Логотип
Блоги

​Телефонсыз яшәп карау тарихы

Телефонымны аэропортка кузгалырга бер сәгать калгач ваттым. Тиз генә дип кибеткә чыккан идем – ялгыш урамда асфальтка төшереп җибәрдем.

Телефонымны аэропортка кузгалырга бер сәгать калгач ваттым. Тиз генә дип кибеткә чыккан идем – ялгыш урамда асфальтка төшереп җибәрдем. Экраны әллә ничә өлешкә бүленеп чәрдәкләнде: бармагымны алай да йөртеп карыйм, болай да – «тыңламый»  телефон... Алай икән... Ватык экран белән йөреп кайтырмын да, аннары алыштырырмын, дигән иң беренче уем, димәк, килеп чыкмый әле. 
Кәеф төште.

Яңа гына улым укыган сыйныфның ватсаптагы төркеменә: «Кемнәргә галстук кирәк, бүген кичкә исемлекне тапшырабыз», – дип язганнар иде. «Безгә дә кирәк», – дип җавап бирергә өлгермәдем. Ун көннән – нәкъ без ялдан әйләнеп кайткан җиргә яңа уку елы башлана. Галстуксыз калачакбыз, димәк... (Безнең мәктәптә яңа директор. Мәктәп формасының төсен үзгәртеп маташа. «Кемгә галстук кирәк?» – дигән сораудан аңлавымча, балалар быел барысы да бертөсле галстук тага башлаячак. Язын ватсаптагы төркемдә ата-аналар бу хакта бик озак фикер алыштылар. Мин үзем ул сөйләшүләргә кушылмадым. Форманың төсен үзгәртүдән мәктәптә ни үзгәрер икән соң, аңламыйм. Дәресләрне башкача оештыра башлыйбыз, дисәләр менә... Әйтик, менә Финляндия мәктәпләрендәгечә. Анда балалар предметларны түгел, ә күренешләрне өйрәнәләр икән хәзер. Мәсәлән, мигрантлар темасы. Бу социология була инде. Ул кешеләр кайдан килгәннәр – монысы инде география. Нигә килгәннәр, моның алдыннан ниләр булган – бу инде тарих. Мигрантларның аш-сулары, җыр-биюләре аша мәдәнияткә күчәләр... Гомумән, балаларга киләчәктә тормыш итү өчен кирәк булган мәгълүматны һәм белемне генә бирергә тырышалар; аларны уйларга өйрәтәләр: дәресләрдә укытучы укучыларга сорау яудырмый, ә уза торган темага кагылышлы сорауларны балалар үзләре уйлап чыгара.)
Читкә киттем. Телефонсыз калуым турында сөйли идем бит.  

Дус кызым Алсуга бер танышымның номерын җибәрәм дип вәгъдә иткән идем... Ахирәтем Миләүшә белән дә аэропорттан булса да иркенләп сөйләшеп алырбыз дип уйлаган идем... Олы улым өйдә үзе генә кала: «гөлләргә су сибәргә онытма» дип тагын бер кат исенә төшерергә ниятләгән идем... Әй, нәрсә санап торам – безнең һәммәбезнең бөтен тормышы шушы телефон белән бәйле лабаса хәзер. Кечкенәме, зурмы – барлык проблеманы бары тик телефон аша гына хәл итәбез. Телефон кулдан төштеме – тормыш туктый. «Ансыз ничек яшәлгән?!» – дип адым саен юкка гына кабатламыйбыз лабаса. 
Сим-картаны иске телефоннарның берсенә куярбыз, дигән уемны да бик тиз онытырга туры килде. Минем телефонда бар мәгълүмат сим-картада түгел, ә телефонның үзендә саклана икән. 
Хәерле булсын... Ватык телефоным, боегып, өйдә ятып калды. Киттек. 

Без очасы самолет ике сәгаткә тоткарланды. Иң авыры шунда булды бугай. Кемгә карасаң – шул кулындагы телефонга текәлгән. Аэропортта «яшел коридор»ны узып, бер эчкә кергәч, әллә ни барыр урын юк: кечкенә генә «дьюти фри» кибетен тиз генә әйләнеп чыгасың да, эш бетә. Көткәндә ике сәгать исә шундый озак тоела! Кемгә карасам да, барысы да кулындагы телефонга текәлгән. Мин дә әледән-әле сумкамны ачам да ябам: шул инде – телефон эзлим. Телевизорны без еш кына «гаилә әгъзасы» дип атыйбыз. Ә телефон... телефон инде безнең гәүдәнең бер әгъзасы кебек бугай: кул, аяк, күз, колак кебек үк. Яшьләр гаджетларын хәзер, гафу итегез, бәдрәфкә кергәндә дә кулларыннан төшерми. Бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай бугай. Быел җәй Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына Американың Сан-Франциско  шәһәреннән килгән Нурия апа Килки белән таныштык. Әңгәмә вакытында (сез аны «Сөембикә» журналының сентябрь саныннан укый аласыз), сүз гаиләсе турында сөйләшүгә күчте. 

Улыма 50 яшь тула инде, оныкларым юк, – диде ул. Аннан әле үзен, әллә мине тынычландырырга теләп, ашыгып өстәде: – Булмаулары әйбәт тә. Оныкларның дим. Бездә хәзер балалар үстерү бик авыр.
Балалар үстерү кайда да җиңел түгел инде, Нурия апа, – дим.
Туганнарның балаларына карап әйтәм бу сүзне. Алар бит гел телефонда хәзер. Тиздән сөйләшергә дә онытырлар инде...
Европа илләрендә, шул ук Америкадагы атаклы колледжларда укучыларга хәзер телефоннан кулланырга бөтенләй рөхсәт итмиләр икән. Андый колледжларда белем алучылар, гадәттә, тулай торакларда яши, ә анда интернет та, компьютер да, телефон да юк. Кесә телефоныннан өйгә шалтырату өчен махсус рөхсәт алырга кирәк. Ә компьютерларда алар аерым залларда гына эшлиләр, ул бүлмәдәге инспектор аларны гел күзәтеп тора: уен уйнамыйлармы, социаль челтәрләргә кермиләрме...

Бездә дә мәктәптә телефон кулланырга рөхсәт итмәгән  уку йортлары бар хәзер. Тик бала-чага җаен тапмыймы?! Әле бер танышым сөйләп торды: «Телефонның берсен мәктәпкә килгәч укытучыга тапшыра, икенчесен – искесен үзе белән ала», – ди. 
Яшерен-батырын түгел – балаларда гына түгел, үзебездә – өлкәннәрдә дә телефонга бәйлелелек бар инде хәзер. Бар! Кызганычка каршы... Кай арада барлыкка килде ул, сизми дә калдык. 

Шушы көннәрдә генә телевизордан җырчы Пелагеяның бер интервьюсын тыңладым. «Социаль челтәрләрдә утыру берара шундый күп вакытымны ала башлады, – дип сөйләде ул. – Күп вакыт кешегә кунакка килгәч, «Карый торыгыз», – дип, гадәттә, гаилә альбомы китереп тоттыралар бит. Аның бер-ике битеп караган арада чәй кайнап чыга да, альбом онытыла – әңгәмәгә күчәсең. Ә инстаграмм шул ук фотоальбом бит инде ул. «Башкаларның альбомын карап утыру миңа нигә кирәк соң?» – дип уйладым беркөнне. Һәм... социаль челтәрләрдә утыруны туктаттым. Алар урынын китаплар белән тутырдым. Рухи яктан күпмегә баеганымны үзем генә беләм!»

Мин дә ял буе китап укыдым. (Дөрес, китапны мин башка вакытта да укырга бик яратам анысы). Ашыкмыйча, тәмен белеп, кайбер битләренә кире кайта-кайта... Телефон булмагач, сәгатьне дә белмим: ирем белән улым: «Ашарга вакыт җитте», – дисәләр, ашарга барам, «диңгезгә төшәбез», дисәләр, диңгезгә китәм, «бүгенгә җитәр, кайтабыз» дисәләр, отельгә җыенам... Болай рәхәт ял иткән юк иде! 
Ун көн буе улым белән сөйләштек. Дөресрәге, күбрәк ул сөйләде. Быел «Сәләт»тә  ике смена ял итте ул – сүз гел лагерь, сәлкешләр, әйдаманнар тирәсендә әйләнде. Янәшә утырып, бер наушниктан икәү «Сәләт» җырларын тыңладык. (Өйдә ул да гел компьютер, уеннар белән мәшгуль бит – менә шулай иркенләп сөйләшергә, димәк, аның  да «җае» булмаган).
«Сәләт» дигәч, искә төште әле. 

Узган җәй «Сәләт»тә ял иткәндә беркөнне улым шалтыратты: 
Әни, беләсеңме, стадионның бер җирендә бүген интернет тотты! (Ә анда – «Тел» аланында интернет тотмый диярлек) – диде ул зур вакыйга турында хәбәр иткәндәй. – Хәтта беразга гына Вконтактега да керә алдым!
Ничек соң, улым, Вконтакте урыныннан күчмәгәнме? – дим елмаеп.
Юк...

Мин ун көн ялда булган арада, улымныкы кебек үк, минем дә Вконтактедагы битем дә, Фейсбуктагысы да «урыныннан  күчмәгән» булып чыкты. Почтамда  йөздән артык хат  җыелган җыелуын. (Карап чыктым: миңа кирәге, мин көткәне нибары икәү иде, калганы – чүп-чар, спам). Сайтыбызга язучы бер блогерның язмасы почтамда озаграк «тоткарлануын» һәм авторның миңа бераз хәтере калуын санамасам, телефонсыз, интернетсыз яшәп алуымнан үземә дә, тирә-юньдәгеләргә дә зыян булмады. 
Аның каравы, ничек рәхәт итеп ял итүнең серен беләм мин хәзер. Моның өчен, ялга китәр алдыннан телефонны төшереп ватырга кирәкми, әлбәттә. Аны өйдә «онытып» калдыру да җитә. Ялга үзең генә бармаганда, моны эшләүнең бер авырлыгы юк икән.  

R.S. Сүз уңаеннан: әйткәнемчә, телефонымда бер номер сакланмады. Үзегез шалтыратып, номерларыгызны калдырсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. Монысы – дус-ишләр, таныш-белешләр колагына. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар