Логотип
Блоги

Студент дәфтәрләре

Кинәт кенә, бер дә уйламаганда, бәгырьне кисеп, студент еллары искә төште...



Кинәт кенә, бер дә уйламаганда, бәгырьне кисеп, студент еллары искә төште. Дөресрәге, университет биргән дәресләр, лекцияләр...
...Елга бер тапкыр мондый халәт була миндә. Шул чорның сулышын, укытучыларымның күз карашын сизәм шикелле. Күбесе фани дөньяда юк инде, әмма алар әйткән сүзләр, алар биргән белем хәтердә һәм лекция дәфтәрләрендә сакланып калган...
Ел саен мин шул лекция дәфтәрләрен актарам, яңадан үземне дәрестә утырган кебек хис итәм. Күпме хатирәләр! Һәрбер укытучы турында ким дигәндә хикәя язып булыр иде. Язмыйм. Күңелләренә кагылырмын да, рәнҗетермен кебек. Төрле хәлләр булды: укытучы әйткән сүзләрдән соң бәхет кошы тоткандай очынып йөргән чаклар да, җәһәннәм астына кереп качардай авыр вакытлар да. Аллага шөкер, берсенә дә күңелемдә рәнҗү-үпкәм юк. Бәлки, вакыт югандыр...
Бишенче курстан соң «диплом яндыру» йоласы бар иде. Хәзер мондый йола юк инде. Ә ул вакытларда без группа белән җыелып (төркем дигән сүз әле студент телендә юк), кирәксез дип санаган барлык кәгазь-караламаларны кичен утка озата идек. Диплом яклаганнан соң була бу хәл. Кемдер − карамаларны, ә кемдер кирәксез дип санаган лекция дәфтәрләрен дә утка «ашата». Хәзер сөенеп бетә алмыйм: әле дә ярый, ул көнне мин бары диплом карамаларын гына яндырдым. Лекцияләрне яндырырга кулым бармады.
Бу «общий дәфтәр»ләр минем белән бергә төгәл җиде тапкыр (!) бүлмәдән − бүлмәгә, фатирдан − фатирга, шәһәрдән − шәһәргә күченде. Гаҗәп, әмма иң кирәклеләре без митингларда шаулап баш тарткан «Медицина» фәненең «Здоровье матери и ребенка» өлеше буенча лекцияләрем булды. Ул вакытларда интернет юк, китабы да юк; булса да, алырга акчасы юк... Балаларны үстергәндә, шушы лекцияләр алыштыргысыз ярдәмчеләрем иде. Дөрес, лекцияләрдә сөйләнгән һәр авыруның симптомнарын улларымда табып, кара кайгыга бата идем, әмма аларның сау-сәламәт булып үсүендә шушы лекция дәфтәрләренең файдасы бик зур булды.
Бу дәфтәрләр арасында иң яратканнарым да бар. Алары − фәлфәсә һәм логика буенча. Ул Аристотель, ул Платон, ул Гераклитлар... Ул Камю, ул Шопенгауэр! Соңгысы бигрәк тә якын. Бәлки, ул вакытларда тыелган булгангадыр, язмалары кулдан күчерелеп, итәк астыннан таралгангадыр. «Афоризмы житейской мудрости» әле дә минем өчен дөньядагы иң-иң акыллы китап булып тора. Мин Шопенгауэр белән бергә Гегельне сүктем; динен аңлап бетерә алмасам да, Шопенгауэр белән упанишадларга мөкиббән киттем... Бу фәлсәфәдәге остаз культына мөкиббән идем. Аңлыйм инде, кемнәрдер: «Ни өчен Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин түгел?» – диярләр, шунда ук милләт фәйләсүфләрен белмәүдә гаепләр... Акланмыйм.
Студент елларында төзелгән шигырь дәфтәрләре дә бар миндә. Анда шигырьләр генә түгел, прозадан афоризмнар да шактый, чөнки «Мастер и Маргарита», «Доктор Живаго», «Колдун на Сухаревой башне»ларның халыкка таныла башлаган чоры. Эчке дөньяны ватып-җимереп кергән манипулятор Дейл Карнеги. Соңрак чыккан «Анти-Карнеги». Хәтта, гафу итегез, Барков... Яшьлек бит. Барысы да дәфтәрләрдә бар, барысы да үз урынында.
...Шушы дәфтәрләрне актарам да, күңелем урыныннан куба: ә бездән соң ни калыр? Хәзерге студентлар да шулай дәфтәр ачып: «Их! Булган бит вакытлар! Укытучылар!» – дип утырырлармы?! Бүген теләсә кайсы мәгълүматны укытучыдан башка гына да табып була. Укытучының фәнни эзләнүләр алып барырга вакыты да җитми, теләге дә сүнеп-сүрелеп бара. Лекция дәфтәрләре дә башка төрле... шпора ясау өчен эшләнгән. Тузганак мамыгы кебек, өрсәң − тарала...
Әмма мин беләм: хәзерге студентлар арасында патимейкерларга да, алман классик философларына да, татар фикер ияләренә дә гашыйклар бар. Без үзебез дә шулкадәр төрле идек...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар