Логотип
Блоги

«Тәрбиягә бала алмакчы идем...»

Соңгы көннәрдә гел бер малай турында уйлап, күңелемнән елап йөрим.

Соңгы көннәрдә гел бер малай турында уйлап, күңелемнән елап йөрим. Бөтен йөрәгем белән үзем бер тапкыр да күрмәгән малайны жәллим... Менә бүген дә иртән күземне ачуга иң беренче аны искә төшердем. Беренче сентябрь бит, ә ул быел беренче класска укырга бара. Аның белән бер парта артына утырасы малай-кызларны әти-әниләре җитәкләп килер бүген мәктәпкә, ә аны?..

Рамил хакында миңа бер танышым сөйләде. Ул аның дус кызының улы белән балалар бакчасында бер группага йөргән.

– Рамилнең әнисе Алия быел яз авырый башлаган. «Узар», – дип шунда ук табибларга бармаган. Башта аңа «үпкән кабарган» дигәннәр – шуннан дәвалаганнар. Тик пневмония булып чыкмаган. Аннан панкреатит дигән диагноз куйганнар. Хәле һаман җиңеләймәгән... Бер табибтан икенчесенә йөри-йөри тагын шактый вакыт узган. Берсендә анализларын югалтканнар, икенчесендә аны карарга тиешле ниндидер аппарат ватылып киткән. Кыскасы, аңа дөрес диагнозны бик соң куйганнарНәкъ бер ай гомере калгач... Шул яман чир инде... Үпкәсендә булган. Өченче стадия...

Алия улын ялгыз гына үстергән. Баланың әтисе бу яңалыкны белүгә аларны ташлап киткән булган. Дус кызым Алиянең улын ничек яратуын сөйләп бетерә алмый.

– Безнең группада иң беренче булып баланы гел ул ала иде. Эше бетүгә бакчага йөгерә иде – бөтен буш вакытын улы белән уздырырга тырышты, – ди.

Алиянең соңгы сәгатьләрендә, соңгы минутларында дус кызым аның янәшәсендә булган. «Хәле авыр икәнен белә идем, әмма үз күз алдымда, үз кулымда җан бирер дип уйламадым», – дип сөйли. 

– Бик тә кыздырган бәрәңге ашыйсым килә, – дип каршы алган Алия аны ул көнне.

– Хәзер кыздырам! Аның бит бер авырлыгы юк! – дигән дус кызым.

Рәхәтләнеп ашаган Алия. Хәле җиңеләеп киткәндәй булган. Урыннан торып, Рамилгә мәктәпкә алган әйберләрне күрсәткән. Кыштан ук җыя башлаган булган икән. Ак күлмәкләрен үтүкләп үк куйган. Барысы да әзер ди: мәктәп формасы, ботинкасы, портфеле, дәфтәр-ручкалары...

Урынына барып ятуга, улын чакыра, аны эзли башлаган:

– Рамил, син кайда? Кая качтың? Тагын минем белән шаярасыңмы?

Соңгы минутына кадәр телендә улы булган аның: «Рамил...»

Ә бер көннән Рамилнең туган көне икән... Икесе бер көнгә туры килмәсен дип, Алияне ашыга-ашыга җирләгәннәр. Әби-бабасы балага бу хакта әйтми торган. Туган көненә группадагы әниләр бөтенесе бергә барганнар: әнисеннән самокат сораган булган икән, акча җыеп шуны алып биргәннәр. Тагын ниндидер бүләкләр, уенчыклар... Әнисен соңгы тапкыр күргәндә Алиянең хәле инде шактый авыр булган. Улы килеп кочаклагач та ул: «Әкеренрәк, балам, авырттырасың...» – дигән. Рамил аны шулай хәтерләп калган: «Миңа әнигә кагылырга ярамый, кочакласам, ул авырый аннары», – дип. Сабый бит әле ул, җиде генә яшь… Туган көнендә ул: «Мин әнине төштә күрдем!» – дип уянган. Котларга килүе булдымы икән Алиянең, әллә саубуллашыргамы?

Дус кызым Рамилне сөйләп туя алмый, шулкадәр тәрбияле бала ди. Бик сөйкемле, ягымлы ди. «Аны яратасы гына килеп тора», – ди. 

Ул Рамил турында сөйләгән көнне мин төн йокламадым. Әби-бабасы карый алмаса, аны балалар йортына алып китсәләр? Әнисенең энесе бар да, тик ул әле өйләнмәгән, гаиләсе, аерым фатиры юк ди – опекунлыкны аңа бирерләрме-бирмәсләрме? Ул үзе аны алырга теләрме-юкмы?

Таң аткан җиргә төпле карарга килгән идем инде. Иртүк апага шалтыраттым:

– Сездә – ике малай, бездә – ике малай. Шулар янына тагын берәү сыймасмыни? Без аны үстерә алмабызмени? – дим.

Апа уйлап та тормады:

– Билгеле, үстерәбез! – ди.

Ул үзе дә бу хакта уйлаган булган, күрәсең. Кичтән аңа да озаклап сөйләгән идем.

Ирләребез белән утырып сөйләштек, балаларга аңлаттык, киңәштек. Бөтенесе риза! Апалар зур йортта яши – Рамилгә кайсы бүлмәне бирәсен уйлаштык. Дус кызым аша бу хакта Рамилнең туганнарына әйттердем: «Без әзер!» – дидем. Опека бүлеге мондый мәсьәләдә бик тиз бит ул – документлар өлгермәсә, малайны алып та китүләре бар. Балалар йортында бер генә кич кунса да, аның эзе күңелендә гомерлеккә калачак, сыначак ул... 

– Көчемдә булганда, үзем тәрбиялим, – дигән бабасы. Рәхмәт әйткән. Сентябрь уртасына кадәр дип аларга вакыт биргәннән – опекага алырга документ артыннан йөриләр хәзер.

Мин өч бала әнисе була алмый калдым. Әзер идем...

 

...Танышым бу хакта сөйләгәндә мин үземнең дус кызымны искә төшердем әле. Соң гына кияүгә чыгып бала тапты ул. Әни булгач, шаккатып, миңа:

– Кайда, нинди бала ятим калганын ишетсәм дә, елыйм хәзер, аптыраш, – дигән иде.

Нишләтәсең, без – әниләр, шундый инде...

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый адымга бару өчен зур тәвәккәллек кирәк. Бабасына исәнлек-саулык телик!!!

    • аватар

      Фәнүзә

      0

      0

      Бик моңсу... Уйлап карасаң, бер гөнаһсыз күпме бала әти-әни җылысыннан ятим кала. Аларның да бит башкалар кебек үк сөеләсе, наз аласы килә. Әти-әнисе белән бер табында, бергә утырып ашыйсы килә. Ә андыйларның саны чиксез... Көнкүрештә аяныч язмышлы гаиләләр турында еш ишетелә. Ләкин, ярдәм кулы сузучылар гына санаулы. Дөньябызда киң күңелләр күбрәк булсын иде. Югыйсә, һәрберебез бәхеткә лаек...

      Хәзер укыйлар