырга дип яңадан килдем. «Күпме түлисе икән? Никадәр сорарлар икән?» – дип уйлыйм.
Хатыны да ире тирәсендә йөри. Рәхмәт әйтеп, такталарны машинага салдым да, кесәмә үрелдем.
– Юк, юк, бер тиен кирәкми, – дип мине шунда ук туктатты хуҗабикә хатын. – Без инде иртән үк ирем белән шулай уйлап куйдык. Хәтерлисезме Илдус абыйның зур автобуста эшләгән чагын? Туксанынчы еллар башында?
Ничек инде хәтерләмим ди, әлбәттә, хәтерли идем.
– Ул бит ял көннәрендә бер танышы белән Мәскәүгә «челнок»лар ташый иде. Җомга кич китәләр, дүшәмбе иртән Казанга кайтып җитәләр. Монда кибетләрдә бер нәрсә юк чак. Кием-салымны әйтәм. Сеңлем белән минем укуны тәмамлап яңа эшли башлаган вакыт. Киенәсе килә... Юлда бер утыртып кайтты да, Мәскәүгә базарга алып-сатарларны ташуы турында сөйләде. Кызыкканымны күрде инде. «Теләсәгез, алып барам», – диде. Сеңлем белән икәү бардык без. Ничек шулай чыгып киткәнбездер, тәртибен белмәгәнбездер инде – үзебез белән ашарга да алмаган идек. Юл буе Илдус абый сыйлап барды. Автобустагы урыннар өчен бер тиен акча алмады. Барганда да, кайтканда да. Базардагы тәртипләрне, кайдан нәрсә аласын өйрәтте... Бүген иртән, аның үлгән хәбәрен ишеткәч, кинәт шулар искә төште... Яшь идек бит – рәхмәтен дә җиренә җиткереп әйтә белмәгәнбездер. Сез ләхет тактасы ясатырга дип килгәч, ирем белән шулай сөйләштек – акчасын алмыйбыз. Илдус абыйга безнең рәхмәтебез булсын...
Алардан күз яшьләремә буылып чыгып киттем.
Яхшылык һәрвакыт үзеңә әйләнеп кайта диләр. Дөрес икән. Барыбер кайта. Барыбер сине куып җитә – вафатыңнан соң булса да...
-
Күңелеңә җыйма
Баккан ана...
Тапкан ана – ана түгел, баккан – ана...
-
Күңелеңә җыйма
Уйнаштан туган 8
Авылларда атасыз бала табучылар сирәк кенә булса да, очраштыра.
-
Дин
«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен...»
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе остазы Ландыш ханым ИБРАҺИМОВА үзенең беренче тоткан уразасының кызыклы тарихы белән бүлеште, шулай ук ураза тотучыларга файдалы киңәшләр дә бирде.
-
Проза
Розалар кемгә тиеш?
«Мин сине кичке сәгать җиденче яртыда «Яз» кафесында көтәм. Икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүз бар! Роза чәчәкләрен онытма! Яратып, мин». Төшке аштан килүенә эш өстәлендә конверт эченә салып калдырылган хатны Вахит кат-кат укыды. Шаярту дисәң, беренче апрель инде үтеп китте. Чынлап дисәң, тагын аптыраган. «Син» дип кенә эндәшкән бит әле. Биш ел инде урынбасар булып эшләгәч, ничектер мәзәгрәк булып китте. «Вахит Гомәр улы», «сез» дигәнгә күнегелеп беткәнгәме? Аннан килеп, әлегә кадәр, гәрчә оешманың күп кенә хатын-кызларының аңа карата битараф түгеллеген сизенсә дә, тирәнгә керерлек сәбәп биргәне булмады.
-
Проза
Өянкеләр сере
Илсаф килеп төшкәндә, мәйдан ару гына кызып бара иде.
Комментарийлар
0
0
менә шундый гыйбрәтле язмалар кубрәк булсын иде, гел начар гына яки үтә яхшыны гына күрергә өйрәнеп барабыз кебек...
0
0
0
0
менә шундый гыйбрәтле язмалар кубрәк булсын иде, гел начар гына яки үтә яхшыны гына күрергә өйрәнеп барабыз кебек...
0
0
0
0
Яхшылык исән чагыңда ук кайта - шуның бәрабәренә Аллаһ сине бәла-казадан саклый. Ә инде бакыйга күчкәч әҗер-савабы килеп тора. Бик кирәкле язма. Гади дә, аңлаешлы да, олы мәгънәләрне үз эченә алган мәкалә. Гөлнур һәрвакыт үтемле язмалары белән сөендереп тора, шушы Рамазан аенда изгелеккә өнлдәүче язмасы белән икеләтә сөендерде. Яхшылардан үрнәк алыйк, мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан шәриф мөбарәк булсын!