Логотип
Блоги

Турысын әйтеп кешенең йөзен ерту кирәкме, юкмы?

Кешенең йөзен ерту аңа берни тормый диләр кайберәүләр турында.

Әйе, әңгәмәдәшен уңайсыз хәлгә калдырасын белә торып, теләсә кем мондый сүзне әйтә алмый. Әйтергә тиеш тә түгелдер. Алдан ук уйлап начарлык эшләү кебек килеп чыгадыр бу. Минем үземә шулай тоела. 
Намус бер кешедә дә беркайчан ахыргача үлеп бетми – дөньяда ул хәл итәргә тиеш кайбер нәрсәләр дә бар. Ә аны уяту өчен турыдан ярып әйтү кирәк тә түгелдер, читләтеп белгертү дә җитәдер кайчак. 

 

Менә бу танышым очрагындагы кебек. 


– Балконыбызның эчен тышлатырга күптән җыена идек. Иң авыры – кулы эш белгән кеше табу бит... Таныш-белешләр арасында андый оста булмагач, бер фирмага мөрәҗәгать иттек. «Проблема түгел, эшлибез. Безнең кеше фәлән көнне килер», – диделәр. 

Балкон – шәһәр кешесенең кирәк һәм кирәкмәгән әйберләрен саклый торган урын бит ул. Гадәттә, кирәгенә караганда кирәкмәгәне күбрәк инде аның... Ташларга кызганып, шул балконга чыгарып куясың да, еллар буе кул тимичә ята аннары шунда. Әмма балкон бит размерсыз түгел – син анда нәрсәдер чыгарып куйган саен киңәя бармый. Менә шулай анда чүп-чар өеме җыела да инде... 
Матур гына бер шкаф ясатып куеп, теге кирәге чыгар дигән әйберләрнең чынлап та кирәге чыгардайларын гына шунда тутырып, калганнарын чүплеккә чыгарып ташларга – балконны тәртипкә салырга күптән кызыгып йөри идек инде. Ниһаять шул сәгать сукты бугай. 

Ике көн алдан шалтыратып, мастер киләсен хәбәр итте. 
Балконны бушатырга тотындык. 
Аның киңрәк бер башында тимердән ясалган шкаф тора иде безнең. Мин анда моңарчы вареньелардан, салатлардан бушаган банкаларны сакладым. Хәзер яңа биек шкаф булгач, монысы кирәкмәячәк бит инде: иремне дә көтмәдем, үзем сүтеп, төреп, ишек төбенә үк илтеп куйдым – алдагы ялда бакчага илтеп килербез. Уем белән бакча йортының кайсы почмагына куясын да планлаштырырга өлгердем.

Телефоннан сөйләшүеннән үк чамалаган идем инде – балконны ясарга бер үзбәк кешесе килде. Пөхтә эшләсә, безгә кем дә ярый, болай сүз уңаеннан гына әйтүем. 

Килүгә эшкә тотынды. Зал ягына такталар ташып тутырды – аларны кисә башлады. Ир-атның нәрсә эшләгәнен күзәтеп утырып булмый бит: мин кухня ягында маташам – моңа төшке аш әзерлим. Анысы договорда юк иде югын, әмма кеше көне буе ач эшләмәс бит инде... 
Тәмәке тарта икән, берничә тапкыр подъездга чыгып тартып та керде. Башта үзем ачып чыгарган идем, аннан ишек төбендәге тумбога ачкычларны куйдым: «Үзегез дә ача аласыз», – дидем. 

Төш вакыт әйбәт кенә ашаттым, кичкә таба тагын бер чәйләп алырга чакырдым. 
Өстәл янында чәй эчеп утырганда бу миңа: 
– Үзем артыннан бөтен нәрсәне җыештырдым, чүплеккә инде чыгардым. Ишек төбендәге чүпләрегезне дә мусорга ташладым, – ди. 
– Нинди чүпләрне? – дим аптырап. – Минем анда ташлыйсы бер чүбем дә юк иде. 
Барып карасам, бакчага илтергә әзерләгән теге төреп куйган шкаф та юк, тагын бер яхшы гына такта кисәге дә. 
– Ирем үтерә мине хәзер белсә! Барыгыз, зинһар, кире алып кереп, урынына куегыз Шкафын да, тактасын да! – дим. 
Минем сүзгә генә исе китмәс дип, ирем белән куркытам үземчә. 

Теләмичә генә чыгып китте бу. 
Безнең кухня тәрәзәсе урам ягына чыга. Челтәр аша гына карап торам: подъезддан чыкты да, башта машинасына таба китте. Барып бераз басып торды да, аннан әкрен генә чүплеккә юнәлде. Чүп баклары яныннан теге такта кисәген алып, кире керергә борылды. 

Тактаны урынына кертеп куйды да:
– Шкафын инде алып киткәннәр, – диде.
Мин һаман теге сүзне кабатлыйм: «Ирем белсә, үтерә инде мине хәзер моның өчен!» – дим. 
Чәй эчәргә утырганда: «Әле берәр сәгать эшлим», – дигән кеше, кинәт кенә җыенып, кайтып та китте. Иремне бик усал кеше, дип уйлады инде бу – күзенә чалынмавым хәерлерәк диде, күрәсең. 

Кәефем чын-чынлап төште. 
Шкафны кызгану да бар, аның безнең әйбергә шулай рөхсәтсез кагылуы өчен ачу килү дә. (Чүплеккә чыгарырга әзерләгән әйбер түгел икәне күренеп тора бит: ташлыйсы әйберне кем шулай махсус кәгазьләргә төрә, скотчлар белән әйбәтләп ябыштыра инде?!)
Күңелдә бик зур шик тә бар: шкафны чүплеккә ташлавына ышанмыйм. Машинасына гына чыгарып салгандыр әле, дим. 

Кичен кайткач, иремә барысын да сөйләп бирдем. Тыңлап торды да, ул да: 
– Юк, ташламагандыр! Нигә ташласын, металлоломга тапшырса да, күпме акча эшли бит ул аның белән, – диде. 
 
Шәһәрдә күп ишегалларында камералар тора бит хәзер. Бездә дә бар ул. 
Икенче көнне кызыма:
– Кешеләр шулай карыйбыз, дип әйтәләр бит, ничек карап була ул камераны, өйрәт әле, – дим.
Ул мине ноутбук каршына утыртып куйды. 
Кичемне шуңа багышласам да, әмма таптым бит үземә кирәк урынны. Барысы да аермачык күренә: үзбәк агай безнең шкафны ничек үзенең машинасына салганы да, такта кисәген чүплек янына илтеп куйганы да, бераздан аны кире алып кергәне дә... 

Иремә дә күрсәттем.
– Ярар, ачыкланды барысы да, – диде ул. – Эшләгән акчасын 4 меңгә кимрәк бирәм мин аңа – шуннан үзе аңлар. 

Кат-кат әйттем иремә: «Шкафны алып киткәнсең, шуның өчен акчаны азрак бирәбез, дип әйтә күрмә», – дидем. Кешенең йөзен ничек ертасың?! Хәтта фирма хуҗаларына да белгертмәдек шкафны үзе алганын, рөхсәтсез чыгарып ташлаган, шуның өчен азрак түлибез, дидек. 

Үзбәк агай сүз әйтми генә алды акчаны. Бер сорау бирмәде һәм тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Аның үзенә дә бик читен иде бугай: шкафны кире дә китерә алмый, күңеле дә тыныч түгел... Ходай кичерсен инде аның бу ялгышын... 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар