Логотип
Блоги

Тирә-юньдә «шабашник» табиблар гына. Чыннарын ничек табарга?     

Сүзне ерактанрак башлыйм әле.   Олы улым Булатның 10 айлык чагы гына иде. Яңа тәпи киткән вакыты...


Әтисе ялга чыкты да, авылга кайтырга җыенабыз. Иртән юлга чыгып киткәндә шкафның югары киштәсеннән нәрсәдер алырга мендем дә, төшкәндә, күрмичә, улымның аягына бастым. Елады инде сабыем... 

Кич аны йокларга яткызганда күзем шул аягына төште: шешеп тора шикелле. Курыкканга куш күренә бит ул – ял буе көн саен шул аякны кабаладык. Әтисе белән мин дә, әнкәй дә. Аякларын чагыштырабыз да, бер аяк бите барыбер шешкән кебек тоела. Бала югыйсә аксамый, гел йөгерүдә – артыннан җитеп булмый. Әмма ялыбыз ял булмады инде...   

Казанга килүгә, иң беренче эш итеп, бала белән табибка киттем. Участок педиатры исә травматология институтына юллама бирде. Гел онытмыйм: андагы табиб миңа ул көнне ике тапкыр шок ясады. Башта, баланы карауга: «Миндә гел парлы очраклар. Сездән алдан гына бер малайны онкологиягә җибәрдем», – диде. Минем: «Алай дияргә ашыкмагыз әле...» – диюемне ишетергә дә теләмичә, тагын үз сүзен кабатлады:  

– Бер түгел, мең сыналган! Әйттем бит – минеке гел парлы!  

Аннан: «Операция кирәк булачак. Көнен билгеләдем. Менә бу анализларны тапшырыгыз», – дип озын исемлек сузды.  

Үзем анализлар җыям, үземнең эчемдә ут. «Слоновость» дигән диагноз – бик җитди диагноз бит. Шундый кечкенә балада кайдан була ала ул?  

Шул көннәрдә бер танышымны – психологны очраттым. Борчылуым йөземә чыккан булгандыр инде, ул күрешүгә үк:  

– Нәрсә булды? – дип сорады.  

Мине тыңлап бетергәч исә:  

– Шул бер табиб куйган диагноз белән балаңны пычак астына кертмәкче буласыңмы? Үзең дә икеләнәсең икән, күрсәт аны тагын берәр табибка, – диде.  

Мин ул чакта баланы җитәкләп ДРКБга бардым. Бер кабинеттан икенчесенә йөри торгач, без ул көнне нейрохирургка кадәр барып җиттек. Көн кичкә авышкан, улым белән мин дә, операциядән чыккан табиб та арыган идек инде. Баланың аякларын карагач, ул миңа:  

– Мамаша, башка эшегез юкмы әллә сезнең? Нинди операция? Нәрсә сөйлисез? Сез менә монда кайда «слоновость» күрәсез? Кайтыгыз да, тыныч кына үстерегез улыгызны, ул сау-сәламәт, – диде.  

Ачуланып диярлек әйтсә дә, мин аңа үпкәләмәдем. Мондый яхшы яңалык әйткән кешегә үпкәләп торалар димени?!  

Әмма ул чакта үзем өчен гомерлек сабак алдым: табиблар да ялгышырга мөмкин. Шуңа күрә диагнозыңны төгәл ачыклау өчен тагын бер табибка күренү беркайчан зыян итми.  

Әйе, зыян итми. Моңарчы, һәрхәлдә, шулай иде.  

Хәзер белмим.  

Чөнки: «Бу клиникада күрендем, тагын берсенә барып, икенче табибны да тыңлап карыйм әле – ни дияр икән?» – дип уйлап, ялгышуың, акчаңны суга гына салуың бар. Минем кебек үзеңне кайсы табиб кабул иткәнгә игътибар итеп тормасаң, дип әйтүем. Кемдер аны сиңа тәкъдим итмәгән очракта, һәрвакыт алдан табибның исем-фамилиясен белеп бармыйбыз бит.  

Бер табибта булганнан соң, икенче клиникага, тагын шундый ук белгечкә язылдым: тагын берсенә күренеп карыйм әле, янәсе. Килдем. 2 мең акчамны түләдем. Миннән алдагы пациентны озатырга чыккан табиб: «Әйдәгез, узыгыз!» – дип кабинетка үтәргә чакырды.  Күземә күренәме икән дип торам: алдагы клиникада кабул иткән табибым!  

Ишек төбеннән түргә узганчы башымнан мең уй үтте: ни дияргә? «Тагын нишләп йөрисез?» – дигән соравына ни дип җавап бирергә? Башка клиникага барганмын икән, димәк, аңа ышанып бетмәгәнмен дигән сүз бит... 

Ә аның... аның исе дә китмәде. Таныды, әлбәттә. Үзе язган кәгазьләр белән килдем бит. «Нигә акча әрәм итеп йөрисез?» – дип тә әйтмәде. (Алдарак барган клиникамда аның бер кабул итүе 1200 сум гына тора.) Һәм, гомумән, яңа бер сүз дә әйтмәде. Аның каравы, аның тагын әле ике клиникада кабул итүен белдем! Ничекләр өлгерә?!  

Эштә бу хәлне кызык итеп килеп сөйләдем. (Туры килүен кара син: бөтен Казанга бер белгеч диярсең!) Әмма икенче бер хезмәттәшемнең мисалы тагын да кызыграк булып чыкты.  

– Баламны ярып алдылар. Шуннан соң бик озак билем авыртып йөрде, – дип сөйләде ул. – Участок табибына киттем. Яшь кенә егет кабул итте. «Сезгә неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде ул. Ярый, кирәк дигәч – язылдым.  Билгеләнгән көнгә килсәм – невролог тагын шул ук егет булып чыкты! «Мин сезгә ярдәм итә алмыйм, – диде ул бу юлы да. – Сезгә остеопат кирәк. Анысы да мин... Тик аның өчен сезгә 1200 сум түләргә кирәк булачак...  

Менә шундый хәлләр.  

Бар булмышы белән табиб булган, авыруга ярдәм итүне намус эше санаган, аның сәламәтлеге өчен үзендә җаваплылык хисе тойган табиблар бардыр инде ул. Тик аларны ничек эзләп табасыдыр, белмим. «Шабашник» табиблар арасыннан диюем.  

Бу хакта сүз кузгаткач, үземне күптән борчыган тагын бер нәрсәне әйтим әле. Нигә клиникаларда табибның беренче кабул итүенә бу кадәр кыйммәт хак түлибез икән? Беренче очрашуда без бит аңа бары зарларыбызны сөйлибез. Кулыбызда анализлар булмаган килеш ул бит безгә төгәл диагнозны барыбер куя алмый. Мин мөрәҗәгать иткән белгеч, мәсәлән, миңа УЗИ ясатырга кушты. «Кереп күрсәтеп чыгарсыз», – диде. Әмма мин икенче көнне: «УЗИ нәтиҗәсенә күз генә салыгыз әле, сез билгеләгән дәвалауны дәвам итәргәме миңа, юкмы?» – дип мөрәҗәгать иткәч, кырт кисеп баш тартты: «Язылып керергә кирәк иде», – диде. Бу атнага аңа язмыйлар иде инде – кабат эләгү өчен тагын бер атна көтәргә кирәк. Ә ул «сукыр» килеш язган дарулар миңа туры киләме-юкмы икәнен мин кайдан белергә тиеш икән? Кызык сорау, әйеме.  

Ләкин бу сорау аз гына алдарак биргән соравыма барып тоташа шул: авыруның сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе тойган табибларны кайдан табарга?  

Кызганыч, без табиблар өчен күп вакыт хәзер пациент түгел, ә клиент.  

Аларны яшәтә, аларга табыш китерә торган клиент.  

 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэкь шулай, пациент тугел, клиент! Акча капчыгы!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исәнлегеңә шатланып кына яшәргә инде! Бу табибларны әйтәм, нәкъ Кытай җиһазларын ясаучылар сыман. Алар да бит тагын яңасын алсыннар дип килде-китте ясыйлар. Бәлки табиблар да юри дөрес булмаган диагноз, дарулар биреп өстәмә керем өчен алдауга баралардыр? Иң зур байлыгыбызны кемгә ышанып тапшырырга инде моннан соң?

      Хәзер укыйлар