Логотип
Блоги

Тинчуринда эксперимент-премьера: башбаштаклар, җилбәзәкләр һәм лайк. Татар кызларын мыскыл итәргә кирәкме?!

Драматург Илгиз Зәйниев белән режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәгә яңалык алып менде. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле хип-хопера жанрында. Формасы яңа, ә эчтәлеге гап-гади булган спектакль сораулар тудырмый калмады.


Яшь тамашачыларны җәлеп итү өчен, театрларга хәзер тир түгәргә кирәк. Алар өлкән тамашачылар кебек классик постановкаларга мөкиббән түгел, офыклары киң – теләсә нинди яңалыкка шаккатмыйлар. Шуңа күрә дә режиссерга эзләнергә туры килә. Туфан Имаметдинов режиссер булып килгәч, Тинчурин театры яшьләргә борыла башлады. Чираттагы премьера да  махсус яшьләр өчен. «Флешка, рэп, мәхәббәт»тә яшь буын арасында популяр булган рэп җырлауга  өстенлек бирелгән. Рэпка корылган мондый спектакльләр хип-хопера дип атала. Постановкада музыка хуҗа. Спектакльне тагын да популярлаштыру өчен, моннан 15–20 ел элек татар яшьләре арасында популяр булган Ittifaq җырларын нигез итеп алганнар. Музыкаль спектакль һәрвакыт уңышлы инде ул. 


Илгиз Зәйниевне бүген көн Туфаны дип атасам, мөгаен, күпләр килешер. Халыкны, аның көнкүрешен, хисләрен тоеп язгангамы һәр спектакле уңышлы бара. «Флешка...»га да Илгиз Зәйниев исеменә килүчеләр дә булгандыр. Әйе, спектакльдә драматургның юморы һәм үткен теле бар. Әмма пьеса бүгенге яшьләр түгел, ә драматургның яшь чагындагы яшьтәшләре турында кебек. Декорация дә гади: өстәл һәм тәгәрмәчле креслолар. Хәер, хәзерге постановкаларда минимализм һәм караңгы сәхнә  – тренд. Режиссерлар сәхнә уртасына бүрәнә йә тәгәрмәч чыгарып куялар. Һәрнәрсәне игътибар белән карап утырган тамашачы спектакль буе әнә шул буйга салынган бүрәнәдән мәгънә эзләп утырырга мөмкин. Декорациянең бер үзенчәлеге – экран. Ул гаджет экраны кебек «сыпырылып» кына үзгәртелә. Монысы бүгенге телефонлы тормышка ишарәдер, мөгаен. 


Спектакльнең эчтәлеге бик гади. Вакыйга Казан шәһәре читендәге бер районда бара. Геройларның исемнәре юк, бары фамилияләре генә. Фамилияләр геройларның җисеменә туры китереп куелган. Башбаштаков белән Моңнуллин «чепырка»да бара. Аңламасагыз, «чепырка» – ВАЗ-2114 машинасы. (Хәзер йөриләрме соң андый машиналарда?!) Моңнуллин рэп яза. Аның җыры Башбаштаковка ошамый, ягъни «чайкамый» һәм алар элекке сыйныфташлары – Афәринов янына китәләр. Афәринов рэп белән пычранмый, анда замана чире – крипвалюта, таткоиннар белән эш итә. Ул көндез түрә, төнлә бандит булган  Ристановка эшли. Әмма аны алдалап, Дубайга качып, баемакчы була. Рэп та флешка да саклана, таткоиннар да. Менә шул флешка тирәсендә «бии башлыйлар инде. Моңнуллинга – рэп, Ристановка таткоиннар булган флешка кирәк. Шуның артыннан куыш башлана. 


Мәхәббәт дигән сүз дә бар бит әле спектакль исемендә. Өч мәхәббәт линиясе – өч хатын-кыз. Алар өчесе дә мәхәббәткә түгел акчага һәм матур тормышка сатылганнар. 18+ тамгасы белән куелган спектакльдә Матурова, Җилбәзәкова, Нищаева образлары йөз процент ачылды – өстерәлчек кызлар образын тудырдылар. Өчесе дә бертөрле, бертөрле кыланышлар, әмма йөзләре истә калмый. Режиссер әгәр дә образларны шулай күрсәтергә теләсә, димәк, максатына ирешкән. Менә шушы мәхәббәт уйнаулар примитив көлке хәлләр тудыра. Көлә-көлә карадык, дип спектакльдән чыккан тамашачылар менә шуны күзаллагандыр, мөгаен. Миңа исә, ике кыз тәрбияләгән әнигә һәм «Сөембикә» журналында эшләгән журналистка, бер дә көлке тоелмады. Татар кызларын өстерәлчек итеп күрсәтеп, халыкны көлдерткән ир-ат режиссер белән ир-ат драматургында сексизм сизелде кебек. Әйе,  җәмгыятьтә андый кызлар да бар, әмма нигә аларны сәхнәгә алып менәргә? Сәхнә ул гыйбрәт алудан битәр, үрнәк алу урыны булырга тиеш түгелме? 


Менә шулардан көлеп утырган тамашачыны да аңламыйм. Хәер, соцчелтәрләрдә татар хатынының аты-юлы белән сүгенеп ясаган роликларына лайк куеп утыручылар азмыни? Әмма театр ул соцчелтәр түгел, ул театр – Тукайча әйтсәк, яктылыкка, нурга илтүче урын. Инде ул да шул «сүгенү» дәрәҗәсенә төшсә, кайдан рухи азык алырга?!


Спектакльдә иң күңелгә ятканы – шәхсән минем өчен Башбаштаковны уйнаган Артем Пискунов. Кирәк бит шуның кадәр үзгәрергә! Мин аны таный алмый интектем. Әллә дөрес күрмәдемме дип программаны да кат-кат карадым. Буй-сынын да, тавышын да үзгәртеп тулысынча рольгә кергән ул. Искиткеч шәп уен. Моңнуллин ролен башкарган Салават Хәбибуллин да яшьләр образында. Әмма ул бары Салават булып калган. 


Гангстерлар булып уйнаган Ристанов ролендәге Татарстанның халык артисты Рамин Минханов һәм Саклаев ролендәге Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин да истә кала. Бандит Рөстәмнең, балачагын сагынып, бик ябык булмаган гәүдәсе белән җиңел итеп татар биюен биеп җибәрүе генә дә ни тора. Аларның образларын романтикага төреп бирү дә уңышлы. 


Спектакльдәге бердәнбер соры образ – гади эш кешесе булган Вәли. Ул әле троллейбус йөртүче, әле билет сатучы, әле тиз ашау нокталарында эшләүче...  Спектакльнең морален дә аның авызы белән әйттерә автор: авыр сынаулар яңадан ишек кага, ә сез җиңел тормышка кызыгасыз!  Әмма ул образ шуның кадәр соры һәм аның фикере «җиңел тормыш»ның төрле төсләре арасында югалып кала. 


 Хәзерге заман яшьләренә сокланып яшәгән кеше буларак, яшьләрне буш куык итеп тасвирлауларын кабул итә алмадым. Андыйлар, бәлки, Илгиз Зәйниев һәм минем яшьлектә күбрәк булгандыр. Ә хәзерге яшьләр үзләренә ни кирәкне белә һәм амбицияле. Дөрес, алар заводка барып станок артына басарга теләми. Акча эшләүнең яңа алымнарын күреп ала һәм үзләштерә. Бу начармы?! Менә шундый максатчан яшь кеше бу спектакльне карагач, кызык, нәрсә уйлады икән?! 


Тинчуриндагы чираттагы экспериментны карарга йөрерләр, әлбәттә. Ittifaqка, Илгиз Зәйниевкә килерләр анысы. Продукт чыгаручыларның төп максаты да шул булгандыр. Карикатура-спектакльнең үз тамашачысы табылмый калмас. Әмма ул спектакль нәрсә бирер? Лайк куярлар да, онытмаслар микән?!.  

Фото Тинчурин театрының рәсми сайтыннан алынды.
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар