Логотип
Блоги

Таиланд безне шаккатырды

«Сөембикә»дә – «йолдыз» блогер Бу айда сәхифәне Айгөл БАРИЕВА (җырчы, Татарстанның атказанган артисты) алып бара.

«Сөембикә»дә – «йолдыз» блогер

Бу айда сәхифәне Айгөл БАРИЕВА (җырчы, Татарстанның атказанган артисты) алып бара.


Яңа гына ерак сәяхәттән кайттым. Яңа кичерешләр, яңа уйланулар белән. Һәр сәяхәт кешене үзгәртә ул. Яңа карашлар, фикерләр барлыкка килә, тормышка икенче төрле карый башлыйсың. Тормышны үзең өчен башка яктан ачасың. Әйтәләр бит, үлем алдыннан без ике нәрсәгә генә үкенәчәкбез: аз сәяхәт кылган өчен һәм аз яраткан өчен. Без үзебез гаилә белән елга ике тапкыр берәр җиргә барып кайтырга тырышабыз. Мин моны үземә максат итеп куям хәтта. Әйе, күп чыгымнар таләп итә. Берәүләр моны акчаны суга салу дип тә карарга мөмкин. Кемгә нәрсә инде?! Кемдер машина ала, өй төзи, затлы кием җыя. Яңа җирләр, яңа илләр күрү өчен мин исә кайбер чыгымнардан үземне тыеп калам. Бер сәяхәттән кайтуга, без икенчесе турында уйлый башлыйбыз. Төрле илләрне сайларга тырышабыз.



Бу юлы Таиландка барып кайттык. Бик хисләнеп һәм шаккатып кайттым. Андагы кешеләрнең тормышка карашлары, яшәүләре икенче төрле. Алар бернәрсәгә дә артык кайгырмый кебек. Күңелләре тыныч. Артык байлыклары юк. Гади халык шактый ярлы яши дияр идем. Торган өйләре бик кечкенә: шунда ашыйлар, шунда йоклыйлар. Ләкин алар һәрвакыт бик шат. Карыйсың да, үзебез өчен оят булып куя: бертуктамый зарланабыз бит – безгә һаман җитми. Ә алар үз тормышларыннан канәгать! Елмаялар! Яратып яшиләр! Һәр мизгелнең кадерен беләләр. Аларга карагач, ирексездән үзеңне уйлыйсың һәм җанга рәхәт булып китә: без дә бит менә дигән яшибез! Торыр җиребез бар, нәрсә телибез – шуны ашыйбыз, теләгәнне киябез... Юк, зарланырга кирәкми!

Анда халык сәламәтлек ягыннан да шактый нык күренә. Диңгез һавасы да үзенекен итәдер, әлбәттә. Югыйсә, чисталыкка да әллә ни игътибар итмиләр.



Шундый ачыклар! Сорасаң, синең өчен барысын да эшлиләр. Матур итеп, һаваланмыйча сорасаң. Әмма тавыш күтәрәсең икән, сиңа мәңге борылып карамыйлар. Алар белән ачуланышырга, араны бозарга ярамый – бу хакта гид безне килеп төшүгә кисәтте.
Андагы җирле халык безнең кебек бәрәңге ашамый, өстәлләрендә күбрәк дөге. Аннан инде, әлбәттә, диңгез ризыклары. Нәрсә генә юк! Без дә авыз иттек: моллюск, устрица, лобстер, кальмар... Синең күз алдыңда тоталар, шунда ук әзерлиләр.
Ризыклары, гомумән, бик тәмле. Чагыштырып карый алабыз. Мәсәлән, Сингапурда ашау ягыннан безгә бик авыр булды: анда бөтен җирдә исле, уксуслы, тозлы-борычлы тәмләткечләр, соя соусы. Ә монда Россиядән килүчеләргә яраклашып, хәтта рус кухнясын да әзерлиләр: пилмән, борщ, коймаклар, оливье салаты.



Таиландта мөселманнар бик күп яши. Мәчетләр адым саен. Бер утрауга бардык, хәтта анда да (аны авыл дип йөртәләр) мәчет бар. Су өстендәге ул авыл мөселман авылы дип санала. Өстеңдә су коену костюмы гына булса, кырын карауларын, өнәмәүләрен яшермиләр. Барысы да су өстендә – мәктәп, кибет, балалар бакчасы, мәчет...

























 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар