Логотип
Блоги

​Тугызынчы һәм унынчы көннәр

13 июль. Юлны ике тапкыр кечерәк паромнар белән узып, нон-стоп диярлек көньякка – Тронхейм шәһәренә барабыз. Бик соң гына шәһәргә барып җиттек, шунда ук кунырга калдык.

13 июль. Юлны ике тапкыр кечерәк паромнар белән узып, нон-стоп диярлек көньякка – Тронхейм шәһәренә барабыз. Бик соң гына шәһәргә барып җиттек, шунда ук кунырга калдык.

14 июль. Сәяхәтебезнең унынчы көне. Иртәнге ашыбызны ашагач, юлны кая таба дәвам итәргә дигән сорау туды: туры көньякка – Ослогамы яки фьордлары белән дан тоткан көнбатышкамы? Без икенчесен сайладык. Кристиансунга, Атлантик океан ярына юнәлдек. Кристиансун – зур булмаган шәһәр, бар кеше диярлек шәхси йортларда яши, шуңа күрә ул бераз җәелгән.

Кристиансунга фьорд астыннан узган 6 чакрымлык тоннель илтә. Искәндәр шаярта: «Тоннель казу – норвегиялеләрнең хоббие ахрысы», – ди. Без шәһәрдә озак тормадык, туристлар мәгьлүмат үзәгенә кагылдык та, Атлантик роуд дигән юлга таба киттек. Атлантик роуд – берничә вак утрау аша уза торган 10 км га сузылган машина юлы. Бирегә туристлар күп килә. Алар утрауларның матурлыгына сокланалар, фотоларга төшәләр. Хәтта еш кына: «Бу – дөньядагы иң матур юл!» – дигән фикерне укырга туры килә! Пиар яхшы эшли, димәк!) Әлбәттә шәп идея, булган нәрсәне куллана беләләр, «афәрин!» диясе генә кала.
 
Бу регионда балык күп диелә. Машина юлы буйлап барганда, балык күп тотыла торган урыннарда балык сурәте төшкән махсус тамгалар куелган. Балыкның күплелеген акчарлаклар да сиздерә: алар монда симезрәк, шуңа күрә түбәнрәк очалар кебек тоелды безгә. Балыктан безгә дә өлеш чыкты – Искәндәр тагын бер скубрия эләктерде. Бу көннәрдә гел соң ятып, соң торылды, шуңа күрә без бүген иртәрәк йокларга яттык.

Иртәгә Норвегиянең фольклор нигезе булган тролльлар белән танышырга барабыз!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар